Барлык яңалыклар
Атайсал
13 октябрь 2023, 16:15

Үрнәкле гаиләләр – авыл күрке

Һәр авыл җире үзенең үрнәкле гаилә парлары белән матур. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп матур яшәгән Гыйндуллинар да Абзай авылы күрке.

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Авыл җирендә гомер итүчеләрнең тормышы ихатасыннан ук күзгә ташланып тора. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды, абзар тулы мал-туар һәм көне буена җитәрлек вак-төяк эш. Шулай көнебез үтә, ди Зөлфирә һәм Финүс Гыйндуллиннар. Алар икесе дә лаеклы ялга чыкканчы үрнәкле хезмәт юлы үткәннәр. Гаилә башлыгы башта тракторчы, аннары нефть-газ чыгару операторы, ә Зөлфирә апа почта бүлекчәсендә дә, телеграфист булып та, тегүче дә, авыл хуҗалыгында да, амбарда да эшләгән.
Финүс ага Абзай авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү өлкәсендә армия сафларында хезмәт итеп кайта. Бер ел Нефтекама шәһәрендә токарь булып эшли. Аннары туган авылында тракторчы була. Тик яшь егет бәхетен эзләпме, язмышы шулай кушканмы, Нефтеюганскка чыгып китә. Себер якларында да тракторчы булып эшли. Сөйгән ярын да монда очрата. Бүздәк районы Хаҗимән авылы кызы Зөлфирә дә Нефтеюганскта эшләп йөргән чагы була. Чит җирләрдә үз милләт кешесен очрату үзе бер куанычтыр. Язмыш бу очрашуны озын гомерле гаиләгә әверелдерә. Финүснең туган авылына кайтып төпләнә яшь гаилә. Авылында нефть-газ чыгару операторы булып 25 ел эшләп, лаеклы ялга чыга Финүс ага. 
Гыйндуллинар дус-тату яшәп, өч балага гомер биргәннәр, бүгенге көндә алар өчесе дә мөстәкыйль тормыш көтәләр. Лаеклы ялга чыкканчы көнне-төнгә ялгап эшләп, балалар үскәнне, тормыш матурлыгын күрми дә калганбыз, ди алар икесе бертавыштан. Бүгенге матур тормыштан бик канәгать булып, изге теләктә гомер итәләр.
– Бүгенге тормышыбыз шулкадәр рәхәт, – ди гаилә башлыгы Финүс Гыйндуллин. – Эшләгән елларда гаиләне дә, балалар үскәнен дә күреп булмады. Хәзер үз көебезгә яшибез.
Финүс абый турында: “Абруйлы, авылдашлары арасында сүзе үтә, бергә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп яшиләр. Күп эшләрне бергәләп башкарып куялар. Авыл халкын берләштерүдә  дә аның роле бик зур. Чын мәгънәсендә авыл патриоты. Аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да шуңа өнди», – ди авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева.
Аның шундый икәненә бер очрашып сөйләшүдән үк төшенеп була. Чын ирләргә хас булганча, сүзне ул мактанудан түгел, ә булган проблемаларны күтәрүдән башлады. Аны барлык башлангычларда, барлык эшләрдә дә тормыш иптәше булышлык итә. Шөкер, авыл төзек, моны без узып киткәндә дә күрәбез, юллар караулы, шәхси ихаталар балкып утыра.  Болар барысы да күңелне сөендерә торган күренешләр, ә Финүс Нәркәс улын борчыган мәсьәләләр дә күп кенә.
– Битарафлык – авыл халкына килешмәгән сыйфат. Без монда яшибез икән, димәк, шул җирнең кадерен белергә, кешеләренә уңайлыклар тудырырга тиешбез. Проблемаларсыз булмый, ә менә аларны бергәләп чишеп килсәк – бу инде яхшы. Медпунктны кәртәләп аласы бар. Бу эшне дә алдагы көннәрдә башкарып чыгарбыз, дип ышанам. Авылдашларым, бигрәк тә күршеләрем ярдәм итә. Авыл зираты да, Әүлия зираты да тәртиптә. Җәй әйләнесенә үскән үләннәрне чабып кына торам. Чүп-чардан арындырам. Кирәкле әйберләр алам. Авылыбызның чишмәсе дә минем өстә. Тирә-ягын чабып кына торам. Суын чистартам. Чишмәнең эше күп. Язын кар эрегәч, су баса, балчык тутыра. Мин аны ел да чокыйм, чишмә су астында калмасын, дип тырышам. Аның кырыен әз генә күтәртәсе бар, яз аккан су чишмәгә төшмәсен иде, шуңа вакытыбыз гына җитми әлегә. Гомумән әйткәндә, Абзаебыз бай тарихлы авыл, бик матур җирдә урнашкан. Шул матурлыкны саклап калырга, бар көчебезне салабыз. Ни дисәк тә, авыл биләмәсе, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән аңлашып эшлибез, яшибез, – ди Финүс Гыйндуллин. 
Әйе, туган авылы өчен җан атып торган агайның борчуын да аңларга була. Авыл чишмәсеннән су эчеп үскән кешегә шул чыганакны бетерү – зур югалту. Бу борынгы чишмә. Авыл халкының йортларында су булуына карамастан, халык чәйгә, аш пешерергә шушы чишмәдән су ала. “Чишмә суы тәмле, шифалы, бик яратабыз”, – дип кенә торалар Гыйндуллинар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: