

– Бу обелиск – безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Ул халыкның битараф булмавы, аларның геройлар истәлеген мәңгеләштерү теләге аркасында мөмкин булды. Бу безнең үткәнгә бурычыбыз һәм киләчәккә васыятебез, – дип билгеләп үтте Кәшкәләү авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов.
Аеруча рәхмәт сүзләре шушы авылда туып-үсеп, үзләре читтә яшәсә дә туган төякләре өчен җан атып йөрүче Мөнирә һәм Әмир Әхмәтовларга яңгырады. Аларның инициативасы һәм авыл халкының, Кәшкәләү авыл биләмәсе ярдәме белән әлеге обелиск төзелә.
Яңа Карагыш авылында үз мәдәни үзәге булмау сәбәпле, әлеге мөһим чараны оештыру күрше Иске Карагыш авылының битараф булмаган хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Яңа Карагыш халкы инициативасын чын күңелдән хуплау теләге белән алар тантананы әзерләүне үз өсләренә алып, уңышлы гына башкарып чыктылар. Аларның тырышлыгы чын-чынлап бәйрәмчә һәм шул ук вакытта геройларның мәңгеләштерелгән истәлегенә лаеклы атмосфера тудырырга мөмкинлек бирде.
Күрше авылның яраткан иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Түбән Кама шәһәреннән кайткан Рәмилә Зыятдинова чараны башыннан ахырына кадәр оста итеп, җыр, бию, уеннар белән үреп алып барды. “Яшьлек” вокаль ансамбле сугыш еллары җырларын тирән эчтәлекле башкаруы белән җиңүчеләр буынының ныклыгын һәм батырлыгын искә төшереп, һәркемнең күңелендәге иң нечкә кылларына кагылды. “Рәйхан” коллективы башкаруындагы дәрт-ле һәм тәэсирле биюләр тантанага җанлылык һәм яктылык өстәде, солдатларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә тормышка ашкан киләчәккә өмет символы булды. Бу вакыйга каһарманнарның истәлеген мәңгеләштереп кенә калмыйча, авыллар арасындагы күршелек бәйләнешләрен ныгытты, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү көчен күрсәтте. Обелиск хәзер халыкка геройлыкны һәм тынычлык һәм ирекнең кадерен белүнең мөһимлеген мәңге искә төшереп торачак. Шулай ук әлеге чарага бүгенге көндә илебез тотрыклыгы өчен көрәшүче ир-егетләребез дә катнашуы аеруча тирәнлек һәм әһәмият бирде. Аларның обелиск ачуда катнашулары батырлык һәм фидакарьлекнең гасырдан-гасырга күчүен, буыннар арасында җанлы күпер булуын дәлилләп торды. Яугирләребезнең күзләрендә герой якташлары өчен горурлык кына түгел, алар үрнәгенә иярергә ныклы тәвәкәллек тә чагыла иде.
Ә менә обелиск каршындагы йортта кыр кухнясы оештырылды. Биредән талгын гына искән җил белән иртәдән үк солдат боткасы исе килде, туганлык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Хәрби традицияләрнең аерылгысыз өле-шенә әверелгән бу ризык барлык җыелучыларны – ветераннарны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, авыл халкын һәм кунакларны берләштерде. Обелискны тантаналы ачу истәлекле вакыйга гына түгел, ә яшь буында тарихи дәвамчанлыкны саклауда һәм патриотизм тәрбияләүдә мөһим адым да булды.
Җирдә яшәгән hәркем дә дөньяда иң мөhиме – тынычлык булуын белә. Бүгенге матур hәм тыныч тормышта яшәвебез белән без сугышта баш салган ата-бабаларыбызга, җиңүне якынлаштыруга көчләрен жәлләмәгән тыл эшчәннәренә бурычлыбыз, аларга ихтирамыбыз чиксез.