Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
19 ноябрь 2025, 15:00

Геройларыбыз белəн данлыклы без

“Русиядə үз героен хəтерлəмəгəн гаилə юк...” – җырдагы бу сүзлəр безнең өчен гади сүзлəр генə түгел. Һəр гаилəнең үз сугыш тарихы бар, һəм без əтилəребезнең, бабаларыбызның, аларның батырлыгы турында күбрəк сөйлəргə тиешбез. Гаилəдə һəркайсыбызның диярлек үз геройлары бар. Борай мəдəният йортының “Танып- су” арт-галереясендə узган чара нəкъ менə шушы теманы үз эченə алды.

Геройларыбыз белəн данлыклы без
Геройларыбыз белəн данлыклы без

Бу чара ел темаларына багышланып, “Сəнгать төне-2025 мəдəни-мəгариф акциясе кысаларында узды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истəлеклəре белəн уртаклашырга яугирлəребезнең балалары һəм оныклары, һөнəрчелəр, Борай районы остазлары, талантлы кешелəр җыелды. Мəдəният ветераны Флүс Шəрифҗанов, язучы, педагогик хезмəт ветераны, корама тегү остасы Наилə Дəүлəтгəрəева, Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы, “Ак калфак” хатын- кызлар берлəшмəсе җитəкчесе, Башкортстан Республикасының мəгариф алдынгысы Фəнзия Мəкъсүтова, “Өмет” гəзите, “Тулпар” журналы, “Илһам чишмəсе” фестивале лауреаты, күп кенə китаплар авторы, сугыш ветераны кызы Гөлсимə Зиннəтуллина, Əҗəк мəдəниятйортының сəнгать җитəкчесе, БР Мəгариф отличнигы, хезмəт ветераны Роза Сафина, Таҗлар ыруының башлыгы Əнибə Шафыйкова, хатын-кызлар бизəнү əйберлəре ясау, милли күкрəкчəлəр тегү остасы Флүзə Газизова, “Сукырлар җəмгыяте” җитəкчесе Мадис Фəрхетдинов, балалар иҗат йорты педагогы Чулпан Шəймөхəмəтова, Яңа Ялдəк авыл китапханəчесе Əлфия Сираева əлеге чараның төп кунаклары булды.

Күп еллар узса да, авырту беркайчан да басылмый. Фронттан хатлар һəм шул сугышны хəтерлəткəн əйберлəрне күңел түрендə саклыйбыз. Истəлеклəре белəн уртаклашкан һəркем үз гаилəсе мисалында коточкыч сугышта катнашучыларга нинди куркыныч сынаулар кичерергə туры килүе турында сөйлəде. Чыннан да, сугыш – ул куркыныч... Əсирлектəге мыексыз егетлəр безгə куркыныч төштə дə булмаган нəрсəне татыган. Əмма, бернигə дə карамастан, яугирлəребез бурычларына тугры калып, үзлəренə яхшы исем кайтарганнар. Кунакларның сөйлəгəннəре əтилəре, бабалары өчен горурлык, фотосурəтлəр, хатлар, орденнар, медальлəр, солдат көнкүреше əйберлəре белəн үрелеп барды. Барлык катнашучылар да чарага үзлəренең туган кешелəренең портретлары, истəлеккə калган əйберлəре белəн килделəр. Алар безнең истəлеклəрдə исəн һəм безнең белəн янəшə. Җиңү Парадында гына түгел, һаман да нацизм һəм дөнья явызлыгы белəн сугышкан кешелəр арасында да. Кемдер Ленинградны саклаган, кемдер Сталинградны, кемдер Курск дугасында хəбəрсез югалган. Мондагы һəркем үзенең туганнары турында шундый дулкынланып сөйлəде, əйтерсең лə, күптəн инде безнең белəн булмаган кешелəр күзгə күренмичə янəшə торалар. Чарада катнашучыларның һəрберсен тыңлыйсы һəм тыңлыйсы килə иде. Истəлеклəр елга булып коелды һəм бу тарихлар буенча тулы бер җыентык бастырып чыгарырга мөмкин булыр иде.

Бу сугыш барысына да кагылды. Җир йөзендə яшəүчелəрнең  берсе дə ата-бабаларыбызның фашизмга каршы сугыш елларындагы батырлыкларын онытмаска тиеш. Үз гаилəңнең, халкыңның, илеңнең тарихын белү һəм истə тоту – безнең бурыч.

Чарада катнашучылар сугыш чоры җырларын башкардылар. Шаулап торган утлы коточкыч хəлдə моңлы көйлəр дə туа, лəкин күбрəк лирик көйлəр һəм шаян җырлар була. Аларны һаман, бүгенге көнгə кадəр җырлыйлар. Ə фронтовик шагыйрьлəр бик күп матур шигырьлəр язганнар.

Шулай да бернигə карамастан, кешелəр кеше булып калалар. Сугышта булган егетлəребез гашыйк булалар һəм, сугыш узгач, гаилə коралар. Сугыш белəн никахланган союзлар, мөгаен, тарихта иң ныклары булгандыр. Бу Бөек сугыш «аклы-каралы» гына түгел иде. Тормыш, аның барлык чагылышларында, сугышта да дəвам итə. Исегезгə төшерегез əле, хəрби фильмнар нинди күңелле иде! Авыртудан һəм газаплардан арыган кешелəр
лирик геройларның мəхəббəт кичерешлəрен күзəттелəр, ə күңелле кинокомедиялəрдəн рəхəтлəнеп көлеп, иптəшлəрен шаярттылар, үз-үзлəреннəн көлделəр, сугыш тормышындагы көлке хəллəрне дусларына сөйлəделəр. Сугышчылар янын алгы сызыкка фронт бригадалары артистлары да килə. Бөек Ватан сугышының 4 елында фронт бригадалары һəм театрлары 1 миллион 350 мең концерт, спектакль, иҗади очрашулар биргəн. Лəкин актерлар фронтка үз таланты белəн генə хезмəт итмəгəннəр, күбесе үзлəре сугышкан.

Сугыш еллары шигырьлəрен хаклы рəвештə Бөек Ватан сугышының шигъри елъязмасы дип атарга була. Алар сугышның беренче көненнəн алып соңгы көненə кадəр диярлек яңгырады. Шигырьлəр фронтта һəм тылда туа, сугыш- чыларны атакага күтəрə, туктап ял иткəндə йөрəклəрне җылыта, каршы торырга, исəн калырга, станок янында һəм кырда калган якыннарын көтəргə ярдəм итə. Чарада катнашучыларның үз шигырьлəре дə яңгырады. Русия һəрвакыт бөтендөнья белгəн геройларны тудырды. Антка тугры калган, сугышта курыкмаган солдатлар һəм офицерларһəрвакыт “үз дуслары өчен” үлəргə əзер торалар иде. Безнең ил күп гасырлар буена хəрби һөҗүмнəргə дучар булды, лəкин коллыкка төшерелмəде. Бүген безне, Русиянең күпмиллəтле халкын, караларга тырышалар. Көнбатыш безнең данлы тарихыбызны күчереп яза. Дистə еллар узгач, безнең Ватаныбыз өстендə дошманнарның явызлык, нəфрəт һəм мəкер болытлары кабат куера. Көнбатыш тарафыннан туендырылган неонацистлар рус дөньясын юк итү белəн яныйлар. 2022 елның 24 февралендə махсус хəрби операция башланды. Бу көн инде илебез һəм бөтендөнья тарихына язылган. Күп кенə Европаиллəре Русиягə каршы булды
һəм безнең илгə санкциялəр кертеп, хəрби гамəллəрне ачыктан-ачык гаеплəп чыгыш ясады. Əмма дөньядагы кешелəрнең күп өлеше, нигездə, традицион кыйммəтлəрне хуплаучы иллəр безнең якка бастылар һəм ярдəм күрсəтəлəр. Бүген намус һəм бурыч сүздə түгел, эштə тикшерелə. Чара кунаклары үзлəренең туганнары, танышлары махсус хəрби операциядə катнашучылар, безнең заман ге- ройлары турында да сөйлəделəр.

Сугыш – җир йөзендə кеше уйлап тапмаган кайгы ул. Болар җимерелгəн йортлар, янган мəктəплəр, бөлгенлеккə төшкəн шəһəрлəр һəм авыллар. Бу меңлəгəн кешенең үлеме, бу кан, авырту һəм күз яшьлəре. Əлегə кадəр русиялелəрнең хəзерге буыны Бөек Ватан сугышы елларында совет кешелəренең батырлыгына тигезлəнə. Хəзер, шул вакыттагы кебек үк, безнең армиягə артистлар һəм музыкантлар ярдəм итə. Концертлар тылда, госпитальлəрдə һəм хəрби частьларда уза. Җырларның сүзлəре солдатларга туган йортларын һəм гаилəлəрен хəтерлəтə. Сугыш үлем белəн кулга-кул тотынышып йөри кешелəрнең гомерлəрен алып китə, үзеннəн соң авырту калдыра. Без барысына да тынычлык, ə Украина неонацистларына каршы торучы хəрби хезмəткəрлəребезгə сəламəтлек һəм тизрəк туган җирлəренə, туганнары һəм якыннары янына кайтуларын телибез.

 

Автор: Гөлчəчəк ГƏРƏЕВА, “Танып-су” арт-галереясенең экскурсоводы
Читайте нас