Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
14 Май 2025, 14:00

Мəңгелекнең үзедер ул – халык хəтере

Яңа Ялдəк авылында зур чара – Бөек Ватан сугышыннан исəн- сау кайтып вафат булган авылдашларның исем- фамилиялəре язылган обелискны ачу тантанасы үтте. Чыннан да, бу – бик зур шатлык. Ачыюгалтулар, əрнүле үкенечлəр һəр гаилəгə кагылган, йөрəклəргə мəңгелек яра салган. Шактый зур исемлек тактаташта.

Мəңгелекнең үзедер ул – халык хəтере
Мəңгелекнең үзедер ул – халык хəтере

Мəрмəрдəн эшлəнгəн əлеге обелискны төзү инициативасы белəн Рина Ясəви кызы Солтанова (Мостафина) чыга. Авыл халкы бердəм риза булып, акча җыялар. Аларны хуплап Вострецово авыл билəмəсе хакимияте дə ярдəм күрсəтə. Нəтиҗəдə, сугышта үлеп калган ялдəклелəр обелискы янына яңа мəрмəр таш барлыкка килə.
Бəйрəмгə халык бик күп җыелган иде. Авыл халкы гына түгел, Яңа Ялдəк авылыннан чыккан, ерак араларны якынайтып кайткан якташлар бəйрəмнең кунаклары булдылар. Ачылу тантанасында район хакимияте башлыгының төзелеш һəм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасарыЛенар Вəлиев катнашты.


– Бүгенге якты, матур тормышыбыз өчен кулларына корал тотып дошманга каршы күтəрелгəн якташларның исемен мəңгелəштереп, бик дөрес эшлəдегез. Аларның истəлеге безнең күңеллəрдə мəңге яшəр, – диде Ленар Дамир улы.
Чараны Гəүһəрия Зарипова алып барды. Авыл старостасы Əхлəф Зарипов, Вострецово авыл советы авыл билəмəсе башлыгы Мəнəвəр Зарипов обелискны төзүдə катнашкан һəрбер кешегə рəхмəтен белдерделəр.

Авыл имамы Абдуррахман хəзрəт Дүсмəтов Коръəн аятьлəре укып, яу кырында башын салган həм сугыштан сон авыл зиратында җирлəнгəн бабайларыбыз рухына дога кылынды.
Бəйрəм тантанасы авыл үзешчəннəренең һəм кайткан кунакларның патриотик җырлары, шигырьлəре белəн үрелеп барды. Əлеге чара безнең уртак тарихыбызның никадəр мөһим булуын һəм аны ничек хөрмəт итəргə кирəклеген искə төшерү дə булды.

Тукай авылы халкы да обелиск ачу тантанасына җыелды.
Сугышның беренче көненнəн дистəлəгəн, йөзлəгəн ир-егетлəр фронтка киткəн. Авылларда калган аналар, хатыннар həм балалар бихисап кара кайгылы хəбəр хатлары алганнар. Əйе, илбасарларның, дошманнарның исемнəре күптəн онытылган, ə батырларның исемнəре мəңге яши. Каhарман авылдашлар җиңү яулап туган илебезгə кайтуына 80 ел узгач Тукай авылының уртасында алар хөрмəтенə обелиск калкып чыкты. Һəйкəл ташына яу кырында ятып калган якташларның да, исəн-имин кайтып илгə хезмəт салган ветераннарның да исемнəре уеп язылган. Һəйкəл-обелиск Урындагы башлангычларны яклау программасы нигезендə, иганəче Айдар Нафыйков həм авыл халкы ярдəмендə төзелде.

Обелискны тантананлы ачу тасмасын кисү хокукы район Советы секретаре Илшат Камалов, Бадрак авылы билəмəсе башлыгы Рəзидə Шəвəлиева, авыл билəмəсе ветераннар советы рəисе Фидаил Шакиров һəм Тукай авылының иң өлкəн ветераннарның берсе Фəгыйлə əби Нафыйковага бирелде.

Авыл старостасы Фəнилə Гайсина обелиск төзүдə ярдəм иткəн һəркемгə зур рəхмəтен җиткерде.
– Авылдашлар! Бергəлəшеп тотынмасак, бу эшне башкарып чыга алмый идек. Ярдəм сораганда сүземне екмаган, булышкан һəркайсыгызга рəхмəтлемен, – диде ул, дулкынланып. – Аллаһка шөкер, обелискыбыз күркəм килеп чыкты. Килегез, еракларда яшəгəн туганнарны, авылдашларны чакырыгыз, кайтсыннар, килсеннəр, фоторəсемгə төшсеннəр. Бу – изге урын. Аны кадерлик, саклыйк, чəчəклəргə күмик.


Бу тантаналы чара обелиск ачу гына түгел, горурланырлык үткəнебезгə еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгə бүлəк иткəн тыныч тормыш өчен тирəн рəхмəтлəребезне белдерү həм авылдашлар каршында туганлык җеплəрен ныгыту да булды.

Җиңү көне бəйрəме алдыннан Колай авылында Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен көрəшкəн батырларга багышланган яңадан төзеклəндерелгəн һəйкəлне, Җиңү солдаты сынын, Дан орденының тулы кавалеры Оршат Кашаповка бюст, чик сакчылары хөрмəтенə стеланы ачу тантанасы булды.
Тантаналы ачылышта район хакимияте башлыгы Рушан Гəрəев, район Советы секретаре Илшат Камалов, Каенлык авыл советы авыл билəмəсе баш- лыгы Марат Фазлыев, Оршат Кашаповның кызы Əнисə, обелискны төзүдə, төзеклəндерүдə күп көч салган спонсор, Бөек Ватан сугышы яугире Əгзам Нəбиевның улы Асаф Нəбиев һəм аның гаилəсе, Каенлык авылы билəмəсе ветераннар со- веты рəисе Фəүхи Гобəев, авыл халкы, авылдан читтə яшəгəн һəм башка кунаклар катнашты.
Чара башында авылның хөрмəтле мулласы Халит Ваһаповның хəер-фатихасын тыңлап, сугыш яланында башын салган, шулай ук яу кырыннан кайтып гүр иясе булган, җиңүне якынайту өчен көчлəрен тылда салган батырлар рухына дога кылынды.
Тантананы ачып җибəрү өчен сүз Рушан Гəрəевка бирелде. Рушан Кадим улы үз чыгышында авыл халкын əлеге вакыйга һəм Җиңү көне белəн котлап, бу зур эштə ярдəм иткəн барлык кешегə зур рəхмəт белдерде һəм аның əһəмиятен билгелəп үтте.
Аннары сүзне бу изге башлангычта күп көч салган Асаф Нəбиевка тəкъдим иттелəр. Дəһшəтле сугыш елларын, аяз күк йөзе бүлəк иткəн батырларыбызны онытырга хакыбыз юк, һəйкəллəр бу хакта һəрвакыт искəртеп торсын, аны күз карасы кебек сакларга кирəклеген искəртте ул үзенең  чыгышында.
Тантанада шулай ук Əнисə Оршат кызы да чыгыш ясап, каһарман əтисенең тормыш юлы, батырлыгы турында искə төшереп, бу изге эштə үз өлешлəрен керткəн һəркемгə рəхмəт белдереп, бу һəйкəллəр гаҗəеп батырлык һəм кыюлык күрсəткəн якташларыбызның батырлыгын хөрмəт итү һəм искə алу символына əверелгəнен əйтте.

Ачылу тантанасында сүз алган һəркем бу эштə өлеш керткəн кешегə олы рəхмəт сүзлəрен юллап, азатлык өчен көрəштə гомерлəре өзелгəн каһарманнарның истəлеген кадерлəп сакларга, аларның исеме, онытылмас эшлəре якты маяк булып буыннардан буыннарга күчсен дигəн фикергə килде.
Шулай ук əлеге вакытта ил чиклəрен лаеклы яклаучы егетлəребез дə искə алынды. Махсус хəрби операциядə районыбыздан йөзлəгəн ир- егетлəребез катнаша. Алар бүген безнең һəрберебезнең гомерен яклап, алгы сызыкта атлый. Якташларыбызга Җиңү белəн туган җирлəренə исəн- сау əйлəнеп кайтуларын телəп калабыз.
Ватаныбызны яклап һəлак булучыларны бер минутлык тынлык белəн искə алып, һəйкəллəргə чəчəклəр салынды. Чара матур, тирəн мəгънəгə ия булган концерт номерлары белəн үрелеп барды.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тиңдəшсез батырлыгын искə алып, исəннəр алдында баш иеп, шаhит киткəннəргə дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндəп, илгə тынычлык, ямьле көннəр, матур килəчəк телəп узды əлеге тантаналы митинг.

 

Мəңгелекнең үзедер ул – халык хəтере
Мəңгелекнең үзедер ул – халык хəтере
Автор: Чулпан ГОБӘЕВА, Лира Юрасова
Читайте нас