Барлык яңалыклар
Атайсал
13 июль 2023, 12:12

Изге ният берләштерә

Җир йөзендә үзеңнән соң күркәм эш-гамәлләр, башкалар җылы сүзләр белән искә алырлык изгелекләр эшләп китәргә язсын, диләр. Хак сүзләр. Арабызда шушы хакыйкатьне җаны-тәне белән аңлап, туган-тумачасы өчен генә түгел, авылдашлары яки райондашлары өчен дә яхшы эшләр кылучылар бихисап.

Изге ният берләштерә
Изге ният берләштерә

Район тарихында сөенечле вакыйга булып Вострецово авылында храм ачылуын беләбез. Ул авыл халкының фикер-тәкъдимен искә алып, элекке храм урынында төзелгән. Авыл халкы туган җирнең кадерен белеп яши, кечкенә авылда храм булу – ул зур хыял булгандыр... Аларның туган җирне яратулары, бер-берсен хөрмәтләп, олыны – олы, кечене кече итеп яшәүләре хыялларын чынга ашыргандыр да инде.
Бу олы изге эшне күрше Мишкә районы егете, элеккеге Казанцево, хәзерге Вострецово авылы кияве, Казан эшкуары һәм үзе мөселман булган Филүс Гилфанов үз өстенә ала.
– Минем тормыш иптәшем Ирина шушы авылныкы. Храм салдыру да аның хыялы. Һәм шунда ярдәм итәргә карар иттем, төзүчеләр бригадасын ялладым. Бураны Белорет районыннан тау наратыннан эшләтеп алдык. Кыска вакыт эчендә эшчеләр храмны төзеделәр дә. Ул Волхонка тавында урнашкан. Авыл халкының ярдәме зур булды, ышаныч күрсәтте. Менә бүген шушы көннәрне күрергә насыйп булды. Иринаның гына түгел, күп райондашларыбызның да хыялы булгандыр бу. Бар күңелем белән, ихлас ярдәм итәм, бары тик файдасы булсын, – ди ул.
Шулай итеп, Борай районында беренче храм барлыкка килә. Туксан елга якын вакыт узгач, Вострецово авылында кабат молебен һәм җырчыларның бәрхет тавышлары яңгырый. Җирле мәхәллә кешеләре дә ярдәм иткән. Храм тирәсендәге территорияне төзекләндерү һәм бакчага әйләндерү белән район хакимияте булыша. Шулай, бердәм булып, дуслыкта-татулыкта зур һәм изге эш башкарып чыгалар вострецоволылар.
Һәркем үзенең туган ягын, туган авылын матур, төзек итеп күрергә телидер, мөгаен. Һәрхәлдә, Филүс Гилфанов шул теләктә. Хатынының кече ватаны өчен җан атып торган Филүс абыйның өметле киләчәге якты булсын.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: