

Җиңү язы җиңел яуланмаган
Көтмəгəндə илем чиген бозып,
Дошман безгə сугыш башлаган.
Алар вəхшилəрчə изеп-җимереп
Туган җирем буйлап атлаган.
Фашист аяк баскан авылларның
Тик морҗасе калган утырып.
“Үлем”, дигəн җəллад баш очында
Корал тотып йөргəн котырып.
Илем батырлары бөркет кебек
Ташланганнар дошман явына.
Дүрт ел буе барган утлы сугыш,
Алып килгəн Җиңү язына!
Дошман басып кергəн һəр
карыш җир
Зур югалту белəн алынган.
Бу кара көн тарих китабына
Йөрəк каны белəн язылган.
Җиңү язы җиңел яуланмаган,
Күпме гомер шунда өзелгəн.
Əле һаман җаннар өшеп китə
Үлемечле “сугыш” сүзеннəн.
Зур корбаннар аша килгəн бу
җиңүнең
Кадерен белеп яшик, дусларым.
Чалт кояшлы тыныч күгебездə
Сайрашканын тыңлап
кошларның,
Яшик əле, яшик, дусларым!
Безгə сугыш кирəкми
Əткəйлəр сугышка киткəн,
Гармун тартып, җырлашып.
Ə əнкəйлəр озатып калган,
Саубуллашып-елашып.
Күпме солдат шул сугышның
Яланында башын салган.
Кемдер авыр яра алып
Туган илгə кайта алган...
Кем аяксыз, кемдер кулсыз,
Ə кем контузия алган.
Илем, диеп, халкым, диеп,
Танк эчлəрендə янган...
Туган җиргə кайталса да,
Озак гомер итəлмəгəн.
Күплəр минем əткəй кебек,
Кырык бишкə җитəлмəгəн...
Мин дə яугир əтиемнең
Тумый калган баласымын.
Сугыш сүзеннəн каннар тама,
Йөрəгемнең ярасының...
Бүген тагын сугыш бара,
Əнилəргə кайгы сала.
Яп-яшь солдат башын сала,
Ə баласы ятим кала...
Җиңел түгел, шуны белик,
Ятим үскəн балаларга.
Сабырлык һəм саулык телик,
Улын җуйган аналарга.
Яшь гомерлəр өзелмəсен,
Гомер бит ул кыска гына.
Тормыш – гүзəл, илем күге
Бары тыныч булса гына!
Белмəс идем...
Кырык бердə яуга киткəн
əткəм,
Дүрт ел буе алдан атлаган.
Пуля яңгырлары явып торган,
Аяк аста мина шартлаган...
Тирə-якта утлы төтен генə,
Күктəн бомба төшеп ярыла...
Эх, кайтасы иде, дигəндер ул,
Бер минутка туган ягына...
Юк шул! – Илен саклар өчен,
Халкын яклар өчен килгəн ул.
Кызыл байрак үбеп ант
биргəндə,
Артка чигенмəмен, дигəн ул!
Чү! Нəрсə бу? Кызыл кар
яуганмы?
Җирдə кан эчендə кем ята?
Ярдəм кирəк! Баш очында
гына
Дошман снайпере ата...
Ике уйламаган минем əткəй,
Яралы ягына шуышкан.
Шинеленə салып яралыны
Алып чыккан утлы сугыштан!
Мин белмəс тə идем, шул
яралы
Безгə килеп сөйлəп бирмəсə.
Əткəм үлгəч безгə үскəн чакта
Яшəр өчен җылы өрмəсə...
Белмəс идем...
Ярам сызлый