Барлык яңалыклар
Атайсал
6 сентябрь 2023, 09:55

Туган авылдан да кадерле берни юк

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул туган авылым Валыш, ә үскән җирем Миңле.

Туган авылдан да кадерле берни юк
Туган авылдан да кадерле берни юк

Болар икесе дә миңа бертигез кадерле. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, бик ерак юллар үтеп туган якларына, әти-әниләре яшәгән җиргә кайта. Еллар узган саен авыллар картая. Тирә-ягын чүп баса, мәңгелек йорт киртәләре ава, Бөек Ватан сугышы яугирләренең обелисклары искерә. Безнең максат – буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны югалтмау. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, өлкәннәрдән үрнәк алып, яңа матур сыйфатлар белән тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән, – ди бүгенге көндә хәтта йортларында утлары да булмаган Валыш авылында дөньяга аваз салган Эльвира Идиятуллина.

Авылларны төзекләндерү өчен кемдер булса да башлап йөрергә тиеш, Эльвира да бу эшләрнең эчендә йөзә. Миңле авылы старостасы Фәрит Хәмидуллин һәм фермер Рафаэль Арсланов белән берлектә өмәләр оештыралар. Бүгенге көндә Эльвира Валыш авылы зиратын киртәләп алу өчен тырышлык сала. Район хакимияте юлына тузан төшерми. Социаль челтәрләрдә “Кайда сез, авылдашлар?” дигән төркем ачып, шушы авыл зиратына җирләнгән фотосурәтләрдән видеоролик эшләгән.
1982 елда Миңле авылы мәктәбенә укырга керә кыз. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәһәренә юл ала. Укытучы булу хыялы нык була кызның. Шуңа күрә сынау имтиханнарын да бер авырлыксыз үтеп, физика фәне укытучысы булып чыга. Хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә башлап җибәрә. Буш вакытларында велосипедта, чаңгыда йөрергә ярата. Шәһәрдә яшәсә дә, һәр атна ахырында Миңле авылына кайтып, бик күп эшләр башкара. Миңле авылы уртасында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә багышланган обелискны булдыруда да ул башлап йөрүче. Оештыру, кешеләр белән уртак тел таба белүче Эльвира игелекле эш-гамәлләр кылу, туган авылы өчен җан атып йөрүче дисәм һич ялгышу булмас.
Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул. Эльвира нәкъ менә шундый шәхесләрнең берседер. Шундый кешеләр күбрәк булса, җир йөзендә яшәве ничек рәхәт, мәгънәле булыр иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: