Барлык яңалыклар
Атайсал
12 апрель 2023, 10:05

Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч

Һәр авылның төп байлыгы – аның йөзен күрсәтеп торучы тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.

Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч
Туган җирне төзекләндерү –безнең бурыч

Тырышлыгы, уңганлыгы һәм шул ук вакытта гадилеге белән тормыш көтә беләләр алар. Безнең бакалылылар ком чүлендә дә гөл бакчасы ясарлар. Менә инде авылларда колхозлар таралганга да ничә еллар вакыт үтте. Эш бетте дип авыл халкы төшенкелеккә бирелеп утыра дисезме? Юк шул! Эшчән авыл халкы үзе эш оештырып, тагын да зуррак тырышлык, үҗәтлек белән тормыш көтәргә ябышты.
Рим Әхәтов үзенең шәхси йортында күпләп мал асрап, малчылык тармагында үз бәхетен тапты. Рим – Бакалы авылы старостасы да, шуңа күрә авыл өчен бик күп эшләр башкара. Үз тракторы белән өмәләрдә катнаша: кышларын урамнарны ачуны, авыл тирәсендә, юл буйларында үскән печәннәрне чабуны, янгын хәвефсезлеге буенча авыл тирәсендә буразна яруны – боларның барысын да ул башкара. Шулай ук төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә актив катнаша.
– Менә әле күптән түгел, элекке мәктәп ихатасындагы ташландык коены үз чыгымнарын файдаланып, сафка бастырды. Биредән ярты авыл халкы су ала иде. Хәзер инде төзекләндергәч, бирегә суга килүе дә бик рәхәт, – ди Римнең авылдашлары рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: