Барлык яңалыклар
Атайсал
3 ноябрь 2023, 10:10

Күпер төзү – изге эш

Игелек эшләү Әхләф Зариповның гаиләсенең канында, дияр идем. Алар мохтаҗларга бик күп ярдәм итәләр. Уллары Рәмил дә районда авыр хәлдә калган гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәрвакыт беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза.

Күпер төзү – изге эш
Күпер төзү – изге эш

Бу юлы да Ялдәк халкы интекмәсен өчен авыл уртасыннан агып яткан елга аша чишмәгә күпер салдырдылар. Моңарчы Бөрегә, Уфага йөрүчеләр өчен Яңа Яндыз авылына турыга чыга торган күперне төзекләндерәләр. Бу юл белән биредә һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр 100 километрга кадәр юлларын кыскарта. Тимер күперне һәм күпергә илтә торган юлны төзекләндерүгә Әхләф Зарипов матди ярдәм күрсәтә һәм Нурлыгаян ага (фотода) белән эшне оештыра.
Әле быел гына Ялдәк авылы фермеры, иганәче Әхләф Зарипов авыл халкына уңай булсын өчен Нурлыгаян ага ярдәме белән ике җиргә күпер салдырган.
Нурлыгаян Фазлытдинов төбе белән Каргалы авылыныкы. Язмыш җиле аны яшьли себер якларына алып чыгып китә. Ул анда озак еллар эретеп ябыштыручы булып эшләп, хаклы ялга чыга. Аннан инде туган ягына да еш кайта башлый. 70 яшьтә булуына карамастан, Нурлыгаян ага яраткан һөнәрен ташламый. Авылда кайда нинди эретеп ябыштыру эше бар, ул беренче булып бара.
Яшәгән авылының, йорт-җиренең матурлыгы, төзеклеге турында һәркем хыяллана. Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән авыл – барлык җирлек җитәкчеләренең, авыл кешесенең теләге. Яшәгән тирәлегеңне матурлау, төзекләндерү ниятен тормышка ашыра башлагач, ай-һай аның җиңел түгел икәнен аңлыйсың. Шулай булса да Зариповлар гаиләсе авырлыкларга бирешми, башлаган эшләрен тәмамларга яраталар. Бу юлы да алар матур, изге эш кылдылар.
Күпер төзү изге эш санала, эшләүчеләрнең әлеге кылган гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Эшләнгән эш югалмый. Бүгенге көндә биредән курыкмыйча, бу изге эшне башкаручыларга рәхмәтләр укый-укый йөри юлчылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: