Чыннан да, бу-бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шушы обелискта Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган якташларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Әҗәк авылыннан 188 кеше сугышка китеп, шуларның 99 туган якларына әйләнеп кайта. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, 89 кеше туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар еракта тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калганнар. Аларның барысының да рухына багышлап, имам-хатыб Әлфит Муллаханов дога укыды.
– Бүген безнең Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән якташларыбызны искә алып, аларның батырлыклары алдында баш ияргә менә дигән обелиск төзелде. Әлеге җаваплы эшне оештыруда күп көч салган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Республика халкы, шул исәптән бик күп якташларыбыз дәһшәтле сугышта катнашкан, күбесе фронттан әйләнеп кайтмаган. Алар Бөек Җиңүне якынайту өчен үз гомерләре бәрабәренә кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Ничә еллар үтсә дә, аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә сакланыр. Шуңа күрә яшь буынның якташларыбыз батырлыгын онытмавы бик мөһим, – диде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.
– Авылда мондый обелиск ачылу тарихи әһәмияткә ия. Бигрәк тә үсеп килүче буын өчен батырларның исемен белү кирәк. Тарих янә кабатлана. Егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның исән-сау, җиңеп кайтуларын телибез. Сезгә аларга ярдәм кулы сузуыгыз, булышуыгыз өчен рәхмәт! Күк йөзебез аяз, илебез тыныч булсын! – дип чыгыш ясады Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров.
Аннары сүз сугыш ветераны Гыйндулла Сафинның улы, Әҗәк авылы ветераннар советы рәисе Рәзиф Сафинга тапшырылды. Ул шушы игелекле эшне башкаруга матди һәм зур хезмәт өлеше кертүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аны башлап йөрүчеләр, барлык ярдәм итүчеләр авыл тарихын, якташларының якты хәтирәләрен саклап, яшь буынга да бу кадерле мирасны тапшыру өчен бәһалап беткесез бурыч үтәгәннәрен ассызыклап үтте.
Обелискны ачуның мактаулы хокукы район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗинга, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяровка һәм авылның ветераннар советы рәисе Рәзиф Сафинга тапшырылды. Алар кызыл тасманы кисеп, яу кырында аяусыз батырлыклар күрсәткән авылдашларының исемнәре язылган обелискны ачтылар. Аннары чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройларына багышлап төзелгән обелискка чәчәкләр салдылар, сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чара район мәдәният йорты артистларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.