Батырлар үлми

Беркөнне редакциягә дулкынланып Гөлүзә апа килде. Аның 9 май алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән әтисе турында яздырасы килгән иде. Безнең нәкъ Бөек Җиңү көненә багышлап әзерләгән гәзитне салган вакыт. “Бик урынлы килгәнсез, сезне генә көттек”, – дип каршы алып, әтисе турында үзе белгәннәрен, туганнары белән дә элемтәгә кереп язган мәкаләне тәкъдим итәбез.

Батырлар үлмиБатырлар үлми
Батырлар үлми

Латыйпов Шәйхинур Фазыл улы Абдулла авылыннан. Ул 1921 елны Гыльминур белән Фазыл Латыйповларның күпбалалы гаиләсендә туган. Малай тик тора торганнардан булмый. Җитез, теремек егетне күреп, 16 яшендә оешкан колхозда аны бригадир итеп куялар, ат бирәләр. 19 яше тулгач хәрби хезмәткә алына.Үзенең бертуган абыйсы Мансур, күрше егете белән бергә Брест крепостендә хезмәт итә. Бер кайгысыз Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгәндә илебезне дошман басып керә.
Сугыш... Күңелләрдә яра да, хәсрәт тә ул. Аналарның мәңге кайтара алмаслык югалтуы да, солдатларның өзелгән яшьлеге дә, агарган чәчләре дә ул. Шәйхинур абызыйның истәлекләреннән: “Сугыш шимбәдән якшәмбегә башланды бит. Шимбә көнне безне кинога алып бардылар. Шуннан кайтып йокларга яттык. Бер заман “Тревога!” дип кычкыра башладылар. Өскә нәрсә бар шуны эләктереп, казармадан тышка чыктык һәм басуга сузылып яттык. Мотоциклларда, авыз гармуннарында уйнап, фашистлар килә. Казарманы яндырып, җир белән тигезләп киттеләр. Безнең уйлавыбызча, болар Мәскәүгә таба бара инде. Казармадан чыгарга җитешмәгәннәр тереләй яндылар. Без камалышта калдык. Бер олы яшьтәге майор безне урман эченнән үзебезнекеләр ягына алып чыкты”.
Шулай Шәйхинур Латыйпов канкойгыч сугышка керә. 1943 елны әсирлеккә эләгә. Ике тапкыр качарга теләп, кирегә дошман кулына эләгә һәм каты кыйнала. Өченчесендә бер урыс егете белән әсирлектән качалар. Янә безнекеләр ягына чыгып, Кызыл Армия сафына кушыла солдат. Шәйхинур пехотада сугышкан, аларга һөҗүм иткән дошман көчләре белән йөзгә-йөз очрашкан. Фашист илбасарларын басып, Берлинга кадәр барып җитә ул. Бер генә солдат та куркып калмаган. Бөтен дөнья төтен эчендә булып, аяк астында җир селкенгәндә дә, яраланган, үлеп калган солдатлар урынына иптәшләре баскан. Кызлары сүзләреннән, әтиләре елый-елый: “Шушы аякларым белән Берлинга кадәр җиттем бит, Рейхстаг стенасында минем дә исемем язылган”, – дип сөйләгән.
Җиңгәннән соң, 1945 елның 9 маенда солдат Латыйпов Совет Армиясе сафларында кала. Шәһәрләрне җимерекләрдән күтәрү бурычы йөкләнә.
Шәйхинур Латыйповның әтисе Николай II армиясендә хезмәт иткән, аңа улы хәбәрсез югалды, дигән хат, икенчегә батырларча һәлак булды, дигән кара кәгазь килә. Тик әти күңеле боларга ышанасы килми. Һәм чыннан да, улы Шәйхинур 1946 елның декабрендә туган авылы Абдуллага кайта. Шулай ук колхозда бригадир булып хезмәтен дәвам итә. Яңавыл районы Югары Чат авылы кызы Әнисә белән гаилә корып, алты балага гомер бүләк итәләр. Тырыш, эш сөючән гаиләдә алар да бик уңган, кешелекле булып үсәләр. Шулай матур итеп гомер иткәндә, коточкыч, канлы сугышны күргән, яраларыннан мантый алмаган Шәйхинур Латыйпов 45 яшендә гүр иясе була.
Балалары, оныклары истәлекләрендә мәңге яши Шәйхинур бабай. Кызлары әйтүенчә: “Без әтиебез белән горурланабыз. Ул – безнең герой!”
Дүрт елга сузылган каһәрле сугыш бер гаиләне дә урап китми. Күпме күз яше китерә ул – кара хәбәр алучы гаиләләр, аяксыз-кулсыз калган сугышчылар, ятим балалар, ирен югалткан хатын-кызлар...
Менә шулай Шәйхинур Латыйпов кебек үз-үзләрен аямыйча илебез тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны беркайчан да онытырга хакыбыз юк.

 

Автор:Зәһинә Ибәтуллина.
Читайте нас