Яңа Ялдәк авылында обелиск ачу тантанасы булып үтте

Сигезенче май көнне Яңа Ялдәк авылында зур тантана - Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган обелискны ачу тантанасы булып үтте. Чыннан да, бу - бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шактый зур исемлек тактаташта.

Яңа Ялдәк авылында обелиск ачу тантанасы булып үттеЯңа Ялдәк авылында обелиск ачу тантанасы булып үтте
Яңа Ялдәк авылында обелиск ачу тантанасы булып үтте


Мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзү инициативасы белән Рина Ясәви кызы Солтанова(Мостафина) чыга. Авыл халкы бердәм риза булып, акча җыялар. Аларны хуплап Вострецово авыл биләмәсе хакимияте дә ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә, сугышта үлеп калган ялдәклеләр обелискы янына яңа мәрмәр таш барлыкка килә.


Бәйрәмгә халык бик күп җыелган иде. Авыл халкы гына түгел, Яңа Ялдәк авылыннан чыккан, ерак араларны якынайтып кайткан якташлар бәйрәмнең кунаклары булдылар. Ачылу тантанасында район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Ленар Вәлиев катнашты.


-Бүгенге якты, матур тормышыбыз өчен кулларына корал тотып дошманга каршы күтәрелгән якташларның исемен мәңгеләштереп, бик дөрес эшләдегез. Аларның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр, – диде Ленар Дамир улы.


Чараны Гәүһәрия Зарипова алып барды. Авыл старостасы Әхләф Зарипов, Вострецово авыл биләмәсе башлыгы Мәнәвәр Зарипов обелискны төзүдә катнашкан һәрбер кешегә рәхмәтен белдерделәр.


Авыл имамы Абдуррахман хәзрәт Коръән аятләре укып, яу кырында башын салган hәм  сугыштан сон авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылынды.


Бәйрәм тантанасы авыл үзэшчәннәренең һәм кайткан кунакларның патриотик  җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.


Әлеге чара безнең уртак тарихыбызның никадәр мөһим булуын һәм аны ничек хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерү дә булды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас