Антитеррор
3 Сентября 2025, 09:05

Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.  

Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасынМондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын
Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын

Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Ул авыр көннәрне бүген дә тыныч кына искә төшерү авыр. 2004 елның 1 сентябре... Террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбен тоткынлыкка алалар. Меңнән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнеп, заложниклыкка алына, күп өлеше – мәктәп укучылары.

Ел саен “Бергәләп террорга каршы” Бөтенрусия акциясе кысаларында яшьләр һәм өлкән буын арасында гражданлык-хокукый, гомумкешелек һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга этәрергә юнәлдерелгән чаралар уза.

Бүген Борай район китапханәсе хезмәткәрләре урамда кисәтү акциясе үткәрделәр. Анда “Бергәләп террорга каршы”, “Яшьләр террорга каршы” дигән мәгълүмати листовкалар тараттылар, халык арасында террорчылыкны профилактикалау буенча “Террорчылыкка каршы хәвефсезлек”, “Балаларыңны һәм үзеңне якла” дигән буклетлар тараттылар.

Акцияне оештыручылар халыкка террорчылыкның нәрсә һәм аның нәтиҗәләре нинди булуы, аннан саклануның мөмкин булган ысуллары турында хәбәр иттеләр.

Терроризм – аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Ул аерым кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын.

БРда террорчылыкка каршы комиссия: 8(347) 280-80-15.

Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе кизү тору телефоны: 8 (3472)72-99-44.

БР буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсенең ышаныч телефоны: 8 (3472)73-73-72.

Русия Эчке эшләр министрлыгы: 8 (800) 222-74-47, 8 (495)667-74-47.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте: 8 (347) 272-08-05, 8 (347)279-39-02.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92.

Чыганак: https://vk.com/wall-217756202_1950

Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын
Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын
Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын
Мондый афәтләр кабатланмасын, илдә террор булмасын
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас