Барлык яңалыклар
Атайсал
26 октябрь 2023, 14:50

Әмировлар ихатасында чишмә күзе ачыла

Шәхси ихатасында кое булдырып, өйләргә су кертү заман модасына әйләнде. Район үзәгендә генә түгел, авыл җирендә яшәүчеләр дә мондый уңайлыклар тудыруга омтыла һәм кое казыганда төрле могҗизаларга да тап булалар. Шундый хәлгә Үтәгән авылында Фәйрүзә һәм Альберт Әмировлар да очрыйлар.

Әмировлар ихатасында чишмә күзе ачыла
Әмировлар ихатасында чишмә күзе ачыла

Альберт абый шушы Үтәгән авылында туып-үсә, ә Фәйрүзә апа – Дүсмәт авылы кызы. Язмыш аларның чәчләрен-чәчкә бәйли. Ул вакытта Фәйрүзә ханым Борай урман хуҗалыгында эшләп йөргән чагы була. Альберт абый тәүдә “Восток” хуҗалыгы механизаторы, аннары инде урманчы була. Авыл бәләкәй, эш урыннары юк. Аптырашка калган яшь гаилә бәхет эзләп, 1984 елда Коми шәһәренә юллана. Шау-шулы шәһәр тормышына күнегә алмыйча, авылны сагынып гомер итәләр. Берсе келәт мөдире, икенчесе бульдозерчы булып эшкә урнаша. Еллар аккан су кебек үтә. Балалар да үсеп, үзаллы тормышка аяк басалар, тик Альбертның эчендәге теге пошыну берничек тә басылмый. Альберт туган нигезен, авылын һәрвакыт сөйләп кенә торгач, Фәйрүзә хаклы ялга чыккач, кире күчеп кайтырга мәҗбүр була. Тәүдә Нефтекама шәһәрендә фатир сатып алалар, аннары инде Үтәгәндә яңа йорт салып чыгалар. Йорт салуын салалар, ә авылда кое да, су чыганаклары да аларның тирә-ягында булмагач, кое казытырга уйлыйлар. Махсус кое казучыларны яллап, Әмировлар йортларында кое казырга тотыналар. Тик аларның ихатасында кое урынына чишмә килеп чыга.
– Бигрәк курыктым, бөтен дөньядан фонтан сыман су ургылып ага, ишегалдын су басты, нишләргә дә белгән эш юк, кое казучылар да аптырашта калып, мондый хәлне беренче күрәбез дип, шаккаттылар. Ниһаять, арада берсе тиз генә район үзәгенә барып сантехника торбалары алып килеп, су юлын урамдагы канауга сузып төшерделәр. Аннары инде торак-коммуналь хуҗалыгына хәбәр итеп, алар безгә килеп, безнең скважинадан җир астыннан казып торба үткәреп, янәшәдә агып яткан Кизгән елгасы янына чишмә итеп чыгарып эшләделәр. Бер яктан шатлансак, икенче яктан көн-төн куркып, борчылып ятам. Бу кадәр су агып, өебез утырган җир асты куышланып, хәләл көчебез белән салынган өебез җир астына убылып төшеп китмәсә ярар иде, – ди Фәйрүзә апа.
Үтәгән авылы аша трасса уза, шуңа күрә миңа үземә дә шушы юлдан еш йөрергә туры килә. Кулларына су шешәләре, канистралар, флягалар тоткан кешеләрне, юлчыларны биредә еш очрыйсың. Изге күңелле Әмировлар гаиләсе кое казыйбыз дип, күпме халыкны сулы иткәннәрен, күпме юлчыларның сусаганын басканнарын бер Ходай генә белә. Кое казу, әлбәттә, саваплы эш, ә менә чишмә күзен ачып, җир йөзендәге җан ияләрен су белән тәэмин итүләре изгелеккә ия. Бу очракта да Әмировлар икеләтә савапка ия кешеләр. Белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә каршында һәр изге эшнең әҗер-савабы бар. Кое казыган кеше дә эшенең әҗер-савабын кыямәт көненә кадәр алып торачак диелгән хәдистә. Әмировлар күршеләре белән шушы чишмәне төзекләндерүдә эш алып баралар хәзер. Үзләренчә чишмәнең тирә-ягын зәвык белән төзекләндергәннәр, су алырга килүчеләр өчен утырып ял итәр өчен эскәмия дә куйганнар.
– Бик күңелле, суга килгән кешеләр белән аралашып, сөйләшеп торабыз. Алар безгә рәхмәтләр укыйлар. Менә шулай бик рәхәт яшибез. Тик шунысы гына борчый, чишмәгә килгән халыкка машинасы белән туктау өчен урыны юк. Суга килүчеләр күршенең гаражына ярыйсы гына зыян салдылар. Шуңа безнең үтенечебез бар: киләчәктә шушы чишмә янын төзекләндереп, суга килүчеләргә төшеп туктарга урын булсын иде дигән теләктәбез, – ди Альберт абый.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: