Барлык яңалыклар
Атайсал
29 март 2023, 10:19

Туган җирнең чын уллары алар

Йөрәккә якын туган авылны, туган якны үстерүгә шәхси өлеш кертү – зур шатлыктыр ул. Башкортстанда ике елга якын “Атайсал” проекты гамәлгә ашырылып килә. Аны 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәрде. Проект шәһәр һәм авыллардан чыккан уңышлы якташларының туган ягына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2023 ел – Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип тә игълан ителде.

Бу мәкаләдә Кузбай авылы биләмәсен билгеләп үтәсе килә. Бу як кешеләренең уңганлыгын, эшчәнлеген без ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез. Шуларның берсе – тумышы белән Абдулла авылыннан булган Рамил Бәгъданур улы Нәбиуллин. Ул ел саен үз акчасына авыл җирлеге тормышын чагылдырган төсле стена календаре чыгара.
Рамил Нәбиуллин Абдулла, Краснохолм мәктәпләрен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетында белем ала. Аннан Бөре педагогия институтында математика укыта башлый. Артабан Краснохолм авылының икенче санлы мәктәбендә математика укытучысы, хәрби җитәкче булып эшли. 1984нче елда гаиләсе белән Салават шәһәренә күченеп китә. Анда шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Башта паспорт бүлегенең өлкән инспекторы, соңрак милициянең өлкән участок инспекторы булып хезмәт итә. Паспорт бүлегенең начальнигыннан соң Салават шәһәренең җәмәгать иминлеге милициясе начальнигы урынбасары да була, шәһәрнең эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, штаб начальнигы вазифасында хезмәт итә. Бу вазифада эшләгән елларында республиканың иң яхшы штаб начальникларының берсе дип таныла.
Рамил Бәгъданур улы РФ Эчке эшләр министрлыгының медальләре, Салават шәһәре хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2005 елның июлендә полиция полковнигы дәрәҗәсендә лаеклы ялга китә. Тик үзенең хезмәт эшчәнлеген “Нефтетранспорт” ябык акционерлар җәмгыятендә коммерция бүлегенең өлкән менеджеры вазифасында дәвам итә.
Стена календаре чыгару теләге күптән булса да, 2018нче елда гына аның бу теләге тормышка аша. Нәкъ шушы Кузбай авыл биләмәсендәге кешеләренең тормышлары сурәтләгән, юбилярларның туган көннәре билгеләнгән, бәйрәм, ял вакытлары күрсәтелгән стена календаре күп кешегә файда китерә. Бишенче ел рәттән шушы бүләге белән сөендерә ул якташларын.
Кузбай авылы егете Нәрис Шәрәфиев белән дә таныштырып үтәсе килә.
Нәриснең әтисе Радис Такиулла улы алдынгы механизатор, әнисе Рәзинә Мәүлит кызы алдынгы савымчы. Нәрис тә әти-әнисе үрнәгендә эшкә тырыш, унган булып үсә. Кечерәк яшьтә Нәрис йәкләмәсендә мал-туар, кош-корт, барлык хужалык эшләре булса, 6 сыйныфны тәмамлауга ул әтисе янында комбайнер ярдәмчесе булып, 1997 елда армия сафына алыну вакытына инде узен "Карл Маркс" колхозының ышанычлы комбайнчысы итеп таныта. Ерак Көнчыгышта чик сакчылары гаскәрендә яхшы хезмәт итеп кайта егет. Әти-әнисен, туганнарын сөендереп, матур итеп эшләп йөргән вакытта, кинәт чирләп китә. Яшь организмның чиргә каршы торуы көчле булу сәбәбе генә аны җиңүгә китерә. Авылда үткәрелгән өмәләрдән, барлык күмәк эшләрдән Нәрис читтә калмый, көченнән килгәнчә булыша.
2022 елда чик сагында хезмәт итеп кайткан ир-егетләр көче белән Кузбай авылында барлык буын чик сакчыларына багышланган һәйкәл ачылган иде. Шул һәйкәлне тәртиптә тотуны Нәрис үз өстенә алды: җәен чүп булып үскән үләнен чаба, кышын карын көри, һәйкәл әйләнә тирәсе һәрчак яхшы хәлдә. Шулай ук кышын мәчет алдындагы карны да ул көри.
Һәркем үзенең туган ягын, туган авылын матур, төзек итеп күрергә телидер, мөгаен. Һәрхәлдә, Нәрис Шәрәфиев шул теләктә.
Бездә шундый битараф булмаган кешеләр күп! Туган районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән һәркемгә рәхмәт.
Лира ЮРАСОВА.

Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: