Барлык яңалыклар
Атайсал
12 октябрь 2023, 11:45

Киң күңелле Мәҗит

Кич җиткәч, ялт итеп урамнарны яктыртып торган багана утлары яктысында авыл урамнары шәһәрдән һич ким булмаган күңелле ыгы-зыгы башлана. Эшләрен төгәлләгән авыл кешеләре һава суларга урамга агыла. Кемнәрдер “скандинав йөреше” дип чаңгы таяклары белән чыга. Балалар тавышы яңгырап тора. Авыл гөрли, яши.

Киң күңелле Мәҗит
Киң күңелле Мәҗит

Иске Тазлар авылы урамнарында да кичләрен шушындый җанлылык сизелә. Авыл өчен янып торган эшсөяр Мәҗит Әгъләмов кебек кешеләр булганда авыллар сүнмәс, яшәр, балкыр!
Мәҗит шушы авылның челтерәп аккан чишмәсенең суын эчеп, Аккош күле хозурлыгына сокланып үскән кеше. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, язмыш җиле аны Екатеринбург шәһәренә алып чыгып китә. Һәм ул шунда төпләнеп кала. Шулай булуына карамастан, туган авылы өчен җан атып тора ул. “Гамәлдәге эшләр” программасы нигезендә авыл биләмәсе Иске Тазлар авылы урамнарына утлар үткәрә. Барлыгы 50 багана куела. Шушы баганадагы фонарьларны ялгау эшен Мәҗит үз өстенә алып, матди ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә бу авыл урамнары яп-якты булып тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: