

Сугыш – ул кайгы! Өзелгән кеше гомерләрен нәрсә белән үлчәргә? Һәм җиңү хакына үз гомерләрен корбан иткәннәр, иң элек безнең турыда, үзләренең балалары, оныклары, безнең бәхетле киләчәк турында уйлаганнар. Кеше хәтере... Ул чиксез, ул озын һәм рәхмәтле була ала. Тик кеше үзенең гаиләсе, ыруы һәм кече туган җире турында белмичә торып, зур бер илнең тарихын ничек белә алсын?!
Бүген мин дәү әтиемнең әнисенең абыйсы турында сөйләп үтәсем килә. Карт картәтием Гайдәни Закир улы Закиров 1904 елда Калмык авылында туган. Партиялелек һәм партия стажы 1929 елдан башлана аның. Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә 1926-28 елларда хезмәт итә, аннары 1941 елда хезмәтен дәвам итә. 1941 елда марксизм-ленинизм курсларын тә-мамлый. Шулай ук бу елны хәрби-сәнәгать комплексында белем ала, төрек телен үзләштерә. 1941-1942 елларда Мәскәү шәһәрендә Ленин исемендәге Хәрби-сәяси училище каршындагы хәрби-сәяси курслар тыңлаучысы, 1943 елның мартыннан 25нче армиянең 247нче аерым укчы бригадасының оештыру-партия эше буенча cәяси бүлеге өлкән инструкторы, 1944 елның ноябреннән 366нчы укчы дивизиянең оештыру-партия эше буенча өлкән инструкторы, 1945 елның сентябреннән Канко (Корея) шәһәре комендантының сәяси өлеш буенча урынбасары була карт картәтием. 1946 елның августында Кызыл Армия кадрларыннан азат ителгән ул.
Минем карт картәтием югары дәрәҗәләргә ирешә. 1939 елда – өлкән политрук, 1942 елның декабрендә – капитан, 1945 елның августында майорга кадәр күтәрелә.
Япон илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Гәйдәни Закир улы.
«Маньчжуриядә япон басып алучыларын тар-мар итүдә системалы рәвештә катнашу чорында партия хезмәткәрләренә куелган бурычларны үтәргә булыша һәм өйрәтә, агитация эшендә шәхсән катнаша, иң җаваплы участокларда булырга тырыша», – дип язылган аның турында 25нче армия гаскәрләренең №0115/н боерыгының бүләкләү кәгазендә. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын каршылаганда икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән карт картәтием.
Мин үз өлешенә төшкән сынауларны намус белән үткән карт картәтием белән горурланам. Башка бик күп совет солдатлары кебек үк, ул үз илен саклап, батырларча сугышкан. Мин үзем кебек яшь буынның үз шәҗәрәләре белән кызыксынуларын, картәти һәм картәниләре сөйләгән тарихларны язып баруларын теләр идем. Вакыт үтә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның саны көннән-көн азая. Аларның хатирәләре, хәрби наградалар кебек үк, бәһаләп бетергесез.