– Игелекле эшләр башкарып, без үзебез дә яхшырак һәм көчлерәк булабыз. Вакыт килер, һәм без тарихыбызда геройлар чоры дип атаган чор булуы белән горурланачакбыз. Кече Ватаным турында сөйләсәк, Ишембай районында Сайран авылы бар, мин аңа булышам. Һәм, әлбәттә, хәзер минем өчен бөтен көч һәм уйларым, бөтен энергиям – ул Башкортстан. Якташлыкның, кече һәм зур Ватаныбыз – Башкортстаныбызга һәм Бөек Русиябезгә мәхәббәтнең берләштерүче көченә ышанам!
Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы.
Безнең арада туган-үскән җирләренә ярдәм итеп яшәүчеләр, авылларны, зиратларны матурлаучылар, төзекләндерүчеләр яшәве аеруча шатлыклы. Менә шул кешеләр “Атайсал” проектының асылын тәшкил итәләр дә инде.
Нарыш авылының игелекле баласы Зәнфирә Горшкова да шушы мактауга лаеклы якташларыбызның берсе. Ул балачак эзләрен саклаган туган Нарышында үз акчаларына мәчет төзеткән. Бүген “Зәнфирә” мәчете дини бәйрәмнәрдә авыл халкын бергә җыя торган, ераклардан кайтып туган авыл һавасына сусаган авылдашларга әти-әниләре рухына хәерләр салырга, шулай ук кирәкле сорауларны бергәләп чишәр өчен уздырылган авыл җыеннары өчен дә менәме дигән урын булып тора.
Зәнфирә Яхья кызы мәчетнең эскизын үзе ясаган. Төзелеш материалларын юнәтү, алып кайту, сыйфатлы итеп эшләү аның тормыш иптәше Владимир (кызганычка каршы, ул бүгенге көндә мәрхүм), туганнары, авыл халкы тырышлыгы белән башкарылган. Гомумән, бик күпләрнең хезмәте белән Нарышта санаулы гына көннәрдә айлы манара күтәрелгән. Авыл халкы да мәчеткә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора.
Зәнфирә апа бик тырыш, булдыклы кеше ул. Бүгенге көндә аның җитәкчелеге белән Нарыш авылындагы зират коймасын алыштырып бетереп яталар.
– Авылдашлар, читтә гомер кичерүчеләр ярдәме белән бу эшне башкарып ятабыз. Акча күчерә торалар, җыелган акчага төзелеш материаллары алып кайтып, акрынга зират коймаларын алыштырып киләбез. Бадрак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте дә акчалата ярдәм итте, зур рәхмәт. Шулай ук авыл старостасы Фәнирә Нафыйковага бик рәхмәтлемен, авылдашларны оештыра, ихлас эшли. Аллаһ боерса, көзгә эшебезне тәмамларбыз, – ди Зәнфирә Яхья кызы.
Әйе, эшкә өндәүче, берләштерүче, оештыру мәсьәләләрен хәл итүче дә кирәк бит ул. Менә Зәнфирә апа нәкъ шундый тынгысыз кеше дә инде. Авылының киләчәге булсын өчен тырыша ул. Иманым камил, авылдашлары бик рәхмәтледер аңа.
– Туган нигезләренең җылысын сүндермәс, туган авылларының котын саклар өчен яхшы гамәлләр кылучы кешеләр өчен бик уңайлы проект ул “Атайсал”. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу проектны тәкъдим иткәндә республиканың безнең Нарыш кебек төпкел авылларында шундый изгелекләр эшләнер дип өметләнгәндер, мөгаен. Һәм менә Зәнфирә апа кебекләр булганда, аның бу өметләре акланып килә. Радий Фәрит улына шундый яхшы идеясе өчен рәхмәт. Ә без аның мондый уйларын хупларга һәрчак әзер, – ди Бадрак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айгөл Муллаярова.