

Ветеранны матур гомер бәйрәме белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район прокурор урынбасары Альфред Хәмитов, район ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов, Ваныш авыл биләмәсе башлыгы Мөнирә Камалова, ветеранның туганнары, авылдашлары, мәктәп укучылары, укытучылар һәм тирә-як авыллардан килгән кунаклар да бар иде.
Район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы, юбилярны тәбрикләп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Хөрмәтле Миңнерәшит Шәислам улы! Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, игелек һәм иминлек телибез! Дөньядагы барлык хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Районыбызда шундый озын гомерле кешеләр булуыбыз белән горурланабыз, – дип билгеләде Рушан Гәрәев.
100 яшь – бик зур вакыйга. Бу гасырны ветераныбыз лаеклы һәм үрнәк алырлык итеп үткән. Озын һәм катлаулы тормыш юлы үтеп, ил язмышына кагылган бик күп вакыйгалар шаһиты ул.
Фото: Гөлназ Хуҗина.