Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә санаулы көннәр генә калды. Без быел Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгелибез. 1418 көн һәм төн дәвамында барган әлеге сугыш – илебез тарихында иң тетрәндергеч тарихи вакыйга ул.
Бөек Җиңү көне – һәммәбез өчен дә иң якты, иң кадерле, иң изге, кайнар канга һәм күз яшьләренә манчылган бәйрәм. Ул безнең данлы үткәннәребезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да. Бөек Җиңү көне – данлыклы Кызыл Армиябез җитмеш сигез ел элек иң заманча коралланган, ярты Европа икътисадын үзенә буйсындырган куәтле фашистик Германияне тез чүктереп, Җиңү яулаган көн. Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде. Миллионлаган ватандашларыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән уртак лозунг яшен-картын берләштерде, Җиңү таңын якынайтуга өлеш кертте. Бердәмлек һәм татулыкның, уртак максат белән берләшеп тырышуның күркәм нәтиҗәсе – Бөек Җиңү көне әнә шулай олы корбаннар, фидакарьлек өлгеләре белән яулап алынды. Илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм чумасыннан коткарган 1945 елның Җиңүле языннан ераклаша барган саен халкыбызның уртак батырлыгы, ныклыгы турында хәтер сүрелми, киресенчә, яңара, аның бөеклеге арта гына бара. Илебез халкының каһарманлыгы елъязмасында борайлылар да лаеклы урын били. Ундүрт меңнән артык батыр ир-егетләр һәм хатын-кызларыбыз фронтларда корал тотып илебез азатлыгын яклады, аларның яртысыннан күбрәгенә туган якларын кайтып күрү насыйп булмады.
Тик, кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары – күкрәкләрен тутырып орден-медальләр чыңлатып исән кайту бәхетенә ирешкәннәрнең сафлары да елдан-ел кими бара. Хәзерге көндә районыбызда исән калган ветераннар саны ике генә. Кузбайдан Заһит Әхтәриев, Бәйсәкәдән Миңнерәшит Сафиуллин... Менә аларның исемнәре. Инде йөзгә җитеп килүче аксакалларның бүгенге көндә исән-имин яшәп ятуларын күрү бик шатлыклы. Яүгирләрнең урыны түрдә. Төшенкелеккә бирелмичә, аякларына басып, матур дөньяда яшәвен дәвам итәләр. Ветераннарыбыз бүгенге көндә дә сафта.
Бөек Җиңү көне алдыннан Миңнерәшит Сафиуллин үзенең 99 яшен билгеләп үтә. Ул Котлыяр авылында гади гаиләдә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, әнисе чирләп мәрхүмә булгач, сабыйны түтәсе Мәфтуха тормыш иптәше Шәйслам белән тәрбиягә алалар. Балачактан ук тырыш, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә ул.
Миңнерәшиткә унҗиде яшь тулганда сугыш башлана. Бәйсәкә авылыннан 42 ир-атны сугышка алалар. Алар арасында Миңнерәшит тә була. Сугыш тәмамлангач та туган ягына кайту насыйп булмый аңа. Хезмәтен Кореядә дәвам итә. Аннан соң аны Владивостокка эшелоннар сакларга күчерәләр. 1950 елны гына кайта туган авылына.
Сугыштан соң Миңнерәшит ага колхозда эшли башлый. Гомерлек мәхәббәтен 1951 елда очрата. Куе кара чәчләрен үргә тарап үргән Мәрзиягә бер күрүдә гашыйк була ул. Матур итеп никах укытып, бергә яши башлыйлар. Бер-бер артлы бер кызлары һәм ике уллары туа. Балалары да үзләре кебек бик уңган, тырыш булып үсеп, олы тормышка аяк басалар. Оныклары да куандыра Сафиулиннарны.
Балачактан ук туган илне сакларга кирәклеген белеп үсә Заһит абый Әхтәриев. Ул Кодаш авылында җәйнең бер матур көнендә күпбалалы гаиләдә туа. Тату, дус булып үсәләр туганнары белән.
Сугыш башлангач та әтисе белән олы абыйсын хезмәткә алалар. Авыр сугыш еллары... Әле чыныгып та бетмәгән Заһитка яшь чактан ук төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Сабан сөрү, печән чабу, утын кисү кебек авырлык үтә үсмер егет башыннан.
1943 елның көзендә Заһит абыйны Ерак Көнчыгышка, Япония чикләренә озаталар. Ул япон самурайларына каршы сугышып, 1950нче елда гына туган ягына кайта. Шул ук елны чибәр кызыкай Нәфисәне кәләш итеп алып килә. Тату гаиләдә ике ул һәм ике кыз тәрбияләнеп үсә.
Тыныч тормышта хезмәтен дәвам итә. Кузбай авылы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә буенча урынбасары булып эшли башлый. Аннары җәмгыятьнең рәисе итеп билгеләнә. КПСС сафларына керә, Чиләбедә укып кайтып, партиянең район комитетына инструктор итеп билгеләнә. Шулай ук Заһит ага көнкүреш хезмәтләндерү комбинаты директоры, Кузбай авыл советы рәисе булып та хезмәтен сала. Карл Маркс хуҗалыгында агроном булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Пенсиядә дә тик утырмый Заһит ага. Бакчасында җиләк-җимеш үстерә. Авылда үткән чараларда да актив катнаша, мәчеткә йөри. Сигез онык һәм оныкчылары Заһит абыйның яшәү мәгънәсе. Җәйнең матур көннәрендә 99 яше тулачак аңа, Аллаһ боерса.
Әйе, Җиңү көне җиңел бирелмәде. Сугыш афәтләре турында күпме сөйләсәң дә аз кебек, чөнки аның китергән зыяны турында әйтеп бетергесез. Олы батырлыкның тере шаһитлары, һичшиксез, зур дан һәм хөрмәткә лаек. Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт салган якташларыбыз да безнең горурлыгыбыз булып тора. Һәркайсыгыз алдында хөрмәт белән баш иеп, һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәбез.
Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып сакланачак. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын, рухи ныклыгын, намуслы хезмәтен, фидакарьлеген бездән соңгы буыннар да онытмасын иде. Ул зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән җиңү – шуның кадерен белсәк иде.
Лира ЮРАСОВА.