Барлык яңалыклар
Атайсал
9 ноябрь 2023, 15:05

Изгелек чәчүче Фәрит

Яхшы староста – ул авылның тоткасы. Алар авыл биләмәсенең беренче ярдәмчеләре, авыл проблемаларының уртасында кайнаучылар. Старосталар социаль хезмәткәр дә, психолог та. Миңле авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллин – авыл кешеләренең теләсә нинди проблемасын үзенеке кебек кабул итә белүче староста.

Изгелек чәчүче Фәрит
Изгелек чәчүче Фәрит

– Авыл халкын оештыру җиңел түгел, чөнки бүген һәркем үзе турында күбрәк уйлый, җәмәгать эшләрендә катнашырга бик ашкынып тормый. Үз мисалың белән халыкны кыймылдатырга кирәк, юкса авыл юкка чыгачак. Староста итеп сайлап куелгансың икән, димәк, авыл халкы сиңа ышана, син аларның һәрберсе өчен җаваплысың, – ди Фәрит Кадим улы.
Авыл әллә ни зур булмаса да, проблемалар җитәрлек. Башлыча, авыл халкы бакча үстереп, мал тотып гомер итә. Шул ук вакытта фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә дә бар, әмма күбесенчә пенсионерлар яши. Шуңа карамастан, авылдагы эшләрне алып барырга – тирә-юньне, зиратны җыештыруны оештырырга, авыл советыннан килгән яңалыкларны җиткерергә, су тәэминатын күзәтергә, газ мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Боларның барысы белән авыл старостасы Фәрит Хәмидуллин шөгыльләнә.
Авыл халкы белән тыгыз элемтәдә булып, барлык эшләрне дә алар җыелышып, сөйләшеп башкарырга күнеккән.
Туган авылы Валыш зиратын төзекләндерү эшен оештыруда да ул күп көч сала. Староста икән, ул нәкъ Фәрит Хәмидуллин кебек, җаваплы, тынгысыз, кешеләрне үзе артыннан ияртә һәм проблемаларны хәл итә алырдай булырга тиеш!

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: