Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
4 июнь 2025, 09:00

Ачык хат

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Алга” гәзитенең “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә акция үтте. Акциянең асылы шунда: күп еллар элек хәрби хезмәттә төшкән фотодагы кешене танырга, уй-фикерләреңне язарга. Шул фотоларга карап, “угадать” итә торгач, үзебездә 44 ел сакланган хат-истәлек исемә төште. Бу хатны Әрнәш авылындагы, ул вакыттагы Мичурин исемендәге колхозда бухгалтер булып эшләгән Фәния апа Хәбиева бер үк көнне армиягә киткән җиде егеткә, шул исәптән минем булачак тормыш иптәшем Венерга да язган.

Совет Армиясе, хәрби диңгез флоты көне белән котлап 80нче елның көзендә Совет армиясенә алынган солдатларга ачык хат.
Саумы Венер!
Әле генә сез ихлас күңелдән, кечкенә Варҗи елгасыннан вак кына балыклар тотып, яланаяк урамда йөгерә-йөгерә атлы, үзегез ясаган агач мылтыклар белән атыш уеннары уйнап, үсеп килгән чагыгыз бүгенгедәй күз алдында. Ә үткән көздә, туган илебезнең миллионча яшьләре белән беррәттән Совет армиясенә киттегез.
Халкыбызның йөрәккә үтеп керерлек моңлы җырларын җырлап, Радик Сәләевнең баянда уйнап, сезнең белән бергә җырлаган “Җидегән чишмә” җыры әйтерсең сезнең өчен атап язылган. Бу җыр сезнең беренче мәхәббәтегезне, әти-әниләрегез, якыннарыгыз, авылдашларыгыз күңелендә сез кайтканчы сакланыр, мөгаен.
Сез быелгы чакырылуда колхозыбыздан ун егет, шул исәптән зур булмаган Әрнәш авылыннан җиде егет киттегез. Сезне колхоз идарәсе, партия оешмасы почет грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырып тантаналы шартларда озатты.
Сез барыгыз да урта белемле, барыгыз да техника йөртә беләсез.
Табигать шартлары авыр булган 1980 елда барыгыз да төрле техникада эшләп, зур хезмәт өлешегезне керттегез.
Нәкъ җырдагыча: “...җәен комбайнер мин, көз җиткәчтән – тракторист, кирәк икән булам танкист, ял иткәндә – гармонист”.
Ранис Гаязов, Фәнис Гәниев шоферга укып кайткач – комбайнчы булып, Венер Арсланов физкультура техникумын бетереп, мәктәптә укулар башланганчы, комбайнда эшләдегез.
Кәбир Низамов техниканың төрлесендә эшләргә өйрәнсә, Дамир Нәбиуллин, Азат Әхмәтнуров, Фирүс Хәмәтов, Әлфәрит Галимҗанов – тракторчы, Радик Сәләев шофер булып үзегезнең көчегезне керттегез.
64нче яше белән барган Бөек Октябрь Революциясенең тулы куәтенә аякка баскан чорына туры килде сезнең яшьлек. Бу яхшы тормыш, кешегә үзе теләгәнчә уку, эшләү үзеннән үзе генә килмәгән, аның нигезендә шушы тормыш хакына корбан булганнарының, миллионнарча кешеләрнең гомере ятуын оныту ярамый.
Моннан өч дистә еллар элек, безнең буынга белемле һөнәргә ия булу мөмкинлеге юк иде. Бик авырлык белән 7-8 сыйныф укый алдык, күпләргә ул мөмкинлек тә булмады, чөнки Бөек Ватан сугышы китергән яраларны, җимерекләрне төзәтүгә туган илебез күп көч сала иде.
Ә сез, балалар, безнең әтиләр, сезнең зурәтиләрегез гомере белән саклап калынган, сөекле туган илебезнең тынычылыгы сагына – үзегезнең иң изге, мактаулы, шул ук вакытта бик җаваплы бурычыгызны үтәргә аяк бастыгыз.
Хезмәтегез уңышлы булсын!
Мактау хатлары килеп торсын!
Киткәндәгедәй күмәкләп барыгыз да сау-сәламәт, ныгып-чыныгып, туган авылыбызга әйләнеп кайтыгыз!
Язды: Фәния апагыз Хәбиева, 1981 ел, февраль.
“Киткәндәгедәй күмәкләп кайтыгыз!” – дигәне Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгәндер инде, күрәсең.
Ышанасызмы, юкмы?! Тик җиде Әрнәш егете бер үк көнне хезмәткә китеп, төрлесе төрле илләрдә хезмәт итеп, бер үк көнне җидесе бергә Борайдан туган авылларына юлландылар. 1982 елларда вокзал әлеге “Шәрәфи” магазины кырында иде. Ялдан соң автобуска билетлар юк, калада укып йөргән чак. Берзаман вокзал эче, урам гөр килә. Көлешәләр, кочаклашалар, җырлыйлар, бииләр. Кемнәрдер Уфада ук, кемдер Борайга кайтып җиткәч очрашалар. Ул вакытта колхозлардан килгән техника кайтучыларны көтеп тору гадәте бар иде.
“1980 елда Әрнәш авылыннан бер көнне җиде егет армиягә китте, менә бүген, ике елдан соң җидесе дә бер көнне кайтып киләләр! Могҗиза бит бу!” – дип такмаклый бер абзый. Шушы күңелле вакыйганың шаһиты булдым мин дә. 1986 елда шул егетләрнең берсе – Венер Арсланов белән танышып, гаилә кордык.
Радик, Ранис, Фәнис – Читада, Фирүс, Әлфәрит Хабаровск краенда хезмәт итсә, Венер Ырынбурда учебкада булганнан соң, Әзербайҗанга юллана.
Хезмәт итү чорында егетләрнең частьләреннән әти-әниләренә рәхмәт хатлары да килә.
Хезмәткә гармун уйнап киткән Радик, кайтканда да гармун уйнап кайтасы килгәндер, күрәсең. Радик Читада ук үзенә гармун сатып ала. Читадан самолет белән кайткач, вокзалга килдек, ди Радик. Уфа вокзалында автобус килгәнен көтеп, Радик гармунын уйнатып җибәрә. Шулай Фәнис, Ранис, Радик җырлап утыралар икән. Таныш моң, таныш тавышлар ишетеп, болар кырына Фирүс, Әлфәрит, Кәбир дә килеп кушыла. Уфадан Борайга кайтканчы тагын җырлап кайттык, дип искә алалар алар.
Борайда бу егетләргә Венер да килеп кушыла. Әлеге “Ихлас” магазинында электән ашханә иде. Ашханәгә кереп ашап, җырлап биеп алганнар. Халык Сабантуена җыелган кебек иде, дип көләләр.
Әрнәштән бер абзый кызын каршы алырга мотоцикл белән Борайга килгән була. Абзый тиз генә “тимер атын” кабызып, “сөенче” алырга кайтып китә.
Егетләрне авылның бер төркем халкы Николаевканы чыгып ук каршы алса, икенче төркеме колхоз идарәсе кырында каршылыйлар.
Бүгенге көндә Венер – Ваныш авылында, Радик белән Ранис – Борайда, Фәнис – Яр Чаллыда, Әлфәрит – Екатеринбургта, Кәбир – Нефтекамада яшиләр. Кызганычка каршы, Фирүснең гомере кыска булды.
Элек-электән ата-аналар, мәктәп малайларын физик, мораль яктан хәрби хезмәткә әзерләделәр. Егетләр үзләре дә “солдат шинеле кимәгән егет – егет буламы?” – дип фикер йөртте.
Хезмәткә чакыру алган өйдә күңелле дә (димәк, сау-сәламәт), борчулы да, шатлыклы да, моңсу да. Кичләтеп авылдашлар күмәкләшеп “Озату” кичәсенә киләләр. Изге теләкләр, киңәшләр әйтеп, җыр-моңнар белән үрелеп бара бу мәҗлес. Безнең улларыбыз да хезмәткә киткәндә “Җидегән чимшә” җырын җырлап киттеләр. Без җырлаган такмаклар да өстәлгән. Хәзер инде армиядән хатлар язмыйлар. Телефоннан сөйләшеп торалар, СМСлар белән бәйләнеш тоталар.
Шулай да дүрт дистәдән артык сакланган, инде саргаеп беткән бу хат безнең өчен бик кадерле. Фәния апаның да бакыйлыкка күчүенә күп еллар үтте, тик шушы истәлекле хатны кулга алгач, мәрхүмәне искә алабыз.

Автор: Раушания АРСЛАНОВА, Ваныш авылы.
Читайте нас