Бер гаиләдән дүрт яугир!

Бөек Ватан сугышы башлану белән Борай районының Тукай авылында яшәүче Нәфыйковлар гаиләсеннән бер-бер артлы дүрт ир-узаман фронтка алынып, ил сагына баса.

Бер гаиләдән дүрт яугир!Бер гаиләдән дүрт яугир!
Бер гаиләдән дүрт яугир!

Иң беренче булып сугыш-ның утлы өермәсе бу вакытта Львов шәһәрендә Кызыл армия сафларында хезмәт иткән Камилә һәм Әбүбәкер Нәфыйковлар гаиләсендәге өлкән ул Әбелкарамны үз эченә алып кереп китә. Шул рәвешле ул дәһшәтле сугышны башыннан ахырына кадәр үтеп, күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнеп, 1946 елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.
Икенче булып исә 1942 елның февралендә гаилә башлыгы Әбүбәкер Нәфыйковны сугышка алалар. Кызганычка каршы, Әбүбәкер картәтигә туган якларына кайтырга насыйп булмый. 1943 елның февралендә каты алышларның берсендә ул батырларча һәлак була.
Гаиләдәге икенче ул – Бәйзәви Әбүбәкер улы да 1942 елда фронтка алына. Аның фронт юлы исә 1943 елда тәмамлана, җитди яраланганнан соң ул туган якларына кайтарыла.
Бүген әйтәсе сүзем исә 1925 елның 2 ноябрендә әлеге гаиләдә өченче бала булып туган әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәснәви Әбүбәкер улы хакында. Әтиебезгә фронтка чакыру кәгазе 1943 елның гыйнварында килә. Ул икенче Украина фронты 4нче гвардия һава-десант дивизиясенең 12 гвардия һава-десант полкында разведчик булып хезмәт итә. Әтиебез бик кыю һәм курку белмәс яугир була. Озын сугыш юлы үтеп, Венгрияне, Румынияне, Чехословакияне азат итү буенча бик җитди операцияләрдә катнаша һәм зур батырлыклар күрсәтә. Аерым алганда, 1944 елның 27 августында дошман артиллериясе пулеметтан көчле ут яудыруына карамастан, Мәснәви Нәфыйков Румыния территориясендә Бузба елгасын кичеп чыгып, дошман автомашиналары үтеп йөргән шоссе юлына якын килүгә ирешә. Арытаба ул танкка каршы граната белән дошман бронетранспортерын шартлата һәм 27 фашист солдатын юк итә. Шул рәвешле ул безнең солдатларга һәм техникага елганы кичү өчен юл ача һәм тиешле биеклекне яулауга зур өлеш кертә. Әлеге батырлыгы өчен Мәснәви Нәфыйков Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әтиебез “Батырлык өчен” (6.11.1943), “Германияне җиңгән өчен” (ноябрь, 1945) медальләре, башка күпсанлы дәүләт бүләкләре белән дә билгеләнгән.
1945 елның 12 мартында каты алышларның берсендә әтиебез сул кулына һәм аягына, күкрәгенә авыр яралана. Шул елның 6 июленә кадәр төрле госпитальләрдә дәваланганнан соң, ул, III төркем инвалидлык бирелеп, демобилизацияләнә.
Әтиебез гомер буе йөрәге янында снаряд кыйпылчыгы йөртте. Шулай булуга карамастан, бер генә авыр эштән дә читләшмәде, уртасында йөзеп эшләде.
Сугыштан соң, Мәснәви Нәфыйков Бөре шәһәрендә механикалаштыру мәктәбендә укып, Борай районының Калмык МТСына тракторчы булып эшкә кайта. 1947 елдан башлап Үләй, Ялдәк МТСларының трактор бригадаларында бригадир булып эшли. Яуда зур каһарманлыклар күрсәткән кебек, биредә дә ул җитәкләгән бригада һәр өлкәдә мәртәбәле уңышларга, җиңүләргә ирешеп, ВЛКСМның тәүдә район, аннары өлкә комитетының Почет грамоталары белән бүләкләнә. Яшьләр звенолары арасында тракторларны ремонтлау буенча алар һәрвакыт беренче була.
1959 елдан әтибез эшчән-леген Борай районының Ленин исемендәге колхозында механик вазыйфасында дәвам итә. Әлеге вазыйфада 10 ел хезмәт салып, үз урынына белемле яшьләрне әзерләп, яше җиткәч, хаклы ялга чыга.
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны булган әниебез Сәвия Рәхимҗан кызы белән әтиебез биш балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Аларның күркәм каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек тради-цияләрен лаеклы дәвам итеп, без дә һәрберебез илебез алдында намуслы хезмәт куйдык.
...Әтиебезне сугышта алган яралары, гомер буе йөрәк янында йөрткән снаряд кыйпылчыгы кузгалып, 1996 елның 19 гыйнварында безнең арадан алып китте. Исән булса, быел ноябрьдә аңа 100 яшь тулыр иде. Әлеге язма аның якты рухына, гомумән, Ватаныбыз иминлеге өчен кан койган, башын салган барлык яугирләребез, ветераннарыбыз рухына бер дога булып барып ирешсен иде!

Автор:Зөрия Нәфыйкова-Кузяшева, Уфа шәһәре.
Читайте нас