Барлык яңалыклар
WorldSkills Russia в Уфе
24 сентябрь 2021, 16:30

Аңлашып яшәүгә ни җитә

Авыл тормышын яраткан, биредә төпләнеп калган гаиләләр Яңа Ялдәк авылында да бар. Биредә Лидия һәм Рәиф Нәбиевлар бер-берсен кадерләп яшәгән, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, гаилә иминлеген саклап, төп йортта 42 ел тату гомер кичерә.

Аңлашып яшәүгә ни җитә
Аңлашып яшәүгә ни җитә

Силасау авылында туып-үскән Лидия апа 10нчы сыйныфны туган авылында тәмамлап, Яңа Ялдәк авылы мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килә.

Анда эшләгән вакытта үзенең гомерлек ярын – Рәиф Тимерҗан улын очрата. Мәктәптә өч ел эшләп, колхоз идарәсендә хезмәтен сала, аннан 12 ел авыл китапханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Рәиф абый мәктәпне тәмамлап, Дувандагы авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укый. Бригадир эшен йөкли, колхозда парк мөдире булып эшли. 1979 елда ике яшь пар гөрләтеп туй үткәрә. Лидия апа Нәбиевлар гаиләсенә килен булып төшкәндә, анда Рәиф абыйның әнисе, нәнәсе дә яшәгән була. Киң күңелле Лидия апа 28 ел бианасы белән әниле-кызлы булып бергә тату яшиләр. Эле дә аны хөрмәтләп искә ала ул. Гаиләне тулыландырып үзләре кебек уңган, булдыклы бер уллары һәм бер кызлары буй җиткергән. Аларга тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Рамил Уфадагы Нефть универстетын уңышлы тәмамлап, зур вазыйфада эшләп йөри. Тормыш иптәше Айгөл белән Данияр һәм Диананы үстерәләр. Уренгойда яшиләр. Кызлары Гүзәл шәхси эшкуар, үзләренең даруханәсен булдырган. Тормыш иптәше Илнур белән ике кызларын – Азалия белән Аделина үстерәләр. Җәй көне балалары шәһәр тормышын калдырып, авылның чиста һавасын суларга, елга буенда су йөзәргә авылны сагынып кайталар. Әти-әниләренә булышып китәләр. Уллары һәр елны әти-әнисенә санаторийга ял итеп кайтырга путевка алып бирә. Менә инде 30 еллап Лидия Нәбиева сайлау участогы рәисе дә.

Рәиф абый җәй көне үз техникасы белән печән чаба, фермерларга булыша, ярдәм сорап кергән бер кешене дә кире какмый. Тиздән 70 яшен тутырачак Рәиф Тимерҗан улы кыш көне чаңгыда шуарга ярата, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Күп итеп мал, кош-корт асрыйлар, уртак тырыш хезмәт белән барлыкка китергән бакчалары яшелчә-җимешне мул бирә. Лидия Ямур кызының тырыш куллары белән үстерелгән чәчәкләре тирә-якка ямь өсти.

– Гаилә тормышын ямьле итү сере татулыкта, сабырлыкта, бер-береңә хөрмәт, тәртип булуда. Балаларга үрнәкне сөйләп кенә аңлатырга түгел, ә күрсәтергә кирәк. Аллага шөкер, балалардан, килен-кияүләрдән уңдык. Безнең гаилә серле ул, байлык артыннан кумыйбыз, бар нәрсәне белдертеп бармыйбыз – дип уртаклашты Лидия апа.

Нәбиевларның зур, җитеш дөньясында тулы тәртип, иминлек тантана итә.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: