

Вәзинә апа әтисенең үзе турында язып калдырган язмасы белән уртаклаша. Анда болай языла: “Мин, Гарифҗан Харисов, 1914 елда Кушманак авылында туганмын. Ун яшем тулгач, әти муллага гарәпчә укырга йөртте. Уку түләүле булгач, ике-өч ай гына уку тәтеде, чөнки акча җитми иде. Өскә кияргә кием юк, ачлы-туклы йөреп, эшләп үстек. 1925 елда әниебез кинәт кенә чирләп үлеп китте. Әтиебезгә бик авырга туры килде: ат белән җир сөрде, урак урды, без дә аңа ияреп кул арасына кереп эшкә өйрәнеп үстек. Колхозлашу чоры башлангач, мин ат караучы булып эшләп йөрдем. 1936 елда кадровый армиягә алдылар, йөк поездына утырып Ерак Көнчыгышка кадәр бардык. Беренче елны хезмәт иткәндә Амур буенда пулеметчик булып, ә икенче елдан инде зенитчы булып хезмәт иттем. Хәрби хезмәтемне тутырып, авылга кайтып, колхозга эшкә кердем. Шушында эшләп йөргән җиремнән Кушнаренко техникумына алты айлыкка укырга бардым. Өч ай укыганнан соң биредән ундүрт кешене фин сугышына алдылар, алар рәтендә мин дә бар идем. 1940 елга кадәр фин сугышында булып, Эстониягә кереп, октябрьдә туган якка әйләнеп кайту насыйп булды. Бу елны Әнгәсәктә урман кисеп, агач чыгарып, колхоз планын беренчеләрдән булып үтәдек. Шул җәйне Германия белән сугыш башланды. Беренче мобилизация белән авылдан алты кеше киттек. Тәүдә яугирдәшләр белән бергә булсак, соңрак төрлебез төрле якка таралып бетте. Бик авыр булды бу сугыш еллары. Безнең 31 армия өченче Белоруссия фронтында 251 укчылар дивизиясендә катнашты. Элемтәче булып элемтәне өзмичә тәэмин иттем. Кенигсбергны алганда шушы армия белән утызынчы армия икенче Белорус фронты белән кушылдык. Җиңү көнен Германиядә каршыладык. Сугыштан соңгы елларда тәүдә колхозда, аннан авыл мәктәбендә хәрби җитәкче, “Дон” колхозында рәис, төзелеш бригадиры булып эшләдем. 1974 елда хаклы ялга чыксам да, кулдан килгәнчә эшләп йөрдем”.