“Һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле урыннары бар, ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тормышта төп сүзләрне әйткән. Бу – кече ватан. Аның белән бәйле җылы хисләр безнең белән мәңгегә кала, күңелне җылыта”, – дигән иде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Безнең районда туган якларына ихлас ярдәм итүчеләр күп. Шулар арасыннан берничәсен генә искә төшереп үтик әле.
Узган елда Даутлар авылында туып-үскән Ира һәм Айрат Басыровлар туган авылларындагы “Салкын чишмәне” төзекләндергәнен гәзитебез битләрендә язган идек. Бу чишмә яңартылгач авылдашлары халыкның яратып, үз итеп йөргән чишмәсе ул дип рәхмәт сүзләрен әйтеп безгә язмалар да җибәрделәр. Хәтта Ания Шакированың бу яхшы хәбәр белән “Кызыл таң” гәзитенең “Бәйләнештә” төркемендә уртаклашканын да күреп шатландык.
Йомакай авылындагы “Муса” чишмәсенә дә тамырлары шушы авылдан булып, яшь чакларында ерак себер якларында яшәп, соңгы елларда туган авылларына кайтып төпләнгән Гөлчәчәк һәм Ришат Ситдыйковлар яңадан җан өрде. Бу авылдагы җиде чишмәнең иң борынгысы булган “Муса” чишмәсе Гөлчәчәк ханымның энесе Айдар Солтановның оста куллары белән буралап куелгач, авыл халкына тагын да мулрак итеп тәмле суын өләшә.
– Бу кешеләр бик саваплылар. Динебездә мәчет салу, мәктәп төзетү, чишмә яңарту кебек эшләр зур савап булып исәпләнә. Менә чишмәне генә алыйк. Бу чишмәдән су эчкән һәр кеше сусавын баса, аңа хәл керә, кәефе күтәрелеп китә, үзендә көч тоя. Һәм шушы кеше бу чишмәне кем чистарткан, кем төзекләндергән икәнен белми дә, әмма рәхмәтле була. Шушы рәхмәт сүзләрен ул кычкырып әйтмәсә дә, эченнән тойган рәхәтлеген рәхмәте итеп, төзекләндергән кешеләргә саваплар өсти, – ди Наил хәзрәт Мәрданов.
Мәчет салдыру дигәннән, Таңатар авылындагы мәчетне төзекләндергән Нафыйковлар турында да бәян итик әле.
Гөлсимә һәм Таузих Нафыйковлар балалары Артур, Гөлназ һәм Булат ярдәме белән бергәләшеп авылларындагы мәчетне яңарттылар.
– Минем күңелемдә, туган авылымда мәчетне күркәм бер бина итеп күрәсем килгән изге ният күптән яшәде, менә, ниһаять, без аны Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, үземнең барча гаиләм әгъзалары һәм сезнең ярдәмегез белән тормышка ашырдык, – ди авылдашларына шушы мәчетнең имамы вазыфасын да башкарган Таузих Аудах улы. – Безнең гаиләдән изге бүләк итеп кабул итегез. Киләчәктә ошбу мәчет Таңатар авылы халкына хезмәт итсен, аның ишекләре беркайчан да бикләнмәсен, биш вакыт намазга чакырып азан тавышлары яңгырап торсын. Изгелек җирдә ятмый, ди безнең халык. Барыбызга да изгелекләр генә кылып яшәргә насыйп итсен.
Бу гаиләгә чиксез рәхмәтле булып шушы авылдан Әнүдә ханым Мөнирова да гәзиткә зур мәкалә язган иде.
Менә шушы рәхмәтләрдә бит инде “Атайсал” республика проектының асылы.
– Борай районы халкы бу проектта теләп катнаша. “Атайсал”ның рәсми сайтында безнең районнан 396 проект теркәлгән. Бу – ахыргы сан түгел. Безнең халыкта “изгелек эшлә дә суга сал” дигән әйтем бар бит. Изге гамәлләр кылучылар күп ул, “Атайсал”да теркәлмәгәннәре дә шактый. Иң мөһиме, туган җиреңә һәм үз халкыңа ярдәм итү безнекеләрнең канында, – ди район Советы секретаре Илшат Камалов.
Әйе, дөрес сүзләр. Килешми мөмкин түгел. Изгелек җирдә ятмас.