Барлык яңалыклар
WorldSkills Russia в Уфе
27 сентябрь 2021, 16:00

Пар канатлы Гаделшиннар 60 ел бергә

Карабай авылы егете Рәлиф Гаделшин җиде класс белем алып, туган авылында бәләкәйдән хезмәттә чыныгып, колхозда көтү көтеп буй җиткерә. Һөнәри белем алу нияте белән Пермь өлкәсенә юл тота. Тау сәнәгате техникумында укып, штукатур-буяучы һөнәрен ала һәм хезмәт юлын шахтада башлап җибәрә.

Пар канатлы Гаделшиннар 60 ел бергә
Пар канатлы Гаделшиннар 60 ел бергә

Яшь белгеч 400 метр тирәнлектәге скважиналарга төшеп эшли башлый. Авыл малае булгангамы аны шәһәр тормышы бик канәгатьләндерми. Туган авылын сагынганда кичләрен гармун телләрен санап, сагышын баса. Тик бу эшне ул үз итә алмый. Артабан җыр-моңга гашыйк егет таныш-белешләре аша Тәтешле агитбригадасына ияреп, шәһәрләр буйлап концерт куеп йөри башлый. Атналар буе бер өлкәдән икенчесенә, бер шәһәрдән икенче шәһәргә барып матур чыгышлар ясау Рәлиф Гафият улына бик ошый. Кулында гармун сайраткан егеткә гашыйк кызлар да күп була, ләкин Рәлиф ага үз ярын эзләвен дәвам итә. Һәм гомерлек пар канатын Чиләбе өлкәсендә таба.

–Көннәрдән бер көнне Чиләбегә концерт куярга килдек. Мәдәният йорты янында гына кибет бар. Бераз тамак ялгап алырга дип азык-төлек кибетенә юлландым. Барып керсәм, мөлаем йөзле, чая, үткер сатучыга күзем төште. Бер күрүдә гашыйк булып, Вәлияне гомерлек ярым иттем. Карабай авылына килен булып төшкән Вәлия апа чит районда югалып калмый, райпога барып, Бадрак авылына сатучы булып эшкә урнаша. Ул вакытта кибетләрнең зур колач җәйгән чагы, ике сатучы алмашка эшләргә туры килә. Үзенең алмашчысы итеп Вәлия апа Рәлиф абыйны ала. Тормыш иптәшен бу эштә эшләргә, исәп-хисап эшләрен алып бару серләренә төшендерә. Менә шулай ирле-хатынлы Гаделшиннар бер авылдан икенче авылга сатучыларга отпуск биреп, 10 ел эшләп йөриләр. Дөнья түгәрәкләнде, бар да яхшы дип йөргәндә, Вәлия апаның әнисе чирләп китә һәм алар Свердловск шәһәренә күчә. Бирегә төпләнеп, хезмәт юлларын дәвам итәләр.

Вәлия апа да бәләкәйдән колхозда төрле эштә чыныгып үсә. Ике яшь ярым чагында әтисенең фин сугышыннан кайтканын бүгенгедәй хәтерли.

–Тәрәзәдән карап тора идем, урам буйлап килгән, күкрәкләренә медаль таккан бер ир кеше безгә таба төбәлде. Капканы ачып җибәрсә, әтием басып тора. Шушы мизгел минем күз алдымнан һич кенә дә китми, бу көнне минем шатлыгым эчемә сыймады, – ди ул. Яшьлек елларында хезмәт алдынгысы булган Вәлия апаны ВДНХ-Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенә дә җибәргәннәр. Ул колхозда кассир да, икътисадчы да, авылда клуб мөдире дә булып эшли. Бер эштән дә куркып тормый, туган авылыннан 12 километр ераклыктагы идарәгә көндә җәяү барып, кайтып эшләп йөри. Рәлифне очратуына бик шат. Минем олы терәгем, бәхетем ди. Менә шулай  ике уңган бер булып, дөнья гизеп, төрле эштә эшләп, Свердловск  өлкәсендә хаклы ялга чыгып, 2002 елда Яңа Бикмәт авылында өй сатып алып кайтып төпләнәләр. 60 ел аз гомер түгел. Әмма шул чорда бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, авырлыкларны бергә кичереп, кулга-кул тотынышып яшәгән Гаделшиннарга сокланмый мөмкин түгел.  Бергә яши башлауларына бу елны 60 ел булса да, ЗАГС бүлегендә теркәлү бер ел соң башкарылган, шуңа күрә бриллиант туйларын бу гаилә алдагы елда гына каршылаячак.

–Бар нәрсәне дә бергә таптык, бергә эшләдек. Хәзерге яшьләр сыман фатиры юк, машинасы юк дип тормадык. Заманасы андый түгел иде ул чакта. Ихтирам, ярату хисләре байлыктан өстен иде. Өйләнешкәч тә гаиләдә ир хуҗа иде, хәзер, киресенчә, өстенлек хатын-кызга бирелә. Ирне ир дип, хатынны хатын дип яшәү кирәк, – диләр алар.

Гаделшиннар өч бала тәрбияләп үстерә. Уллары Рәмил июль аенда кинәт мәңгелек йортка күчә. Кызлары Зилия белән Ләйсән Волгоград шәһәрендә яшиләр. Биш оныклары бар.

– Кеше көлмәсен дип тырыштык. Кай арада 60 ел узып китте икән, сизмәдек тә, – ди Вәлия апа.

– Бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк. Бер гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Андый чакта ничек тә булса берең тукталып калырга, юл бирергә кирәк. Шулай булганда, гаилә таркалмый. “Мин” дигән сүзне онытырга кирәк. Бу – синеке, монысы – минеке дигән нәрсә бездә гомеребездә дә булмады. “Без” дип яшәдек,  – дип тә өстәде гаилә башлыгы.

Гаделшиннарның мәхәббәт тарихы, зирәк киңәшләре яңа өйләнешүчеләргә үрнәк булсын, алар кебек матур яшәүчеләрнең сөюен тагын да ныгытсын, гаилә җебе өзелергә торган парларны тагын бер тапкыр ныклап уйланырга мәҗбүр итсен иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: