Барлык яңалыклар
Атайсал
14 декабрь 2023, 16:10

Бергә булыйк, бердәмлектә безнең көч!

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан чишмәләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, балыклы буалары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.

Бергә булыйк, бердәмлектә безнең көч!
Бергә булыйк, бердәмлектә безнең көч!

Минем туган авылым Валыш табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланып туя алмыйм. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Заманында һәрбер йортта диярлек язлар җиткән саен алмагачлар, шомыртлар чәчәк аткан, алтын көз айларында тәмле җимешләре белән сыйлаган. Әле булса да сыйлый, шулай ук үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Валыш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.

Ата-бабаларыбыз 1920 елда Ваныш-Алпавыт авылыннан күчеп килеп, агачлар төпләп, йортлар төзегән, чәчүлекләр, көтүлекләр булдырган. Дәһшәтле сугыш елларында, кеше күтәрә алмаслык авыр кайгы кичерсәләр дә, ачлык-ялангачлык газапласа да, сабыр булып, матур итеп тормыш көткән. Безнең тыныч, мул тормыш өчен көчен түккән.
Кызганычка каршы бары тик авылым турында язарга, елый-елый сөйләргә генә калды. 1977 елда авылыбыз таркалган. Электр утлары, техника булмау сәбәпле, чит җирләргә йөреп эшләргә, балаларын укытырга авыл халкына авыр була. Тырыш, изге күңелле авылдашларыма нинди генә авырлыклар кичерергә туры килми. Туган нигезләрен ташлап чит җирләргә китеп урнашырга мәҗбүр булалар алар.
Минем әткәем белән әнкәем туган авылыбыздан ерак булмаган Миңле авылына күчеп яңа йорт салып керә. Әткәм-әнкәм ачык йөзле, кунакчыл булганга күрәме, ел саен диярлек яшьлекләрендә туган авылыбызны ташлап чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган авылдашларым, туган туфракларын сагынып, бик ерак юллар үтеп туган якларына, без яшәгән йортка кайтты. Беренче чиратта ук юл буена урнашкан Валыш авылы зиратында җирләнгән якыннарының каберен чистартып, әти-әнисенә, ата-бабасына дога кылды. Күз яшьләрен тыя алмыйча, балачагын, яшьлек елларын искә алды.

Еллар үтү белән Валышта туып-үскән авылдаш-ларыбызның күбесе мәрхүм булды. Туган авылыбыз зиратының узган гасырда тотылган зират коймалары череде, баганалары кубып, җиргә сибелде. Хәтта кайбер кабәхәт кешеләр тимер чардуганнарга зыян китерә башлады. Ата-бабаларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән зират еллар буе чистартылмагач, чүп-чар, картаеп корыган агачлардан арыландырылмагач, йөрәкләрне өшетерек, үтеп керә алмаслык кара урманнарны хәтерләтә башлады. Белмим, туган авылым зираты юл буена урнашкангамы, әллә нәсел тамырларым шунда барып тоташкангамы, тарихыбыз шуннан башлангангамы, тыныч күңел белән үтеп китеп булмый башлады.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Без барыбыз да шушы җирлектән, шушы туфрактан. Туган авылым таркалыр алдыннан мин гаиләбездә генә түгел, туган авылымда соңгы бала булып дөньяга аваз салганмын. Белеп торам, бу фани дөньяда без бары тик кунак кына. Бернигә дә карамыйча туган авылым зиратын тәртипкә салуны, койма белән уратып алуны төп максатым итеп куеп, 2022 елның 5 июлендә район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улына ярдәм сорап бардым. Ул үтенечемне кире какмыйча, ярдәм кулы сузарга ашкынды. Нинди авыр эшкә башлаганымны, якыннарымның, авылдашларымның ярдәме кирәклеген дә яхшы аңлый идем. Беренче чиратта якташларыма финанс ягыннан ярдәм сорап мөрәҗагать итәргә туры килде. Монда инде әнкәемнең өлеше зур, ул мәрхүм булган авылдашларымны яхшы яктан искә алып, аларның балаларын эзләп табуда ярдәм итте. Шунсы сөендерде мине: бер тапкыр да күрмәгән авылдашларым, якташларым, авылыбызның зиратын төзекләндерү өчен акча күчерде. Иң беренчеләрдән булып икетуган сеңелем Резеда Гайсина акча күчерде. Аннары башка авылдашларым, туганнарым ярдәме белән 99000 сум акча җыелды.

Эшләр мин уйлаганча җайлы бармады, мәшәкатьләр туып торды. Мәрхүм әткәмнең “Кызым, син сай йөзәсең...” дигән сүзләре еш исемә төште. Юлыма киртә куючылар да, авыр сүзләре белән өметемне өзәргә тырышучылар да җитәрлек булды. Әйе, бу изге эш минем өчен иң мөһиме һәм авыры булды. Нинди генә минем өчен авырлыклар килеп туса да, нинди генә сораулар белән район хакимиятенә барып керсәм дә, шалтыратсам да, якты йөзләре белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район Советы секретаре Илшат Камалов каршы алып, яхшы киңәшләре белән озатып калды, тиешенчә ярдәм күрсәтте.

Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми, күп кенә уңышларыбыз астында зур көч ята. Уңышларыбызның сәбәпчеләре һәрвакытта янымда булды. Кемнәр соң алар? Туган авылына, туган җиренә тугры калучы, чын патриотлар: ул безнең старостабыз Фәрит Хәмидуллин, фермерларыбыз әтиле-уллы Рафаэль һәм Раил Арслановлар. Туган авылыбыздан күчеп киткәндә Фәрит Кадим улына бары тик өч кенә яшь булуына карамастан, авылыбызның зиратын койма белән уратып алыр өчен вакытын да, көчен дә жәлләмичә изге эшебезне башыннан азагына чаклы оештырып алып барды, барлык материалларны да диярлек үз машинасы белән ташыды. Урып, сугу эшләре бетү белән Рафаэль һәм Раил Арслановлар үзләре генә түгел, хәтта үзләренең эшчеләре, техникалары белән ярдәмгә килде. Уйлап карасаң, ындыр алдында, фермаларда күпме эшләре көтеп торды. Ашлыкны да бит вакытында эшкәртергә, малларны карарга кирәк, аларга да зыян килүе бар. Кайчандыр ата-бабаларыбыз тир түккән басуларында бүгенге көндә чүп үләннәре үсүенә юл куймыйча, Арслановлар җирләребезне эшкәртеп мул уңыш үстереп безне, авылдашларын, тирә-яктагыларны ашлык белән тәэмин итә.

Бу изге эшебездә киң күңелле авылдашларым да, туганнарым да, якыннарым да читтә торып калмады. Якутиядан бары тик биш кенә көнгә гаиләсен күрергә дип кайткан Рәсүл Шәфигуллин, Яңавыл районы Кызылъяр авылыннан Рәсилә һәм Заһир Сафиннар, Чаттан Рәвил Шакиров, Ваныш авылына ялга кайткан Рәмил Миңнеголов, Миңле авылыннан Әнис Камалтдинов, Валыш авылынан Миләүшә һәм Ренат Идиятуллиннар, Радис Фәрхетдинов, шулай ук старостабызның якын дуслары Калтасы районы егетләре бик актив катнашты. Яңа гына Ваныш авыл биләмәсе башлыгы итеп билгеләнеп, эшкә башлаган Ринат Хәмидуллинга да эш җитәрлек булды. Атна буена һәрберебез үз эшләребезне башкарсак та, ял вакытларында изге эшебезне дәвам иттек. Чын ихласлык белән тотынгач, эшбезнең нәтиҗәсе дә куанычлы булды. Куркыныч караңгы урманга әйләнгән зиратыбыз корыган, ауган агачлардан тазартылып яктырып калды, яңа койма белән уратылып алынды.

Шушы өмәләрдә актив катнашкан авылдашларыма, якыннарыма, туганнарыма чын күңелемнән зур рәхмәт! Көннәрегез матур, эшлисе эшләрегез, барасы юлларыгыз уңышлы булсын! Үзебез, якыннарыбыз таза, исән-сау булыйк! Барыбызга да кайгы-хәсрәтсез бәрәкәтле гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы насыйп булсын! Сау-сәламәт булып, булган тормышларга шөкер итеп, куйган максатларга ирешеп яшәргә язсын! Иң мөһиме – бергә булыйк, бердәм булыйк, чөнки бердәмлектә безнең көч! Бу эшләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Бу изге, саваплы эштә катнашкан һәрбер кешенең өлеше зур. Сезгә барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын, киләчәктәдә Аллаһ ризалыгы өчен хәерле эшләрдә катнашырга насыйп итсен. Барыбызның да соңгы йорты – зират, беребез дә бу дөньяда мәңге түгел. Кеше гомере бик кыска, вакытлар бик тиз үтә. Шуңа күрә беребез дә зиратларның торышына битараф булырга тиеш түгел. Шуны онытмаска кирәк, изге юлда, изге теләктә булучыларның киләчәге якты була.

Бергә булыйк, бердәмлектә безнең көч!
Бергә булыйк, бердәмлектә безнең көч!
Автор:Эльвира Идиятуллина, Миңле авылы
Читайте нас: