Барлык яңалыклар
Атайсал
12 апрель 2023, 10:05

Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч

Авылны саклап калу, аның элекке данын югалтмау өчен җан атып йөрүче Клара һәм Идрис Лотфуллинар тәвәккәл, тырыш, максатчан булулары аркасында авылда ниятләгән һәр эштә оештырып, авылдашларын да үз артларыннан ияртә.

Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч
Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч

Авылда уза торган бер генә чара да алардан башка узмый, дисәк тә була. Зиратта узучы өмәләрне дә оештыручы алар. Ике ел авылда сугыш ветераннарына эшләнгән обелискка керү капкасының башларына тимердән ясалган йолдызлар куюда да Идрис абыйның өлеше бик зур булды.
Идрис ага замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар ул, уңай эшләргә сөенә, җитешсезлекләргә ихластан көенә. Халык җыеннарында авыл өчен мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул. Гомумән, Идрис абый һәркем белән уртак тел таба. Ул барлык күршеләре белән яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ул һөнәре буенча эретеп ябыштыручы булгач, авылда тимерләрне беркетү эшендә ул катнаша. Кизгән елгасы аша арьякка чыгып йөри торган басма искереп, таушалып төшкәч, Идрис Лотфуллин тимердән менә дигән күпер ясап куйды, күпердән чыгып әзрәк килгәч, урман башында утырып ял итәргә беседка да, шунда челтерәп агып яткан, салкын сулы, тешләрне камаштыра торган чишмәне дә төзекләндергән. Идрис аганың куллары белән тудырылган матурлыкка нур сирпүче Клара апаның өлеше зур. Шул ук күперне төрле төсләргә буяуда, беседканы һәм чишмәне матурлауны Клара апа башкара. Үз акчаларына буяулар, кирәкле тимерләр сатып алып, авыл халкы өчен тырышып, табигатебезне матурлауда, тирә-якны төзекләндерү һәм ямьләүдә күп көч салалар алар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: