Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
13 ноябрь 2025, 09:20

Эшкуар хатын-кызлар очрашты

Бүгенге көндә бизнес белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп, җирле хакимият тә, республика властьлары да эшлим дигән кешегә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров булдырган инвестиция сәгатьләрен әйтеп үтәргә кирәк. Республика дәрәҗәсендә үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән инвестиция сәгатьләре Радий Хәбиров кушуы буенча барлык муниципаль район һәм шәһәр округларында кертелде. Шул уңайдан республикада, районнарда төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Шуның нәтиҗәсендә бик күп эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр үз эшләрен ача.

Эшкуар хатын-кызлар очрашты
Эшкуар хатын-кызлар очрашты

Күптән түгел Уфада, Башкортстан Республикасының фәнни-мәгариф үзәгендә, «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» конференциясе узды. Бу чарада якташыбыз, гүзәл затларга савыктыру процедуралары кабинеты хуҗасы, шәхси эшкуар, бизнес-леди Римма Вәлиева катнашты. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган чара катнашучыларга белемнәрен тирәнәйтергә, эшлекле багланышларны киңәйтергә һәм бизнесны үстерү өчен перспектив идеяләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Оештыручы булып Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә эшкуарлык буенча Агентлыкның «Минем бизнес» үзәге чыкты. Чараның операторы төбәкнең кече эшмәкәрлеген үстерү һәм яклау фонды булды. Римма Рәнис кызы тәҗрибә уртаклашу һәм яңа эшлекле партнерлар эзләү өчен мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, конференция бизнеста актуаль тенденцияләр белән танышу һәм эксперт киңәшләре алу өчен нәтиҗәле платформа булып хезмәт итте. Конференция кысаларында дәүләт хакимияте органнары һәм төбәкнең бизнес-бергәлекләре вәкилләре белән конструктив диалог өчен дискуссия мәйданчыгы оештырылды. Катнашучылар хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән актуаль инициативалар турында фикер алыштылар, шулай ук ярдәм механизмнарын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алдылар. Хатын-кыз эшкуарларның шәхси брендын формалаштыру һәм аларга идарә итү мәсьәләләренә багышланган эксперт сессиясенә аерым игътибар бирелде. Көн дәвамында консультация мәйданчыгы эшләде, анда катнашучылар бизнесны үстерү һәм салым хисабы өлкәсендә эшләүче белгечләрдән индивидуаль тәкъдимнәр алды. Консультацияләр салым салуны оптимальләштерүдән алып нәтиҗәле маркетинг стратегияләрен эшләүгә кадәр киң спектр мәсьәләләрне колачлады.
Римма Вәлиева район үзәгендә үз эшен ачып, массаж һәм сәламәтләндерү процедуралары кабинетын булдырган иде. Узган елны Уфа шәһәренә күчеп китте. Шулай булуына карамастан, ул Борайга ял саен кайтып үзенең клиентларын кабул итүен дәвам итә.
– Моннан ике ел элек Борайга күчеп кайтырга туры килде. Әлбәттә, район үзәгендә эш урыны табуы минем өчен бик авыр булмады. Район хакимиятендә үткән инвестсәгатьләргә язылдым да үземнең проект белән таныштырдым. Үз эшемне башлап җибәрү өчен алар миңа тиз арада бүлмә табып бирделәр һәм ярдәм иттеләр. Шуның өчен мин район хакимиятенә һәм Республика Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтлемен. Аларның инициативасы белән эшләнгән төрле ярдәм программалары нигезендә күп кенә уңышларга ирештем. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә эшемне дәвам иттем, шулай булуына карамастан район үзәгенә еш кайтам. Чөнки биредәге гүзәл затлар минем савыктыру процедуларына алдан язылып, көтеп торалар, – ди Римма Рәнис кызы.

– Районыбызда инвестсәгатьләр үтеп тора. Мондый чара бик күп яшьләр өчен үз эшләрен ачарга этәргеч булып тора. Инвестсәгать нәтиҗәле эшләү мәйданына әйләнде, анда эшкуарлар бизнесларын ничек үстерү кирәклеген өйрәнә. Безнең районда да төрле юнәлештә үз эшләрен ачып, район халкын хезмәтләндерүчеләр бик күп. Хакимияттә узган инвестсәгатьләргә заман белән бергә атлаучылар күп килә. Бигрәк тә яшьләр төрле юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә. Без аларның һәрберсенең планын карап чыгып, ярдәм итәргә, дөрес булмаган урыннарын төзәтеп үз эшләрен ачарга булышабыз, – ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас