Барлык яңалыклар
Атайсал
3 ноябрь 2023, 09:24

Табигать биргән байлыкны саклап

Кече Ватан һәм аның белән бәйле җылы тойгылар йөрәкләрдә мәңгегә кала.Туган ягына карата ватанпәрвәрлек хисләре күпләргә хас бүгенге көндә. “Авыл гомергә анда яшәүчеләрнең бердәмлеген яраткан. Син анда беркемнән бернәрсә яшерә алмыйсың. Бер өйдә булган яңалык сәгате-минутында авыл өстенә таралмаса, авыл авыл буламыни?” – дип үзенең уй-хыяллары белән уртаклашты Кәшкәләү авылында бик күп бердәм эшләрнең башлангычында йөргән Фларис Мостафин.

Табигать биргән байлыкны саклап
Табигать биргән байлыкны саклап

Бар авылларда да халык бертөрле инде дип сүзен башласа да, әңгәмәләшә торгач, һәркайсында үзенә генә хас яшәү рәвеше, бердәм хезмәткә ияртә алучы лидерлары булуын искә алып, фикерләрен азрак үзгәртеп тә алды Фларис. Чыннан да, яшәгән җиреңдә өйләр төзек булу гына авылга ямь өстәми икән. Ихата эчең чәчәк дөньясында балкып, тыкрыгың, урамың күз салырлык булмаса? Урам тутырып бала-чага уйнамаса, велосипедта йөрмәсә? Юллар төзек булмаса? Чит илләрнең гүзәллегенә шаклар катып сөйлибез. Ә бит бәләкәй генә булса да, сокланып, күз салырлык җирләре бик күп үзебезнең төбәкнең.

Балачакта Кәшкәләү буасында су коенып үскән малай бу буаны тирәнәйтеп, тирә-ягын матурлап куюга зур көч сала. Фларис үскәндә буа мул сулы булган, ләкин тора-бара суы да кимегән, тал да баскан.
Буаны төзекләндерү идеясен якташлары Ринат Вәсимов белән Ринат Туктаголов та хуп-лый.

– Без бәләкәй чакта авылыбызның елгасында буа буалар иде. Аннан кайтып та керми су керә идек. Каз, үрдәк бәбкәләре дә шунда йөзделәр. Быелгы җәйгә тиклем бу елганың суы бик кимеде, аны атлап чыгарга була иде. Безнең балаларга су керергә урын да юк иде. Шуңа без авылдашларым, дусларым белән бергәләп үзебезнең яшьлек буасын төзекләндерергә булдык. Авыл советы авыл биләмәсе хакимияте һәм җирле халык ярдәме белән без кирәкле эшне башкарып чыктык. Иганәчебез Ринат Вәсимов – шушы авыл егете. Ул да шушы елгада, буада су кереп үскән егет. Барлык финанс чыгымнарны үз өстенә алды ул. Тракторга дизель ягулыгы, торбалар, комташ кайтаруны оештырды. Мин тракторда көч салсам, Ринат Туктаголов йөк машинасында эшләде. Бердәмлектә – көч дигәндәй, бер башлаган эшне озакка сузмый гына, тиз арада тәмамлап та куйдык, – ди Фларис абый.

Туган ягын, авылдашларын ихластан яратучы, аның борчу-шатлыкларын үзенә сыйдыручы кешеләре булган авыл, чыннан да, бәхетле дияр идем. Чөнки авылның үткәнен дә, бүгенге һәм киләчәген дә, тормыш-көнкүрешен дә аның кешеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Авылның төп байлыгы – аның тырыш, уңган, эчкерсез, самими кешеләредер...

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: