

Ятим үскән әнием 24 яшендә өч үгәй бала өстенә әтигә кияүгә чыккан. Әти сугышка киткәндә үзенең дә ике кызы була, ләкин алар икесе дә үләләр, әти аларны күрми.
Әтиебез башта фин сугышына алына. Аннан Бөек Ватан сугышы башлана. Ленинград фронтларында була, анда ул ачка кырылган балалар, үләлми яткан кешеләрне күргән. “Мин алар алдында үземне гаепле итеп саный идем”, – дия торган иде ул.
Украинада сугышның озак баруын сөйли торган иде әтиебез. Днепрны кичәргә әзерләнеп, саллар ясап, җеп белән берсен икенчесенә бәйләп, ныгытып, көймәләр белән кичәләр. Салларга утырганда сугышчылар бик күп булган. Бер-берсе белән кочаклашып, бәхилләшеп кузгалалар. Әтинең якын гына туганы була, бергә сугышта дошманны кыйраталар. Салга утырганда туганы әтигә әйтә: “Төшемә керде, мин исән калмыйм. Кайткач, әгәр улың туса, минем исемне куш. Син исән-сау кайтачаксың ул”, – дигән. Кайсы йөзеп, кайсы ничек булдыра ала, шулай итеп кузгалалар. Днепрның уртасына җиткәч тә, кара карга көтүе кебек, немец самолетлары килеп чыга, бомбага тота башлыйлар. Шунда күп солдатлар кырыла. Днепр елгасы кып-кызыл кан булып ургып акты. Яралылар күп иде, берсе дә калмады, дип сөйләгәндә үзенең күзенә яшьләр тулган иде.
1944 елның 14 мартында әти яралана, аягына тия. Озак кына госпитальдә ятып чыккач, яңадан сугышка китә. Бу юлы инде танк отрядына эләгә. Ул укчы булгач, оста сугышчы булган инде.
Аллаһка шөкер, ул атылмаган, сатылмаган, илебез алдында намусы чиста булган. Шундый сугышчылар иле, әти-әнисе, балалары, илебезнең киләчәге өчен җанын жәлләмичә утка кергәннәр. Шуңа күрә, 80 ел элек илебездә Җиңү көне турында хәбәр тарала. Булды, җиңдек, дип кайтарып җибәрмиләр әле сугышчыларны. Аннан соң да сугышлар булган. Минем әтием Днепропетровскийда 1945 елның 15 октябренә кадәр була. Шушы көнне аны медаль белән бүләклиләр: “Указом Президиума Верховного Совета СССР от 9 мая 1945 года награжден медалью “За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”. От имени Президиума Верховного Совета СССР медаль вручена 15 октября 1945г.”
“Коридорда көтеп утырабыз, чакырып алдылар. Әкрен генә кердем, күрәм: идәннән түшәмгә кадәр беркетелгән бәрхет сары чуклы кызыл байрак. Байракның кырына барып, тезләнеп, аны үптем. Миңа рәхәт иде,” – дип сөйләде әтиебез медаль алган көнен.
Менә шулай итеп әтием Зарафетдин Нургаянов – сугышта җиңүчеләр исемлегендә. 1945 елның ноябрь башларында әти өйгә кайтып төшә. Нинди шатлык! Мин боларны кайдан белер идем, бер ел үткәч, 1946 елны мин туганмын, аннан 1949 елда энем – Гайнелбаян, 1952 елда сеңлем Зөһрә туа. Менә шулай яшәп китәләр әти белән әни.
Әти озын буйлы, матур гаүдәле булган. Ул колхозда эшли башлый. Оста куллы була әти, төзү эшләренә, мич чыгара, тәрәзәләр ясый. Шулай матур гына яшәп ятканда, әтием чирли башлый. Озак сугыш юлы үтү үзенең эзләрен калдыра, яралы аягына чыдый алмый. Бер матур кояшлы җәй көнне мине ияртеп, урманга алып китте. Чия таудан Карагайлы елга дигән җиргә бардык. Ул пар каен миллеге бәйләп, кулбашына асты, мин чәчкәләр җыйдым. Җиләк күп иде, миңа үзе җыеп ашатты. Кайтканда Чия тау башына ял итәргә утырдык. Түбәндә – елга, чишмә, зиреклек. Менә һавадан самолет узды, тавышы ямьсез иде. Шуңа озак карап торды да, сугыш турында сөйләп китте әти. “Самолет тавышлары ишеткәч, шулар искә төшә. Миңа авыр булып китә, – диде. – Кызым, монда син ял вакытларында кил, бу урынны югалтма”. “Ярар, әти, икәү килербез”, – димен. Ә ул “Мин килә алмыйм, мин сине монда гына көтәрмен. Шушында килеп, миңа дога кыл”, – диде. Бәлки рухы мине көткәндер.
Бәләкәй чактагы истәлекләр онытылмый, ел да ул урынга барырга тырыштым, ләкин гел авылда гына яшәп булмады. Әтием мине гафу итәр дип уйлыйм.
Әтиебез 1953 елда 51 яшендә генә гүр иясе булды. Авыр үстек без әтисез. Бер әнигә өч бала калдык. Нишлисең, без генә түгел бит, ятимнәр күп иде инде. Әтием сугышта әйткән васыятьләрен үтәп үлде, үлеп калган туганы Гайнелбаянның исемен улына бирде. Энекәш тә юк инде хәзер.
Исән кайтсам, эшләп ашармын, илгә башымны салмам, дигән әти. Үзенең 51 яшьлек кенә гомерендә бик күп кичерә башыннан. Бәлки, кеше кайгы-хәсрәт өчен генә туа микән әллә, ләкин мин бүген Җиңү көнен зур шатлык белән каршы алам.