Бу сугыш елларында безнең Борай районының да җиңүгә керткән өлеше зур. Сугышның беренче көннәрендә үк илне сакларга бер меңнән артык яугир китә. Ә барысы фронтка 14 меңнән артык сугышчы киткән. Шуларның 7 меңнән артыгы сугыш яланнарында ятып калган, я хәбәрсез югалган; 7174е исән кайта алган.
Борайлылар барлык фронтларда да дошманга каршы сугышканнар. Аларнын күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгән, ә өчесе Советлар Союзы Герое исеменә, берсе тулы Дан Ордены кавалеры исеменә лаек булган.
Сәхип Нурлыгаян улы Майский (Мәхүпвәлиев). 1901 елда Бигәнәй авылында туган, Кызыл Армия сафларында гражданнар сугышында катнашкан. Казанда хәрби училище тамалаган. 1939-1940 елларда фин сугышында батальон белән житәкчелек иткән һәм шунда күрсәткән батырлыклары өчен аңа Башкортстаннан беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елның гыйнвар аенда полк командиры урынбасары подполковник Сәхип Майский каты сугышта авыр яралана һәм госпитальдә вафат була. Туган авылында аңа hәйкәл куелган, Борай авылында бер урамга аның исеме бирелгән, мәктәптә аңа багышланган музей эшли.
Әхмәт Закир улы Закиров 1911 елда Кәшкәләү авылында крестьян гаиләсендә туган, мәктәпне тамамлаганнан соң Кыргызстанның Кызыл Кыя шәһәрендә шахтада эшли. Кызыл Армиягә 1941 елда Приморье крае хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Шул ук елны Владивостокта хәрби училище тамамлый һәм взвод командиры вазыйфасында 1941 елның азакларыннан немец-фашист илбасарларына каршы сугыша башлый. Бигрәк тә ул Днепр елгасын кичүдәге сугышларда батырлык күрсәтә. 1943 елның 27 сентябрендә рота командиры Әхмәт Закировка Днепр елгасын кичеп, аның уң ягында плацдарм яулап алырга һәм төп көчләргә Днепрны кичүне тәэмин итү бурычы куела. Аның үзе белән 20 солдаттан торган штурм төркеме немецларның бертуктаусыз пулемет, миномет һәм башка кораллардан атуларына карамастан, Днепрны кичеп, дошманны окопларында юк итеп, плацдарм ала һәм безнең гаскәрләрнең бу участокта Днепрны уңышлы кичүен тәэмин итә. Билгеле, монда югалтулар да күп була. Гвардия лейтенанты Әхмәт Закиров та каты яралана. Аңа 1944 елның гыйнварында шунда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Госпитальдә дәваланганнан соң демобилизацияләнә һәм Башкортстанга кайта. Сугыштан соң озак еллар Яңауфа нефть эшкәртү заводында машинист булып эшли. 1988 елның март аенда Уфада вафат була. Туган авылына алып кайтарып жирләнә. Борай авылының бер урамы аның исемен йөртә, туган авылы Кәшкәләүдә аңа стела куелган, мәктәп музеенда аның турында зур материал тупланган, бер урамга аның исеме бирелгән.
Таҗетдин Баhаветдин улы Гыйләҗетдинов 1924 елда Борай районы Зур Бадрак авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тамалаганнан соң колхозда эшли, 1941 елның сентябреннән 1942 елның февраленә кадәр мәктәптә укыта.1942 елнын 23 февралендә Борай хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елда Гурьевта хәрби училище тамамлый. Т.Гыйләҗетдинов бигрәк тә немецлардан Кырымны азат иткәдә зур батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 маенда артиллерия взводы командиры Т.Б.Гыйләҗетдинов үзенең артиллеристлары белән дошманның 2 танкын, 2 штурмлаучы коралын сафтан чыгара. Яраланып берүзе калганнан соң да Тажи Гыйләҗетдинов дошманның тагын бер танкын юкка чыгара. Бу батырлыклары өчен Т.Б. Гыйләҗетдиновка СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 март Указы белән Советлар Созы Герое исеме бирелә. Сугыштан соңгы елларда Герой туган авылында укыта башлый, читтән торып югары белем ала. Берничә ел район мәгариф бүлеген җитәкли, район партия комитетында 2нче сектетарь вазыйфаларын башкара. Соңыннан, пенсиягә киткәнче, Бадрак урта мәктәбенең директоры булып эшли. Сонгы елларда Уфада яши. 2012 елның август аенда вафат була. Туган авылы Зур Бадрак авылында җирләнә. Ул Башкортстанда Бөек Ватан сугышында алган иң соңгы Советлар Союзы Герое булып үлде. Туган авылында аңа hәйкәл куелган, аның исемендәге мәктәптә музей эшли, Борай һәм Бадрак авылларында аның исемен йөрткән урамнар бар.
Иван (Оршат) Ибраһим улы Кашапов 1915 елда Борай районы Колай авылында крестьян гаиләсендә туган. Башта колхозда эшли, соңрак Үзбәкстанга чыгып китә. Кызыл Армиягә 1939 елны Ташкент шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Сугышның беренче көннәрендә танк гаскәрләрендә механик-водитель булып хезмәт итә. 1942-1943 елларда Ашхабад шәһәрендә хәрби училище тәмамлый. 1943 елның апреленнән миномет взводы командиры, соңрак рота командиры булып хезмәт итә. Кавказны азат иткәндә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Шунда аның кызылармеец китабында исеме кан астында калганлыктан, Иван дип язалар һәм шул исем белән гомер буе яши. Иван Ибраһим улы кыю командир була.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул 1-2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Орденнары, Кызыл Байрак, 1, 2, 3, дәрәҗә Дан Орденнары, «Батырлык өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Үзбәкстанга кайта. Анда ул 40 ел эшли һәм яши. Пенсиягә чыккач, Башкортстанга кайта, соңгы көненә кадәр Уфада яши. 2005 елның 12 мартында 90нчы яшендә Уфа шәһәрендә вафат була.Туган авылына алып кайтып җирләнә. Уфада Шота Руставели урамында ул яшәгән йорт фасадына (26 йорт) мемориаль такта куелган. Шундый ук тактаташ Колай авылы мәктәбенә дә куелган.
Геройларның исемнәре Батырлар Аллеясендә мәңгеләш-терелде. Аллея Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылган иде.
Борай районыннан киткән сугышчылар арасында батальон командиры, подполковник Имамөхәмәт Гани улы Дүсмәтов – батальон командиры, сугыштагы батырлыклары өчен ул ике тапкыр Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән; 112 санлы Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт иткән, ике Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры Мулланур Шәйнур улы Шәйнуров, Ике Дан Ордены кавалеры, Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән Хаккый Шәйхинур улы Рәхимов, сугышның башыннан азагыга кадәр үткән бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Гариф Гариф улы Ильясов, Рафаэль Миргаләветдин улы Искәндәров, сугышчан вазыйфаларын үтәгәндә hәлак булган бертуган табиблар Наҗия һәм Зәки Килмәтовлар һәм башкалар.
Ирләр белән беррәттән туган илне саклауда хатын-кызлар да катнаштылар. Безнең Борай районынан гына да 77 кыз, күбесенчә үз теләкләре белән сугышка китә, аларның тугызы кире әйләнеп кайта алмый. Шулар арасында халык җырчысы Фәридә Кудашеваның туганы Хөршидә Кудашева да була. Ул сугыш алдыннан Борай районында укытучы булып эшләгән.
Кызганычка каршы, сугышта катнашучы ветераннар саны елдан-ел кими. Бүгенге көндә районда алар нибары ике генә калды:
Әхтәриев Заһит Рахимьян улы – 1926 елның 10 июлендә Кодаш авылында туган. 1943-1944 елларда кече сержант дәрәҗәсендә Кытай-Корея чигендә хезмәт итә. 1944 елда Сейсек һәм Канко шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1950 елның апреленә кадәр артиллерия полкында разведчик булып хезмәт итә. Шул елның сентябрендә демобилизацияләнеп авылга кайта. 1950-1959 елларда Кузбай сельпосында башта рәис урынбасары, соңрак рәис булып эшли. 1959-1962 елларда К.Маркс исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре, Чиләбе совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң райкомда инстуктор, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры, 1972-1980 елларда Кузбай авыл Советы рәисе, 1980 елдан 1987 елда пенсиягә киткәнче К.Маркс исемендәге колхозда агроном булып эшли. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
“Кореяны азат итү өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены күп кенә башка төрле медальләр белән бүләкләнгән.
98 яшьлек Заһит Рахимьян улы бүген дә сафта. Авылда, районда җәмәгать эшләрендә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша.
Сафиуллин Миңнерәшит Шәислам улы – 1926 елның 5 маенда Котлыяр авылында туган. 1943 елны армиягә чакырыла. Владивосток шәһәрендә укчылар полкында хезмәт итә. 1945 елда диңгез десантниклары составында япон сугышында, 1947-48 елларда Кореяне азат итүдә катнаша. Сугышны 1951 елны Пхеньян шәһәрендә тәмамлый.1951 елдан 1982 елга кадәр Киров исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены, “Японияне җиңгән өчен”, “Кореяне азат иткән өчен”, “Жуков”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре һәм күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә хаклы ялда, Бәйсәкә авылында кызы Мәйсәрә тәрбиясендә яши. 99 яшен тутырган Миңнерәшит Шәислам улы әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшьләргә үрнәк булып тора.
Илебез кичергән бу авыр көннәрдә фронт белән тыл бербөтен булып яшәде. Авылдагы барлык эшләр тулысы белән хатын-кызлар, сугышка алынмаган картлар, үсмерләр җилкәсенә төште. Дистәләгән хатын-кызлар сугышка киткән ирләрне алыштырып тракторларга, комбайннарга утырганнар, 40лап хатын-кыз авыл Советлары, колхоз рәисләре булып эшләгәннәр бригадаларны тулысы белән диярлек хатын-кызлар җитәкләгән. Әле сугышка кадәр үк Борай МТСы кырында механизаторлар курсларын тәмамлаган хатын-кызлардан тракторчылар бригадасы оештырыла. Борай авылыннан Рәйхана Мөслимова, апалы-сеңелле Хөннә hәм Рабига Шабановалар, Асия Баляева, Минсафа Әкрамова hәм башкалар сугыш чорында зур хезмәт батырлыклары күрсәтә, икешәр, өчәр норма үтиләр. Хатын-кызлар тракторчылар бригадасы бригадиры Рәйханә Мөслимова бу елларда СССР Югары Советы депутаты булып та тора. Ул вакытларда халык ачлы-туклы булса да, фронт өчен, жиңү өчен бөтен көчләрен биреп, көнен төнгә ялгап эшләгән.
Бөек Ватан сугышы тәмам-лануга 80 ел вакыт үтсә дә, әле дә тыныч түгел. Бүгенге көнне Украинада Бөек Ватан сугышы чорында кырып бетерелмәгән бандеровчылар, аларның әлеге буыннары булган яңа нацистлар, АКШ һәм аларның сателлитлары ярдәмендә үзләренең властьларын урнаштырырга, аларга каршы булган халыкны (бигрәк тә рус халкын) юк итәргә тырышалар. Донбасс һәм Луганск Халык Республикалары башлыкларының мөрәҗәгәте буенча Президент В.В.Путинның карары белән Русия Кораллы Көчләре Донбасс һәм Луганск республикалары Кораллы Көчләренә ярдәмгә килделәр һәм бу эш планга ярашлы рәвештә уңышлы бара. Район ветераннары күпчелек Русия халкы кебек ил Президентының бу сәясәтен хуплый, безнең сугышчыларыбыз дошманны җиңеп, исән-сау гаиләләре янына әйләнеп кайтуларын тели.
Район хакимияте, ветераннар советлары, авыл хакимиятләре сугыш яланнарында ятып калган, яки кайтып үлгән фронтовикларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләргә тырыша. Күп авылларда сугыш ветераннарына багышланган яңа истәлекле язматашлар, обелисклар эшләнде, яки яңартылды. Бу эшләр әле дә дәвам итә. Ветераннар белән очрашулар, аларны туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлаулар, бүләкләр тарату тукталмый. Кызганычка каршы, әле барлык урыннарда да Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең исемнәре мәңгеләштереп бетерелмәгән. Мәсәлән, район үзәгендәге “Сагышлы ана” мемориал комплексында бу сугышта җиңеп кайткан 400гә якын яугирнең исемнәре әле булса да язылмаган. 2022 елда район ветераннар советы район хакимиятенә “Сагышлы ана” мемориаль комплексын яңартып, Геройлар аллеясенә күчерү тәкъдиме белән чыккан иде. Район хакимияте башлыгы Р.К.Гәрәев та бу тәкъдимне хуплаган иде. Киләчәктә бу тәкъдим тормышка ашар дип ышанабыз.
Сугыш яланнарында үлеп калган яки хәбәрсез югалган якташларыбызның саны әле булса да зур төгәллек белән ачыкланып бетмәгән. Еллар дәвамында аларның кайберләренең үлгән, яки күмелгән урыннары табылып, ул исемлекләр үсә тора. Уфада 1996 елда басылып чыккан «Хәтер» китабында (8 том) безнең районнан 7228 кайталмаган яугирнең исеме кергән. Бу китап басылып чыкканнан соң да анда кермәгән егермедән артык яугирнең исемнәре табылды. Ветераннар советлары, авыл хакимиятләре, эзтабарлар оешмалары белән бергәләп бу исемлекне ачыклауны дәвам итә.