«ВПК Прорыв» эзлəү берлəшмəсе волонтерлары 2024 елда Износков районында Кызыл Армиянең 1250 солдат һəм офицер сөлдəлəрен тапканнар һəм аларның исемнəрен ачыклаганнар. Шулардан 18 сугышчы – безнең республикадан, бер солдат – Каптиев Саптых (Саттий) Каптий улы Борай районыннан.
Совет хəрбилəре 1942 елның февралендə Захаров операциясе вакытында һəлак була. Ул чакта генерал-лейтенант М.Г. Еремовның 33нче армиясе, генерал-лейтенант П. А. Беловның 1нче гвардия кавалерия корпусы һəм генерал-майор А. Ф. Казанкинның 4нче һава-десант корпусы камалышыннан өзеклек ясалган була.
“Халык хəтере. 1941-1945еллар” сайты мəгълүматлары буенча рядовой Каптиев Калтисаптых (Саптых, Саттий) Каптий улы 1921 елда Борай районы Бəлəкəй Шөкшəн авылында туа. 1942 елда Башкорт АССРның Борай район хəрби комиссариатыннан алына. Хəрби часть: көнбатыш фронты 160нчы укчы дивизиясенең 1297нче укчы полкы, икенче Беларусия фронты. Җирлəү урыны: Смоленск өлкəсе, Износков районы, Захарово авыл билəмəсе, Захарово авылы.
Хəзерге вакытта эзəрманнар һəлак булган сугышчыларның туганнарын эзлилəр.