Барлык яңалыклар
Атайсал
28 март 2023, 16:00

Туган җирнең чын уллары алар

Һәр кешенең үз йөрәгенә аеруча кадерле урыны бар, ул анда дөньяга килә, беренче адымнарын ясый, тормышта төп сүзләрне дә беренче булып шул кадерле урынында әйтә. Әйе, бу безнең кечкенә Ватаныбыз – туган ягыбыз. Туган җиребез белән бәйле җылы хисләр мәңгегә безнең күңелләрдә кала. Йөрәккә якын туган авылны, туган якны үстерүгә шәхси өлеш кертү – зур шатлыктыр ул. Башкортстанда ике елга якын “Атайсал” проекты гамәлгә ашырылып килә. Аны 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәрде. Проект шәһәр һәм авыллардан чыккан уңышлы якташларының туган ягына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2023 ел – Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип тә игълан ителде.


«Атайсал» проектын тормышка ашыру һәм Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында районда ярдәм күрсәткән якташларыбыз шактый. Бүген сезгә Таңатар авыл биләмәсендә яшәүчеләр турында сөйлисебез килә.
Гөлчирә һәм Рүзәнил Миңнегалиевлар туган авыллары өчен җан атып яшәгән гаилә. Аларның йортына килеп керүгә, гаилә башлыгы белән хуҗабикәнең бер-беренә булган җылы мөнәсәбәтен сүзсез дә аңларга мөмкин. Икесе дә күп балалы гади колхозчы гаиләсендә туалар. Гөлчирә – Таңсызар авылы кызы, ә Рүзәнил – Таңатар егете. Бер-берсен балачактан аралашып беләләр.
Гөлчирә Таңатар мәктәбен тәмамлый. Нефтекама шәһә-рендә кассир-контролер һөнәренә ия булып, Таңатарга эшкә кайта. Әлеге вакытта ул социаль хезмәткәр, авыл әбиләренә ярдәм итә.
Рүзәнил Таңатар мәктәбен тәмамлагач, Бөре шәһәрендә шоферга укып чыга. Төркмәнстанда инженер гаскәрләрендә хезмәтен үтәп кайта. Авыл клубында ике ел эшләгәннән соң, хуҗалыкта тракторчы булып китә. Тугыз ел Себердә эшләп кайткач, авылда шәхси эшкуарлык эшен ача. Урман әзерләү белән мавыгып китә ул. Авыл советы депутаты да әле ул Рүзәнил.
«Атайсал» проектын тормышка ашыру кысаларында туган авылына ике күпер салырга ярдәм иткән Миңнегалиевлар гаиләсе. Сабантуйга сәхнә эшләп бирү, зиратларда булышу, Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәрендә иганәче булулары – чутлап бетерерлек түгел Рүзәнил абыйларның эшләрен. Хезмәтләренең нәтиҗәләре булып, «Атайсал – Кече Ватан» проектын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров биргән Рәхмәт хаты тора.
Шундый ук Рәхмәт хаты Сәет-Көрҗә авылы ир-егете – Рәлиф Солтангалиевка да бирелә.
Рәлиф абый Сәет-Көрҗә авылында сигез балалы гаиләдә туган. Туган авылы мәктәбен, аннары Таңатар мәктәбен тәмамлый. Нефтекама шәһәрендә электр монтажчысы һөнәрен алып чыга. Монголиянең Чойбалсан шәһәрендә армия сафларында хезмәт итеп кайткач, читтән торып урман техникумын, аннары авыл хуҗалыгы университетын тәмамлый. Туган ягында хезмәт юлын хәвефсезлек техникасы инженеры булып башлый. Авыл хуҗалыгы таралганчы профком рәисе, аннары баш инженер булып эшли. Хәзер егерме елга якын Рәлиф абый шәхси эшкуар. Бәләкәй генә авыл халкына кирәкле көндәлек ихтыяҗ товарлары белән магазин ачып җибәрә. Үз икмәк пешерү цехы да бар. Романов сарыклары үрчетә. Көздән утыз гектарга якын көтүлеккә дип җир алган.
Рәлиф абый бәхетен читтән эзләми. Тормыш иптәше Раушания да Сәет-Көрҗә кызы. Армиядән кайткач, күп очрашып йөрмиләр, матур дөнья корып җибәрәләр. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Оныкларын тәрбияләүгә булышылар дәү әни белән дәү әти.
«Атайсал» проектын тормышка ашыруда Рәлиф абый зур өлеш кертә. Туган авылы урамнарына үт кертү, күперләр, басмалар эшләүгә ярдәм итә ул. Көздән авылга мәчет нигезе салынган. Быел бинасын күтәреп, эшне дәвам итәргә дип торалар авыл халкы белән бергә.
Рәлиф Солтангалиев авылда староста да әле. Димәк, авыл халкының иң беренче таянычы да, ышанычы да, ярдәмчесе дә ул. Авылның төзеклеге, матурлыгы өчен, гомүмән, авыл яшәсен өчен кулыннан килгәнен барсын да эшли ул.
– Санап бетерерлек түгел Рүзәнил Миңнегалиев, Рәлиф Солтангалиевның туган авыллары өчен башкарган эшләрен. Кайда, кайчан, нинди ярдәм кирәк, аларга мөрәҗәгать итәм, бер тапкыр да “юк” димиләр алар, ничек кирәк, шулай яхшы итеп эшләп тә куялар, эшне оештыра да беләләр, авылдашлары белән уртак тел дә табалар. Кыскасы, туып-үскән җирләренең ышанычлы чын уллары алар. Гомумән, безнең авыл биләмәсендә туган ягы өчен җан атып торучылар күп, – ди биләмә башлыгы Алсу Төхбәтуллина.

Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Туган җирнең чын уллары алар
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: