9 мая - День Победы
16 Апреля 2025, 08:00

Указга ярашлы эшлəребез

Бу елны илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Шуңа бəйле рəвештə Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белəн быелгы ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Җиңү көне илебез халкы өчен зур бəйрəм булып санала. Чөнки ул олы корбаннар аша яуланды. Миллионнарча халкыбыз аяусыз сугышта кан койды, сугыш яланында ятып калды, картлар, хатыннар, балалар көне-төне тылда эшлəде, җиңү көнен якынайтып, безгə бəхетле тормыш бүлəк итте. Бу кешелəр онытылырга тиеш түгел.

Без Борай МСО ветераннары, шушы уңай белəн оешмабызда эшлəгəн сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хəрби операциядə катнашкан якыннарыбыз турында мəгълүмат җыйдык. Хəзер арабызда, кызганычка каршы, су- гыш ветераннарыбыз калмаган, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары көннəн-көн азая.

Оешмада 19 сугыш ветераны эшлəвен ачыкладык. Бу кешелəрнең батырлыклары тарих битлəренə язылган. Алар: Вяльшин Зекрия Сибəгатулла улы, Əхмəтҗанов Нурихан Əхмəтҗан улы, Юнысов Əдип Солтанъяр улы, Гыйлəҗев Мəүлетҗан Нурлыгая улы, Камильянов Зөфəр, Гомəров Əмир Хаҗигали улы, Мирошниченко Федор Александрович, Гамилин Михаил Григорьевич, Дүсмəтов Гали Нəби улы, Тупиев Зөфəр Мирзаһит улы, Хəмəтҗанов Галимҗан Хəмəтҗан улы, Дəүлəтгəрəев Фəйзелгаян Дəүлəтгəрəй улы, Ситдыйков Хəниф Гомəр улы, Камалов Шəмси Əхияр улы, Гыйматов Фаат Гыйлем улы, Илькин Рифкат Риза улы, Насыйбуллин Шəмси Таhир улы, Миңнуллин Хəким Исмəгыйль улы, Сабиров Хəким Əхмəтҗан улы.

Бу кешелəр җитəкче, гади эшче булып нинди генə тармакта эшлəсəлəр дə, үзлəрен хезмəт сөйгəн, чырыш, тырыш кешелəр итеп күрсəтте. Туган илгə намуслы хезмəт итте, тормыш ка- дерен белеп, матур итеп дөнья көтте.

Яңа Тазлар həм Кузбай авылларында сугышта катнашкан яугирлəр истəлегенə куелган обелискка веноклар салдык. Обелискларда хезмəттəшлəребез Гыйлəҗев Мəүли Нурлыгаян улы, Хəмəтҗəнов Галимҗан Хəмəтҗан улы, Тупиев Зөфəр Мирзаһит улының исемнəре мəңгелештерелгəн. Венок салуда катнашкан оешмабызның ветераннары, авыл халкы, авыл советы авыл билəмəсе кешелəре, сугыш ветераннарының балалары Фəнис, Тəүхидə, Фларида яугирлəрне җылы сүзлəр белəн искə алып, рəхмəтлəрен белдерделəр. Бала гына көе тормыш арбасына җигелгəн, оешмабызның тыл ветераннары: Əхмəтҗанова Нəфизə Фəтхл кызы, Əхəтова Либа Гатиатулла кызы, Əхəтов Рəис Хəким улы, Əлетдинова Рəсимə Вəсби кызы, Зарипова Фəния Ахун кызы, Шакирҗанова Гамбəрия Шакирҗан кызы, Гыйлəҗева Əфринə Зəйнəһи кызы, Фəхретдинова Кəнзия Муллаəхмəт кызы, Фомин Алексей Павлович, Зарипов Габдулла Сəхəп уллары гомер буе йөрəк яраларын кузгатып, сугыш урлаган бала чакларын искə алып яшəделəр. Бүгенге көндə ветераннарыбыз арасында 23 сугыш чоры баласы яши: Зарипова Фəния, Килмəтова Рəсимə, Галиəкбəрова Фəридə, Исламов Фəһим, Мөхəмəтхафизова Əлфия, Садыйкова Бибисара, Насыйбуллин Ильяс, Садрисламова Əнифə, Ханов Рəис, Рафыйкова Светлана, Вахитова Рəфисə, Əгълəмова Рəфинə, Фазылов Рис, Локманов Хөрмəт, Хəсəнов Яхъя, Раянов Нəкыйп, Галимова Фаруза, Мортазин Фəнəви, Хəйдəрова Нурхəдия Ямалова Резеда, Шаригин Масһар, Фəметдинов Риф Шəрəфиева Рəвия.

Аларның йөрəгендə сугыш сүзе канлы яра булып əле дə саклана, чөнки сугыш аларның балалык шатлыкларын җимерде, күп яшькə олыгайтты, ач, ялангач чаклары күп булды. Бер туйганчы икмəк ашауны хыялларында йөретте. Сугыш күплəренə ятимлек ачысын татытты. Тормыш сынаган саен алар чыдам булып, ныграк яшəргə тырышты. Сугыш чоры балалары бүген дə үткəн балачакларын ачынып искə алып яши. Оныкларыбыз без күргəнне күрмəсен, дип Ходайдан ялварып сорый. Сугыш аркасында зур авырлыклар күреп үскəн бүгенге көндə исəн тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары безнең ихтирам үзəгендə. Төркемебездə аларны туган көннəре белəн тəбриклибез, хəллəрен белешəбез, бəйрəмнəр белəн котлыйбыз. Юбилейлары, Өлкəннəр көне белəн бүлəклəр тотып өйлəренə барабыз, күңел булганчы сөйлəшеп утырабыз.

Бүгенге көндə Бөек Җиңү варислары ата-бабаларыбызның данлы сугышчан традициялəрен лаеклы дəвам итə. Безнең якташларыбыз Украинадагы махсус хəрби операциядə катнашып, сабырлык, геройлык күрсəтə. Туган илебезгə ватанын сөйгəн батыр геройлар үстергəн аларның ата-аналары, гаилəлəре зур хөрмəткə алек. Бүген илебезнең тарихын шушы геройларыбыз яза. Хезмəттəшлəребезнең балалары, оныклары, кияүлəре – Хəкимов Булат Фəйзелкəбир улы, Бикташев Альберт Рəшит улы, Шуаров Наил Рəсим улы, Камалетдинов Илмир Марсил улы, Гыйльманшин Габит Миңнегали улы, Саъдуллаев Сардор Исматулла углы мах- сус хəрби операциядə бурычларын үтəгəндə батырларча һəлак булды. Туган илен сөйгəн, районыбызның горурлыгы булган батыр йөрəкле бу сугышчылар безнең йөрəклəрдə мəңге сакланыр. Оешма ветераннары геройларыбызның əти-əнилəре, туганнары белəн ара-лашып, хəллəрен белешеп яши, батырларыбызның каберлəренə веноклар сала.

Безнең дə җиңүгə өлешебез керсен, дип маскировкалау челтəрлəре үрүчелəргə чимал алу өчен акча җыеп тапшырдык.

Ватанны саклаучылар елына багышланган конкурста катнашып, азатлык, бəйсезлек яклаган Бөек Ватан сугышы һəм махсус хəрби операциядə булган яугирлəребезгə багышлап альбом төзибез.

Автор:Илиза КАРАМОВА, МСО ветераннары советы рəисе
Читайте нас