Сугыш михнәтләрен үз иңендә татыган

Минем әтием Хәмәтнур Садриев – сугыш ветераны. Ул гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә башлангыч белем ала. Авыр вакытлар була, гаиләдә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, укуын дәвам итә алмый. Яшь вакыттан ук колхозда төрле эшләрдә эшли

Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән үк яшь егет илебез азатлыгы өчен кулына корал ала. Яшәү белән үлем арасында барган көрәшнең авырлыкларына чыдап, исән кала. Сталинград шәһәрен азат итүдә катнаша. Әмма ләкин шушы алышта каты яраланып, сигез тапкыр операция үткәрергә туры килә аңа. Хәрби табиблар бик нык тырышсалар да, әтиемнең бер аягын саклап кала алмыйлар. Госпитальдә озак ятып, дәваланып, туган авылына кайтып төшә. Сугыштан кайткач, сәламәтлеге ныклы булмаса да, дүрт саны төгәл кешеләр белән беррәттән эшли. Тырыш, уңган әтиемне авылдашлары бригадир итеп тәгаенлиләр. Ул үзенә тапшырылган эшләрне һәрвакыт намус белән башкара һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек була. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы Почёт грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. Әтием үзенә мәңгелек яр итеп уңган, сылу авыл кызы Самиганы сайлый. Яшь пар икесе дә фермага эшкә урнашалар. Әтием ферма мөдире, ә әнием бозау караучы булып 30 елга якын эшлиләр. Тату Сад-риевлар гаиләсендә җиде бала дөньяга аваз сала. Булдыклы ата-ана балаларын да уңган, тырыш, эшчән итеп үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Кызганычка каршы, әтиебез моннан 21 ел элек мәңгелек йортка күчте. Әнием шушы югалтуны сабыр кичерде. Олы яшьтә булуына карамастан, тырышты, дөнья мәшәкатьләрен әтием барда сыман аткарып барды. Әнием төп акыллы, ярдәмчел, олы таянычыбыз булды. Кызганычка каршы, әнием дә 2008 елда дөнья куйды. Туган йортыбыз инде ятимсерәп утыра. Һәр елны Бөек Җиңү көне җитсә, әтием күз алдыма килеп баса. Исән чагында шушы бәйрәмне зарыгып көтеп ала торган иде. Матур костюмнарын киеп митингка юллана иде. Шушындый матур истәлекләр генә калды әтием турында.

Автор:Фәнисә Садриева, Әҗәк авылы.
Читайте нас