

...Ватаныбыз өчен барган дәһшәтле сугыш еллары. Әнием ирен сугышка озатканда итәк тулы биш бала белән торып кала (мин – иң кече кызлары Венера – бер генә атналык). Бер көн ындыр табагында эшләгәндә алар төшке ашка ялга туктый, тик әниемнең тамагына аш бармый, күңелен һаман бер уй борчый. Ни өчен иремнән күптән хат юк, әллә бер-бер хәл булды микән? Ул бу уйларыннан арынырга тели. Аллам сакласын, биш баламны ятим калдырырга Ходай Тәгаләнең воҗданы җитмәс...
Шул вакыт аңа: “Сезне колхоз идарәсенә чакыралар”, – дип килеп әйтәләр.
Ул сискәнеп китә һәм урыныннан торып, күңеленнән әллә ниләр кичереп, ашыга-ашыга идарә йортына таба юнәлә. Анда аны колхоз рәисе каршы ала. Ул кулына ниндидер кәгазь тотып, нәрсә дип сүз башларга да белми торганын күреп “Әллә иремнән хәбәр бармы?”, – дип, үзе дә сизмәстән аның кулындагы кәгазьгә барып тотына. Батырларча һәлак булды, дигән кайгылы язуны кулына тотып, рәиснең: “Бу хәбәрнең килгәненә өч көн хәзер, әйтергә кыймый тордык, бик борчылырга тырышма инде, балаларыңны уйла”, – дип әйткәнен дә ишетми, идарә йортыннан ничек чыгып киткәнен дә белми, үзенә каршы очраган авылдашларының аның белән исәнләшүләренә дә игътибар итми өенә атлый. Капка төбендә басып торган унике яшьлек улының әнисенең кулына ниндидер язу тотып ни өчендер эштән кайтып килгәнен күреп: “Әни, әллә әтидән хәбәр бармы?”, – дип кычкырып соравы гына аны айнытып җибәрә. Ул улын кочагына ала да өй эченә таба атлый. Тик тупса аша атлап өйгә кергәч кенә: “Әтиегезнең үле хәбәре килде”, – дип әйтә дә, сәке читенә утырып, битен каплап, үзен-үзе тыя алмыйча кычкырып еларга керешә. Елап күңеле әзерәк бушаганнан соң, үзенең янына җыелып елашып торган балаларын күреп, күз яшьләрен сөртә, аларны кочагына ала да калтыраган тавыш белән: “Бәлки бу хәбәр дөрес түгелдер, сугышта бит төрле хәлләр була диләр, менә-менә әтиегездән хат килеп төшәр әле”, – дип, күңеленнән ышанмаса да, үзен дә, балаларын да тынычландырырга тырышып, урыныннан тора. Һәм бу турыда балалары алдында беркайчан да сүз кузгатмаска дигән уйга килә.
Бу авыр кайгыны бары тик үзе генә кичерә. Караңгы озын төннәр буена йокламый елап ятуларын ул үзе генә белә. Төрле уйларга чумып, иренең исән түгеллеген аның йөрәге бер ничек тә кабул итә алмый. Ни өчен? Ни өчен ул яшь килеш бу якты дөньядан китәргә тиеш? Без бит аның белән нибары унөч кенә ел яшәп калдык. Бу еллар унөч көн сыман гына тоелды бит. Әйе, алар бик тату яшәгәннәр шул. Юк-юк, ул бу хәбәргә беркайчан да ышанмаячак. Исән аның ире, исән. Ул көтәчәк!
Менә шундый өмет баглап яши ул. Шушындый уйлар белән уйланып яткан бер төндә берничә төн йоклый алгамагангамы, әллә эштән нык арып кайтуданмы, ул тирән йокыга чума һәм төш күрә. Бу төшен, сугыш яланыннан яраланып кайткан икетуган агасына сөйли. Имеш, Варҗи елгасының икенче як ярында урнашкан Николаевка авылыннан күптән югалган кәҗәсен эзләп табып, елга аша салынган күпердән алып чыгып, үзенең йортына алып кайта. Бу төшен сөйләгәннән соң, аның иренең исән түгеллелегенә беркайчан да ышана алмаган күңеленә агасының “Төшеңне яхшыга юрыйк, синең ирең исәндер, сугыш беткәч, Алла бирса бәлки кайтып төшәр әле”, – дигән сүзләре яңа өмет кенә өсти. Һәм ул шушы көннән башлап иренең сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуына ныклы ышана...
Менә сугыш та бетте, инде ничәнче тапкыр Җиңү бәйрәмнәре килде, балалары да күптән инде үз ояларын корды. Ә ул йөрәгенең төпкелендә иренә булган чиксез мәхәббәтен саклап, үзенең соңгы сулышына кадәр һаман да күңеленнән көтте дә көтте.
Кем белә, аның шундый зур өмет белән көтүе булмаса, бәлки тормыш аңа – биш бала белән утыз ике генә яшендә тол калган хатынга күптапкырларга авыр булып тоелыр иде. Әйе, көтә белде шул ул, көтә белде.