Шул вакытта бу төбəктə җирлəр белəн бəйле вакыйгалар турында тарихчы Саитҗан Сахратуллин үзенең «Бирская старина» дигəн китабында болай дип яза: «Калган Мəкъсүтовлар элек бирелгəн өстенлеклəр белəн файдалануларын дəвам иттелəр. Алар Казанцево крестьяны Василий Панинга һəм Сарапул крестьяны Василий Улеевка 1200 десятина җир сатып җибəрəлəр. Бу хəл тирə-як җəмəгатьчелекнең һəм крестьяннарның хəтерен калдыра, чөнки бу җирлəр барысы да гомум кулланыштагы җирлəр булалар. Колай авылы мишəрлəре бу җирлəрне кире кайтаруны талəп итəлəр. 1862 елның 27 февралендə губерня идарəлеге чиновнигы Суслов Мəкъсүтовларны җир һəм хуҗалык турындагы отчетлары белəн үзенə чакыра, ə Мəкъсүтовлар анда бармый, шуннан крепостное правоны бетерү турындагы законга ярашлы, аларның җирлəренең межалары бетерелə».
Менə шушы хəллəрдəн файдалынып Колай авылы халкы 1865 елларда Өя елгасы буеннан əле яшəгəн урыннарына күченə башлый.
Электəн дə җир өчен тавыш-гауга булган урынга халкы меңгə якын булган тагын бер авыл килеп төплəнү тыныч кына булмагандыр, əлбəттə. Шулай да колайлылар җир өчен нык торалар һəм бу җирлəрнең элек-электəн аларның ерак бабалары Исмəт һəм Калмык Колаевларга бирелгəн булуын исбат итəлəр.
Менə шундый вакыйгалар нəтиҗəсендə Колай тирəсендə кайбер авыллардагы халык башка урыннарга күченə башлый. Себергəн һəм Актимер авыллары арасында барлыкка килə башлаган Кəчəш исемле авыл Калтасы районына Гəрə елгасы буена күченеп китə, хəзер Кучаш исеме белəн билгеле. Иске Кəңгелде (Иске Алтыбай) авылыннан бертөркем халык Түгəрəк авылы янына Шулия елгасы буена күченə һəм Яңа Алтыбай авылы төзи. Ə Карабай кешелəре бу урыннан бөтен авыллары белəн Өя елгасы буена күченеп утыралар.
Карабай мəктəбе укытучысы Бəшəрова Вафия 1964 елда авылның өлкəн кешелəре Гыйлəҗев Шакир, Заһидуллин Ясави, Мөхетдинова Гөлсемнəр сөйлəве буенча авылның кыскача тарихын язып алган. 1875 елда туган Гыйлəҗев Шакир бабай яңа урынга күчкəндə арбага тотынып җəяү килүе турында əйтə, аңа ул вакытта 10 яшь була. Димəк Шакирның гаилəсе яңа урынга 1885 елда күчкəн. Икенче чыганак: 1876 елда туган Гəрəев Садыйк бабайга яңа урынга күчеп килгəндə 12 яшь була, димəк аның гаилəсе 1888 елда күченгəн. Бу турыда ул үзенең оныгы Талипов Юрдискə сөйлəп калдырган. 160 хуҗалыктан меңлəп кешенең яңа урынга күченүе бик тиз генə булмагандыр, ул 1885-1890 елларда булган дип əйтсəк урынлы булыр.
Авыл картлары күченəчəк җирлəрне килеп караганнар. Бик зур булмаган яланлы урынны сайлаганнар. Тирə-якта чыршы, имəн, каен, усак агачларыннан торган урман, янында гына көмеш сулы, балыклы елга ага. Иң беренче булып Солтанəхмəт Зəйнетдинов, Сиразетдин Шəфиев, бертуган Фəрвəзетдин һəм Гыйлəҗетдин Фəйрушиннар килеп, урманны кисеп, урын хəзерлəгəннəр, шулай итеп күченү башланган.
Карабайның тырыш халкы яңа урында төплəнеп бик зур эшлəр башкаралар. Моны 1917 елда үткəрелгəн авыл хуҗалыгын һəм җирлəрне исəпкə алу материалларыннан күрергə мөмкин. 1890нчы еллардан 1917 елга кадəр, тарихи яктан бик кыска гына вакыт эчендə, авыл халкы 244 яңа йорт салып керəлəр, урманнарны төплəп 1450 десятина җирне ашлык чəчеп уңыш алу дəрəҗəсенə җиткерəлəр, балалар үстерəлəр, гаилəлəр арта, халык саны 1334кə җитə. Барлык авыр эшлəр атлар ярдəмендə башкарылган, шуңа күрə күпчелек хуҗалыкларда атлар булган, алар 300 башка җитə. Сыер малы 415, вак маллар меңнəн артып китə. Маллар асрау өчен печəнлеклəр, пар җирлəр 700 десятина була. Җирлəр хуҗалыклар арасында тигез бүленмəгəн, ə ир балаларга гына душ җире бирелгəн.
15 хуҗалыкның җирлəре бөтенлəй булмаган. Алар читтə ялланып эшлəүчелəр һəм гаилə корып өлгермəгəн мобилизациялəнгəн кешелəр. 70 хуҗалыкта җирлəр 4 десятинага кадəр, Баһаутдинов Фəттахетдин, Фазлетдинов Гайнулла, Кəлимуллин Муллаяр, Муллаяров Суфияр, Кансертдинов Ахнаметдин, Əхмəдиев Дəүлəтханнар 20 десятинадан артык җир билəгəннəр, калган хуҗалыкларда 5-15 десятиналап булган.
Авылга яңа техника үтеп керə башлый. Муллаяров Суфиярның тимер сабаны, Шəрəфетдинов Мингазетдинның молотилкасы, Камалетдинов Низаметдинның чапкыч машинасы, 27 хуҗалыкта җилгəргеч машина, 40 хуҗалыкта тимер күчəрле арбалар булган. Андый эш кораллары белəн, əлбəттə, бай хуҗалыклар гына файдаланган. Ярлылар һəм урта хəлле хуҗалыклар игеннəрне агач сука, чəчү тубалы, агач тырма ярдəмендə иккəннəр, чəчкəн орлыкларны басуда кəҗə-сарык көтүлəре кертеп күмдергəннəр, өлгергəн игеннəрне урак-чалгылар белəн салкын көзлəргə кадəр урып, көлтəлəрне ындыр табакларына ташып, кышкы салкыннарга кадəр чабагач белəн сугып, җилдə тазартып, бураларга салганнар.
Гаилəлəр зур булган. Яңа башка чыккан һəм карт белəн кортка гына яшəгəн гаилəлəрне исəпкə алмаганда һəр йортта уртача алты кеше яшəгəн. Кəлимуллин Муллаяр, Фазлетдинов Гайнулла, Хəмəтгалин Исламгəрəй, Гыйлəҗетдинов Сəхəветдин, Галиуллин Хəмəдилəрнең гаилə əгъзалары 10-11, ə Əхмəдиев Дəүлəтханныкы 12 кеше тəшкил иткəн. Уку яшендəге 7-14 яшьлек балалар да күп булган: малайлар 164, кызлар 170.
Карабайлылар үзлəренең балаларына мөмкин булганча белем бирергə тырышалар. Яңа урынга күчкəч тə, 1900 елларда Кəлимуллин Муллаяр бик зур ике катлы йорт сала. Халык белəн сөйлəшеп шул йортның аскы катында мəктəп ачалар. Уку дин юнəлешендə булган, Коръəн сүрəлəре, бəетлəр ятлаганнар. Укытучылар булып Искəндəров Бəлагытдиннең ике улы Галлəметдин һəм Миргалəветдин эшлəгəннəр. Авылда ике мəчет була. Аларда тиешле белемнəре булган муллалар Кансертдинов Ахнаметдин, Муллаяров Суфияр, СибəгатуллинСафиулла, Абдулнафиков Хафизетдин, мөəзиннəр булып Муллагиров Җиһангир һəм Гыйлəҗəтдинов Нурисламнар эшли. Балалар, барысы да булмаса да, шул мəчетлəргə йөреп, муллалардан белем алганнар. Беренче дүртьеллык башлангыч мəктəп Сəгыйть карт һəм Суфияр мулла йортларында ачыла. Соңрак иске мəчетне сүтеп, мəктəп итеп салалар.
1920 елларда аерым хуҗалыкларны колхозларга берлəштерү хəрəкəте башлана. Бөтен илдə башланган бу юнəлеш Карабайны да читлəп үтми. Зур каршылыклар белəн булса да, 1930 елда авылда колхоз оеша. Иң беренче булып колхозга гаилəлəре белəн Нуриханов Галихан, Мөхетдинов Ахун, Искəндəров Миргалəветдин, Гыйльметдинов Афзал, Хөсəинов Гомəрлəр керəлəр. 1931-1932 елларда барлык хуҗалыклар да колхозга берлəшəлəр, колхозга «Красноармеец» дип исем бирəлəр. Председатель итеп Мөхетдинов Ахунны, авыл Советы рəисе итеп Яляев Минаҗны сайлыйлар.
Зур авырлыклар, сынаулар үтеп матур гына тормыш корып ятканда илебез өстенə үткəннəрдəн дə кырысрак сынаулар килеп баса – 1941 елның җəендə Бөек Ватан сугышы башлана. Немец фашистлары башлаган бу сугышка 136 йортлы Карабай авылыннан 165 ир-егет китə, алар сугыш кырларында батырларча көрəшеп, Бөек Җиңүне яулауга үзлəренең зур
өлешлəрен кертəлəр. Кызганычка каршы, барысы да кире əйлəнеп кайта алмыйлар. Карабайның 103 улы яу кырында ятып калалар. «Хəтер» китабында язылганча шул яугирлəрдəн 36 кеше хəбəрсез югала, 30 кешенең һəлак булу датасы, ə 37 яугирнең кайчан һəм кайда һəлак булуы, кайда җирлəнүе күрсəтелгəн.
Карабай егетлəре сугышның иң авыр һəм канкойгыч нокталарында алышканнар һəм туган илебезнең бəйсезлеге өчен башларын салганнар. Сержант Искəндəров Өлфəт, рядовойлар Солтанов Казый, Солтангиров Габбас, Аллаяров Сəфəргали, Бəшəров Шəйхи, Мингазов Харис Смоленск тирəсендə барган сугышларда һəлак булганнар. Миншин Хəмит һəм 20 яшьлек Низамов Хəмəтнур Сталинградта, диңгез укчысы пулеметчы Гəрəев Солтан Польшада, өлкəн сержант отделение командиры Арсланов Хуҗагали Белоруссиядə, сержант Мортазин Фəми Чехословакиядə, сержант Мөхетдинов Рифгат Германиядə, Нəбиуллин Шəрифулла Херсонда җирлəнгəннəр. Ике авылдаш рядовой Садыков Талип һəм ефрейтор Сəлимгəрəев Сəхибзада 27нче гвардияче махсус укчылар батальонында хезмəт иткəннəр, икесе дə сапер, икесе дə бер үк көнне 1942 елның 16 гыйнварында һəлак булалар һəм Калинин өлкəсенең Ржев районы Каменка авылында җирлəнəлəр. Капитан Фарвазов Мəүлəви Шафыйк улы Ленинград өлкəсе Мга районында һəлак була һəм шунда җирлəнə.
Карабайлылар илебез бəйсезлеге өчен көрəштə һəлак булган туганнарын онытмыйлар, алар хөрмəтенə авылда обелиск урнаштырылган. Бу җəһəттəн авылның ак əбисе, иң ихтирамлы кешесе Аниса Дəүлəтханованың изге гамəллəре турында əйтеп китəсе килə. Бөек Ватан сугышында Аниса Шəйхəли кызының əтисе һəм җиде туганы катнаша. Əтисе һəм дүрт туганы Корбан, Нəбихан, Нурихан һəм Шəрифьян һəлак булалар. Аларның кайда, кайсы юнəлештə ятып калганнары да билгеле түгел. Əтисенең, туганнарының һəм сугышта һəлак булган барлыкавылдашларының якты истəлегенə ба-
гышлап, Аниса ханым үзенең акчасына обелиск төзетə. 96 яшь белəн баручы Аниса Шəйхəли кызына сəламəтлек телəп, олы ихтирам йөзеннəн аның кыскача шəҗəрəсен бирəм: Юзей (1692-1752) – Сəфəр (1717-1788) – Фəйзулла (1769- 1844) – Сəйфулла (1791-1825) – Əхмəди (1822-?) – Дəүлəтхан (1861-?) – Шəйхəли (1903-1943) – Фəвəрис, Аниса, Рəүфə.
Ир-егетлəр сугышка киткəч, авыл ятимлəнеп, сүнеп кала. Сугыш башланганда авылда 686 кеше яшəгəн, шуларның эш яшендəгелəре, ягъни 18 яшьтəн өлкəннəре 354 кеше була. 165 яугир фронтка чыгып киткəч, авылда эшлəрдəй 180лəп кенə кеше кала. Менə шушы кешелəр авылны, колхозны бетермичə, атлар, сыерлар, үгезлəр белəн җир сөреп, чəчеп, урып, бер генə башакны да җирдə калдырмыйча җыеп тапшырып, үзлəре ашамыйча сөтен маен, балын фронтка озатып, җиңүне якынайталар да инде.
Сугыш беткəч СССР Югары Советы Указы белəн «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмəт өчен» дигəн медаль булдырыла. Шушы медаль белəн бүлəклəнүчелəрнең исемнəре «Тыл геройлары» дигəн китапта басылып чыкты. Анда Карабай авылыннан 125 кеше кертелгəн, шуларның 91е хатын-кыз. Бу кешелəр чын мəгънəсендə – геройлар. Алар арасында 60-70 яшьлек Гайфуллин Шакирьян, Зарипов Тимерьян, Карипов Бəлагыйтдин, Хөсəинов Нуретдин, Хөсəинов Хөдəйдəт, Əхтəриева Мəгъзифа, Мингазов Ахияр, Солтанова Сəүдə, Хафизова Фəрхениса, Хөсəинова Хəерзада кебек əби-бабайлар да, 1930-1931 елларда туган 14-15 яшьлек Дəүлəтханова Кəшифə, Даутова Шəмсиямал, Набиуллина Фəния, Таипов Бəйзəви, Фаизов Фариз, Фəметдинова Гөлнəйсə, Фəрхетдинова Фируза, Фəт-тахова Нəзия, Хафизова Мөнəвəрə, Хөсəинов Фəзнəви, Шартдинов Бəйзəви, Ялəева Рəвия, Яхин Фəнислəр кебек малайлар һəм кызлар да бар. Карабайлылар яше-карты бер булып, иңнəренə төшкəн сөйлəп тə, язып та бетерə алмаслык авырлыкларны җиңеп, эшлəргə, яшəргə тырышканнар. «Барысы да фронтка!» дигəн девиз астында эшлəгəннəр. Ə фронтка күп күлəмдə һəм бик күптөрле əйбер кирəк. Металл белəн нефтьтəн башка барлык чималлар да колхоз абзарларында һəм колхоз басуларында үстерелгəн. Фронтка кирəк булгач, ата- бабалар үстергəн арыш-солыдан башка, бөтенлəй таныш булмаган үсемлеклəр үстергəннəр, аларның уңышын алганнар. Басуларда шепкəн, ясмык, дəрчин иккəннəр, арканнар ишəргə, тупас тукымалар җитештерергə, үсемлек мае алырга күплəп җитен һəм сүс чəчкəннəр, күз күреме җирлəрдə табигый каучук алу өчен кок-сагыз (тузганакның бер төре) басулары җəелгəн. Таныш булмаган культуралардан уңыш алу күп көч талəп иткəн. Барча халык, яше-карты иртə караңгыдан кояш баеганчы басуда кайнашкан, чүп утаганнар, китмəн белəн эшкəрткəннəр. Əйткəндəй, 1941 елның ноябрендə ВКП(б)ның Башкортстан Өлкə комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенең докладында Борай районы коксагыз җитештерүче районнар (18 район) арасында алдынгылар рəтендə, Дүртөйле районыннан кала, икенче урында булуы турында əйтелə. Монда «Красноармеец» колхозының өлеше аеруча зур була.