Барлык яңалыклар
Атайсал
30 август 2024, 12:01

Туган җиргә ярдәм итү безнекеләрнең канында

Соңгы вакытларда “исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән сүзләр аерым әһәмияткә ия. Җир йөзеннән уелган Валыш авылының зиратының коймасын яңартуга Миңле авылы халкы зур көч сала

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык.  Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы.

Шушы сүзләрне күз уңаенда тотып төбәк Башлыгы Радий Хәбиров та: «Һәр кешенең дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тормышта төп сүзләрне әйткән йөрәгенә аеруча кадерле урыннары бар. Бу – кече ватан », - дигән иде.

«Атайсал» проекты идеясе белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елның ноябрендә тумышы белән Ишембай районының Сайран авылына эш сәфәре вакытында чыгыш ясады. Аның бу проектка өргән шәхси энергиясе аркасында «Атайсал» проекты зур популярлык казанды һәм халыкара масштабка иреште. Бу безнең кече Ватаныбызга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге. Проект Башкортстан Республикасыннан чыккан кешеләрне туган яклары белән һәрьяклы элемтәләрне уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерүгә, республиканың имиджын ныгытуга, шулай ук авыл халкының проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

Әйе шул, соңгы вакытларда “исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән сүзләр аерым әһәмияткә ия. Җир йөзеннән уелган Валыш авылының зиратының коймасын яңартуга Миңле авылы халкы зур көч сала. Аерым атап әйткәндә, бу активист Эльвера Идиятуллина, староста Фәрит Хәмидуллин, фермерлар әтиле-уллы Рафаэль һәм Раил Арслановлар.  Чын ихласлык белән тотынгач, эшләренең нәтиҗәсе дә куанычлы була. Өмәләр оештырып, куркыныч караңгы урманга әйләнгән зиратның корыган, ауган агачлардан тазартылып яктырып кала, яңа койма белән уратылып алына.

- Авыл халкының ярдәме белән мәңгелек йортыбызда зур эшләр башкаруыбызга бик куанабыз. Әлеге өмәне  башкаруда өлеше кергән һәркемгә Аллаһының мең рәхмәте яусын, - ди  Эльвера.  

Олы эшкә башлангыч салынган. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле дәвам итәчәк. Мәңгелек йортлар  ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак.

- Районыбызда Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычындагы “Атайсал” проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәткән якташларыбыз шактый. Бу бик шатлыклы вакыйга.  Әлеге проект буенча башкарылган эшләр көннән-көн арта бара. Без мондый якташларыбыз белән горурланабыз. Иң мөһиме, туган җиреңә һәм үз халкыңа ярдәм итү безнекеләрнең канында, – ди район Советы секретаре Илшат Камалов.

 

Лира ЮРАСОВА.



 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: