Барлык яңалыклар
Атайсал
17 Май 2025, 18:43

Әүдәрәшбаш авылы чишмәсе яңа сулыш алды

Бүген, 17 май көнне, Әүдәрәшбаш авылы халкы һәм кайткан кунаклар яңартылган, төзекләндерелгән чишмә янына җыелды. Иганәчеләр һәм авыл халкы тарафыннан реконструкцияләнгән су чыганагы тантаналы рәвештә ачылып, кулланышка тапшырылды.

Әүдәрәшбаш авылы чишмәсе яңа сулыш алды
Әүдәрәшбаш авылы чишмәсе яңа сулыш алды


Бәйрәмдә бик күп кеше катнашты. Тантана Әлфит хәзрәтнең тәкъбир әйтүе белән башланып китте. Ул үзенең вәгазендә чишмәләр торгызуның, зиратларны карауның савабын искәртеп узды, авылдашларны изге гамәлләргә өндәде. 
Кызыл тасманы кискәч, әүдәрәшбашлылар саф судан авыз итеп карадылар.
Ачу тантанасында Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров бу изге эштә катнашкан һәрберсенә рәхмәтен белдерде, башлап йөрүче Мөзәфәр Дәүләтгәрәевка, Габид Миңнеәхмәтовка, Рим Янгировка, шулай ук иң активларга район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чараның кунаклары Башкортстан Республикасының халык артисткасы җырчы Фәридә Тимербаева һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев булдылар. Алар башкаруында җырлар күңелләргә үтеп керде. Мулла авылы хәвәскәрләренең һәм Эрнест Арслановның чыгышлары бәйрәмгә ямь генә өстәделәр.
Чишмә ачу тантанасына җыелган халык рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачты, аралашты. Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты, пылау да әзер булды. Бәйрәм мул сыйлы табында дәвам итте.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас