Барлык яңалыклар
Атайсал
27 сентябрь 2023, 14:45

Кушманакның игелекле Өлфәте

Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый һәм алар турында әйтеп үтмичә булмый. Кушманак авылында туып-үскән Өлфәт Муллаяров әнә шундый изге күңелле кешеләрнең берсе.

Кушманакның игелекле Өлфәте
Кушманакның игелекле Өлфәте

Армия сафыннан кайткач, Воркутага чыгып китә ул. Анда озак еллар шахтер булып эшли. Хаклы ялга чыккач, туган нигезенә кире күчеп кайтып, авыл тормышына чума. Тормыш иптәше Рәвилә белән икәүләп, Кушманак авылы халкы ярдәме белән иң беренче көтүлек булдыралар, аннары инде зиратка тотыналар. Агачларын кисеп, чистартып, тирә-ягын киртәлиләр. Авыл старостасы да булган Өлфәт ага зират ихатасына кое да казыган.
– Кабер өсләренә бары тик тере чәчәкләр генә утыртсыннар өчен кое казырга булдым. Ясалма гөлләмәләр кояшта уңа, ямьсезләнә, чүпкә әйләнә. Чәчәкләр, үсентеләр тамыр алсын өчен су кирәк бит, шуңа күрә бу эшне башкардык, – ди ул бу гамәле турында сөйләгәндә.
Шушы кое тирәсен Өлфәт ага читән үреп уратып алган. Рәвилә апа петуния чәчәкләре утыртып куйган. Бу эшләрдән соң Муллаяровлар гаиләсе авылдагы мәчетне профнастил белән тышлауны оештырганнар.
– Бөтен авыл халкы һәм шулай ук читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән башкарыла бу эш. Мәчетне яңарту бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Матди ярдәмсез мондый зур эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Кушманаклыларның һәммәсе дә ярдәм итә. Авылдашыбыз Разыя Хафизованың улы Флоридны аеруча телгә алырга кирәк, чөнки ул мәчетне төзекләндерү өчен 100 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Әлегә манарасын эшләсебез калды, – ди Рәвилә Муллаярова.
Авыл старостасының киләчәктә планнары бик зур. Мәчеткә дә кешеләр күп йөри икән. Ул шушы мәчетне коймалап алып, тротуар салырга һәм иман йортының эчен дә тышларга уйлый. Ил төкерсә, күл була диләр, кем белә, бәлки кыска вакыт эчендә кушманаклылар җитәрлек күләмдә акча җыеп, өметләрен тормышка ашырыр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: