Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
15 Май 2025, 08:19

Ил күге аяз һәм бөтен җиһанда тынычлык булсын

Районда 9 Май уңаеннан бәйрәм чаралары һәрвакыттагыча киң колач белән узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантана район мәдәният йорты алдында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, укучыларның җыр һәм строй смотры белән башланып китте.

Һәр блок үзенчәлекле чыгыш ясап, патриотик җырлар җырлады. Быел район урамнарына “Үлемсез полк” маршы кайтты. Районыбыз халкы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәрен һәм транспарантлар тотып сафка тезелде. Җиңү парадында яше дә, карты да, урта буын да күп иде. Күпләр кулларына, Җиңү алып кайткан батырларга дан һәм ихтирам йөзеннән, транспарантлар тотканнар иде. Чараның иң зур кунаклары сугыш ветераннары Кузбайдан Заһит ага Әхтәриев һәм Бәйсәкәдән Миңнерәшит ага Сафиуллин хәрби машиналарга утырып парад составында узды.  “Үлемсез полк” маршруты район үзәгенең Ленин һәм Совет урамнары аша узды. 

Артабан Батырлар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәкләр салынгач, тантаналы митинг башланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган митингны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачып, җиңү өчен көрәшкән Борай халкы тарихы турында сөйләде. “Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз теләсә нинди сынауларга әзерлеген, алар ата-бабаларының лаеклы варислары икәнен күрсәтеп, ил хәвефсезлеге өчен көрәшә. Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне”, – дип чыгышын тәмамлады район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы.
Тантана барышында шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит аганың илебезгә тынычлык һәм яшь буынга тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген теләп сүз әйтүе үзе бер мәртәбә, үзе бер ямь булды.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Илшат Вазигатов, Башкортстан Башлыгы вәкиле Ирек Фатихов та бу датаның никадәр әһәмиятле булуына басым ясап чыгыш ясадылар. Яшь буын вәкиле арасынннан Илдан Шәйдул-лин да киләчәктә ата-баба-ларыбызның каны белән язылган тарихны юарга хакыбыз юк, дип чыгыш ясады. Тыл ветераны Дөрия Шәймәрданова да үзенең әтисе турында, аның сугыш еллары белән таныштырып китте. Һәр чыгыш ясаучы бу датаның әһәмиятлелегенә басым ясады.  Митинг ахырында Бөек Җиңү батырларын искә алу хөрмәтенә залп бирелде. Чараның рәсми өлешеннән соң халык солдат боткасыннан авыз итеп, мәдәният хезмәткәрләре оештырган сугыш темасын ачыклаган зур концерт программасын карады. Биредә катнашучы һәркем үзенчәлекле матур чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасында «Сагышлы ана» һәйкәленә чә-чәкләр дә салынды. Анда бертөркем хезмәт коллективлары әгъзалары, яшьләр һәм укучылар дәһшәтле сугыш яланнарында ятып калган яугирләребезне искә алды.
Җиңү көне Үзәк мәйданда кичке концерт белән тәмамланды.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас