

Сугышның беренче көненнән дистәләгән, йөзләгән ир-егетләр фронтка киткән. Авылларда калган аналар, хатыннар hәм балалар бихисап кара кайгылы хәбәр хатлары алганнар. Әйе, илбасарларның, дошманнарның исемнәре күптән онытылган, ә батырларның исемнәре мәңге яши. Каhарман авылдашлар җиңү яулап туган илебезгә кайтуына 80 ел узгач Тукай авылының уртасында алар хөрмәтенә обелиск калкып чыкты. Һәйкәл ташына яу кырында ятып калган якташларның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарның да исемнәре уеп язылган.
Һәйкәл-обелиск Урындагы башлангычларны яклау программасы нигезендә, иганәче Айдар Нафыйков hәм авыл халкы ярдәмендә төзелде.
Обелискны тантананлы ачу тасмасын кисү хокукы район Советы секретаре Илшат Камалов, Бадрак авылы биләмәсе башлыгы Рәзидә Шәвәлиева, авыл биләмәсе ветераннар Советы рәисе Фидаил Шакиров һәм Тукай авылының иң өлкән ветераннарның берсе Фәгыйлә әби Нафыйковага бирелде.
Авыл старостасы Фәнилә Гайсина обелиск төзүдә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтен җиткерде.
— Авылдашлар! Бергәләшеп тотынмасак, бу эшне башкарып чыга алмый идек. Ярдәм сораганда, сүземне екмаган, ярдәм иткән һәркайсыгызга рәхмәтлемен, — диде ул, дулкынланып. — Аллаһка шөкер, обелискыбыз күркәм килеп чыкты. Килегез, еракларда яшәгән туганнарны, авылдашларны чакырыгыз, кайтсыннар, килсеннәр, фоторәсемгә төшсеннәр. Бу — изге урын. Аны кадерлик, саклыйк, чәчәкләргә күмик.
Бу тантаналы чара обелиск ачу гына түгел, горурланырлык үткәнебезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү hәм авылдашлар каршында туганлык җепләрен ныгыту да булды.