

Әти җиде сыйныфны Чалкак авылында тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Үзбәкстанга туганнары янына чыгып китә. Анда Шурча машина-трактор станциясендә хисапчы булып эшли.
Кызыл Армия сафларына 1941 елның 13 сентябрендә Үзбәк ССР Сурхандарья өлкәсенең Шурчи район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла әти. Львов армия зенит артиллерия полкының 217нче идарәсе взводында сержант, өлкән телефонист званиесендә хезмәт итә ул. Бөек Ватан сугышында 1942 елның апреленнән Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм Беренче Украина фронтларында катнаша. 1943 елның 20 октябреннән “Хәрби батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.
Сержант Галиуллин өл-кән телефонист булып 1945 елның 12 гыйнварында немец оборонасын өзгәндә һәм дошман оборонасының тирәнлекләрендә сугышканда батырлык күрсәтә.
Вислица районында контратаканы кире кайтарганда, дошман уты ярдәмендә икенче батарея белән элемтә системалы рәвештә өзелә, ул дошманның контратакага баручы пехотасының һөҗүмен өч танк ярдәме белән тоткарлый.
Әти бертуктаусыз ут астында калып, каһарманлык күрсәтә һәм һәрвакыт өзеклек эзли, элемтәне торгыза, шуның белән сугышның уңышлы баруын тәэмин итә, дошман үтә алмый, контратака кире кайтарыла.
1945 елның икенче февралендә полкка 272.0 биеклекне алу бурычы куела. Штурм вакытында әти беренче булып дошман ягына бәреп керә һәм качарга тырышкан дошманны атып үтерә. Бу алышта немец пехотасының взводы таратыла һәм частьлары юк ителә, биеклек алына һәм безнең сугышчыларга беркетелә. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант Галиуллин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң әтиебез туган авылына кайта. Башта колхозда хисапчы булып эшли, аннары “Красноармеец” хуҗалыгының рәисе була. 1952 елдан алып 1955 елга кадәр Абзай авылындагы колхоз рәисе вазыйфасын башкара. Борай авылындагы Мәгъдән исемендәге колхозның баш хисапчысы булып озак еллар эшли. Унөч ел хезмәтен район кулланучылар оешмалары берлегенә сала. Намуслы хезмәте өчен медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әтиебез – коммунистик хезмәт ударнигы, 1945 елдан КПСС әгъзасы, тугрылыклы коммунист, парторг.
Әниебез Шәмсикайнат Яла-летдин кызы әтиебез сугышка киткәндә, минем белән авырлы булып кала, 1942 елда дөньяга килгәнмен. Мине үстерергә әнинең энеләре булышканнар. Әти сугыштан кайткач, сеңелләрем, энекәшләрем туды. Барыбыз да исән-сау үскән булсак, сигез бала булыр иде безнең гаиләдә. Авыр сугыш елларында ачлыктан, ялангычлыктан күп кеше тылда да исән калмадылар. Кызганычка каршы, абыем белән энем бәләкәй чакларында ук вафат булганнар. Шулай да алты бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастыралар безнең кадерлеләребез. Бүгенге көндә бер энем белән сеңелем инде гүр ияләре, без, дүрт кыз, исәнбез.
Искиткеч тыйнак табигатьле, күркәм холыклы, туганнары, дуслары арасында гына түгел, якыннанрак аралашкан кешеләрнең дә олы хөрмәтләренә ирешеп яшәгән әтиебезнең сугышта да, тыныч тормышта да үзен чын ир-ат итеп күрсәтә.
Кар-яңгыр астында, ач-ялангач килеш, без яхшы тормышта яшәсен өчен, әти һәм батыр солдатларыбыз көне-төне фашистларны тар-мар иттеләр. Нинди генә авырлыклар күрмәде алар: әсирлеккә төшү, яралану, өшү, ачыгу... Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәм без әтиебезне онытмаячакбыз, горурланып оныкларга, оныкчыкларга аның батырлыклары турында сөйлибез.