Барлык яңалыклар
Атайсал
26 июль , 10:34

Якташлык көче нык

Элек-электән безнең халыкта бер-береңә ярдәм итү, өмәләр ясау, үзең читтә яшәсәң дә туып-үскән җиреңә ярдәмләшү, авыл зиратларын бергәләшеп төзекләндерү кебек эшләр башкару гадәти күренеш булган. Шуңа да 2019 елда туган ягына эш сәфәре белән барган чакта  төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Атайсал” проекты идеясе белән чыккач, ул республика халкы тарафыннан тиз арада хупланды.

Якташлык көче нык
Якташлык көче нык

Бүген бу проект киң колач алган проектларның берсе һәм аңа кушылучылар саны геометрик прогрессия белән арта. Кендек каны тамган җиренә яки әти-әнисенең туган ягына ярдәм итәргә теләүчеләр дә, гомере буена шунда яшәп, үз җиренең төзеклегенә, матурлыгына битараф булмаганнар да байтак. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, махсус хәрби операция башлангач, якташлык көче тагын да көчәйде, “Атайсал”га кушылучылар төбәк Башлыгының “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дип әйткән сүзен девиз буларак алып, якташ яугирләребезгә күбрәк  ярдәм итәргә тырыша.

Проект Башкортостаннан чыгучыларны туган җирләре белән элемтәләрне саклау, республика имиджын ныгыту нигезендә берләштерүгә, шулай ук авыл халкының байтак проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә: авыл мәчетләрен, храмнарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын торгызуга һәм төзүгә, музейларга, паркларга, ял зоналарына ярдәм итүгә, спорт һәм музыка чараларын уздыруга, балаларны патриотик тәрбияләүгә, аларны җирдә хезмәткә җәлеп итү һәм авыл җирендә тормышны популярлаштыру максатында яшьләр белән эшләүгә һ.б. шундый изге гамәлләргә юнәлтелгән.

Саннарга килгәндә, проект башланганнан бирле (2021 елның 1 мартында старт алды) республикада  470 һәйкәл һәм обелиск, 577 чишмә төзекләндерелгән; 100дән артык балалар һәм спорт мәйданчыгы  төзелгән;  461 мәчет, 80 чиркәү һәм храм төзелгән, ремонтланган һәм төзекләндерелгән; 1008 җирләү урыны сакланган һәм тәртипкә китерелгән; 312 юл ремонтланган.  Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга узган 2023 елда гына да 116 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

5,5 меңнән артык катнашучы 27 меңнән артык проект урнаштырган, шуларның 26 857 проекты (гомуми суммасы 1,4 млрд.) тәмамланган.

Борай районы халкы да бу проектка теләп кушылды. “Атайсал”ның рәсми сайтында безнең районнан 396 проект теркәлгән. Бүген шул яхшы гамәлләрнең берсенә тукталып китәсе килә.

Вострецово авылындагы чиркәү. Аны шәхси эшкуар Филүс Гыйльфанов үз акчасына төзетте. Филүс  Мишкә районында туып-үскән, үз районында да берничә мәчет салдырган. Ә Вострецово – аның хатыны Иринаның  туган авылы.

– Ходай бер бит, – дип җавап бирә ул, мөселман кешесе булып чиркәү төзетүе турында сорау биргәч. Әйе, кешенең иманы булырга тиеш. Филүстә иман бар.

Чиркәү бүген авылның гына түгел, районның яме. Провославие бәйрәмнәрен хәзер якындагы Бөре шәһәренә барып түгел, үзебездәге чиркәүдә уздыралар.

– Безнең авылда чиркәү бар иде. Аны сүткәннәрен хәтерлим әле мин, – дип бер гасырга якын элек сүтелгән чиркәү турында истәлекләрен барлап сөйләп китте 96 яшьлек Антанида Лапатина. – Тау башында иде ул. Менә әлеге яңа чиркәү урынында. Мине шул чиркәүдә чукындырганнар. Юан-юан бүрәнәләрен сүткәннәре онытылмый, һаман истә. Урынына клуб төзеделәр. Авылда иман йорты булмаса да, халык дингә ышануыннан туктамады. Коры җәйләрдә шул тауга менеп, чиркәвебез булган урында яңгыр сорап догалар кыла идек. Яңгыр ява иде. Өйләрдә укыдык, сорадык. Хәзер шул тауга карыйм да сөенечем эчемә сыймый. Чиркәвебез әллә кайдан чакырып тора. Бәйрәмнәребезне шунда үткәрәбез. Анда баргач, җанда бертөрле тынычлык тоела. Рәхәт.

Антанида Васильевна бөтен авыл белән Филүс Гыйльфановка рәхмәт укуларын, сәламәтлек, иминлек теләүләрен дә әйтте.

Шушы рәхмәт сүзләрендә бит инде “Атайсал” проектының асылы. Кешеләр рәхмәтле һәм үзең риза икән, димәк син дөрес эшләгәнсең. Проект бары тик сиңа ярдәм генә итә.

– “Атайсал”га кушылучылар бездә байтак.  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улының проектка рухландырган шәхси энергиясе нәтиҗәсендә ул зур популярлык яулады һәм халыкара масштаб алды  дияргә була. Яхшы проект һәм ул дәвам итәргә тиеш, – диде район Советы секретаре Илшат Камалов.

Якташлык көче нык
Якташлык көче нык
Якташлык көче нык
Якташлык көче нык
Якташлык көче нык
Якташлык көче нык
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас: