

Минем әтием Гыйматов Фаат Гыйлим улы 1926нчы елның 8 февралендә Борай районы Бигәнәй авылында дөньяга килә. Сугыш чыгу белән әтисен фронтка алып китәләр. 1943нче елда каты яраланудан әтисе вафат була. Бу аянычлы хәбәрне кичергән, нибары 17 яше генә тулган егет, әнисенең күз яшьләренә дә карамыйча, дошманнардан үч алу теләге белән фронтка китә. Өйдән чыгып киткәндә, кулъяулыкка төйнәп туган як туфрагын ала: чит җирләрдә үлеп калсам, туган як туфрагы җылытыр, дип уйлый ул. “Әллә шул туфрак туган нигеземә исән кайтырга ярдәм иткәндер,” – дип сөйли иде әтием.
Сугыш юлын 1944нче елның март аенда Смоленскта сигезенче армиянең 88 дивизиясе 426нчы укчы полкында башлап җибәрә. Дивизия разведчигы буларак, күп тапкырлар җаваплы хәрби боерык үти ул. “Үти алырмынмы, юкмы?” – дигән сорау аның алдында бертапкыр да басмаган. Кирәк! Тиеш! Ул вакытның таләбе шундый булган. Кеше үлемгә күнегә алмый. Сугышчан дусларын, иптәшләрен югалту бик авыр була аңа.
Бертапкыр һөҗүм вакытында, траншеяда булганда аны җир каплап, фашист танкы өстеннән чыгып китә. Тирә-якны дошманнар басып алган. Караңгы төшкәнен көтеп, төн җиткәч, җир астыннан тырмашып чыгып, бернәрсә дә сизмәгән аяк-кулларына көч биреп, иптәшләре янына барып җитә. Икенче тапкыр һөҗүм вакытында фашист пулясы аны куып җитә һәм ул аңын югалта. Аллаһка шөкер, әтиемне табып, госпитальгә озаталар һәм ул тагын исән кала. Шулай җәрәхәтләнүләренә карамыйча, ул Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Одер елгасын кичеп Берлинны фашист гаскәрләреннән азат итүдә катнаша.
1945нче елның икенче маенда Рейхстагны азат иткәндә каты яралана һәм контузия ала. Тугызынчы май көнне генә каты шартлаудан аңына килә. Ул бәйрәм салюты була. Бу юлы тыныч тормышка кайтуы бигрәк тә озак һәм авыр була. 1945 елның дүртенче июленә кадәр Берлин шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәвалана. Авылга яртылаш кына тере, ни утыра, ни сөйләшә алмаган кешене кайтаралар.
Күп еллар үткәч, артка борылып карап, кешенең шулкадәр авырлыкларны уздыра алуына шакката иде әтием. “Яшьлек ярдәм итте микән, әллә җиңү теләге нык булды микән миндә?”, – ди торган иде ул.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әтиемнең күкрәген “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм Ватан сугышы I һәм II дәрәҗәдә орденнары бизи иде. Һәм шулай ук Советлар Союзы маршалы Г.Жуковның култамгасы белән Рәхмәт хатлары да сакланган.
Сугыштан авыр тән һәм күңел яралары алып кайтса да, тормыштан зарланмыйча, үзен бик бәхетлегә санап яшәде ул. Бәхетле иде ул, чөнки туган ил өчен көрәшкән, җиңеп кайткан, аякка басып тормыш көткән. Тормыш иптәше – әнием, Берләч авылы кызы, тыл ветераны Мәрүә Гыйлимҗан кызы белән 44 ел бергә гомер иттеләр. Мине, кызлары Әнфисәне, эш бәхетен, яшәү ямен татырга өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Кызганычка каршы, 2011нче елны әтием мәңгелек йортка күчте. Бу ачы кайгыны әнием зур сабырлык белән кичереп, олы яшьтә булуына карамастан, төшенкелеккә бирешмәскә тырышып, дүрт ел берүзе гомер итте. Азаккы биш елны гына безнең тәрбиядә шатланып, сөенеп яшәде ул. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау өмете белән яшәгәндә, кызганычка каршы бер генә ай вакыт калгач, 94 яшен тутырып, якты дөньялардан китеп барды, урыннары оҗмахта булсын якыннарымның. Без әтиебезнең батырлыкларын онытмыйча, аның белән горурланып яшибез.