Бөек Җиңү һәм туган ил турындагы җырлар иртәдән үк олысын да, кечесен дә авыл уртасында торган һәйкәл янынына дәште.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәи икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов барысын да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады. «Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм, – диде ул. – Бу – халык даны, совет солдатының бөек батырлыгы турында хәтер һәм горурлык көне. Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Төрле милләт һәм дин кешеләре Ватанны саклауда иңгә-иң тордылар. Безнең рәхмәт тулы йөрәкләребездә күптән көтелгән Җиңүне – сугышлардагы батырлыгы, тылдагы фидакарь хезмәте белән якынайткан җиңүчеләр буыны мәңгегә калачак. Ватанны саклаганда һәлак булган барлык геройларга якты һәм мәңгелек истәлек». Аннары Марат Рәшит улы әлеге изге эштә зур активлык күрсәткәннәргә район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Арытаба сүз Вострецово авыл биләмәсе башлыгы Мәнәвәр Зариповка тапшырылды. Мөнәвәр Таһир улы тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән тантаналы рәвештә котлау хатларын җиткерде. Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның туганнарына, якыннарына чәчәкләр бүләк итте.
Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын котлау өчен сүз Яңа Бикмәт авылы ветераннар советы рәисе Рима Гобәевага бирелде.
Авылның мулласы Мадис Хөсәинов, үз чиратында, обелиск авыл халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килүен әйтеп, бу изге гамәлне башкарган hәркемгә олы рәхмәтләрен белдереп, безнең арада булмаган яугирләрнең hәм батыр авылдашларның рухына догалар юллады.
Обелискны ачуның мактаулы хокукы сугыш авырлыкларын күргән тыл хезмәтчәне, 98 яшен тутырган Бәһия Фәйзуллинага тапшырылды.
Илебезгә ябырылган дошманга каршы көрәшүче каһарманнар сафында якташларыбыз да үз-үзләрен аямыйча сугышкан. Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам иткән Әфгән сугышында Яңа Бикмәттән биш егеткә катнашырга туры килә. Кызганычка каршы, Рәнүс Нөрмөхәмәтов – Әфган корбаны. Әммә, якыннарының күңелендә ук 18-20 яшьлек булып калды. Аның батырлыкларын буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек. Әфганстанда хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан Ринат Дәүләтгәрәев дә инде мәңгелек йортта. Чечен бәрелешендә катнашкан 10 егетләребез дә зур хөрмәткә лаек. Аларның арасыннан да Ибраһим Шамратов безнең арадан китте. Аларның исеме дә әлеге обелискта мәңгеләштерелде. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез хәрби бурычларын зур җаваплылык һәм тугрылык белән башкарып, илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмады, Яңа Бикмәт егете Марсель Сәгыйтов батырларча һәлак булды. Аның исеме дә тактаташта уелды.
Яңа Бикмәттән Бөек Ватан сугышы фронтына киткән 305 якташыбызның 169ы туган нигезләренә әйләнеп кайтмаган... Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның һәм җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр!
Бәйрәм эчтәлекле, чагу концерт номерлары белән белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән, хәрби бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар. Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды. Өлкәннәр чәй өстәле артында яшьлек хатирәләрен яңартты.