

Картәтием Үтәгән авылында 1918 елда туа. 1931 елда 4 сыйныф белем алгач, 13 яшеннән ул колхозда эшли башлый. 1938 елны армиягә алына. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтен үтә.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, отделение командиры була, медальләр белән бүләкләнә. Җиңүдән соң туган ягына тиз генә кайта алмый әле, совет-япон сугышында да катнашырга туры килә аңа.
Туган ягына ул 1946 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң ул Салиха Әхмәтдин кызына өйләнә, биш балалары дөньяга килә. Камал картәтием Борай МТСында тракторчы булып эшли, 1958 елдан колхозга эшкә күчерелә, 1969 елдан Тазлар авыл советында кассир-счетовод булып эшли. Кызганычка каршы, 1975 елның августында фаҗигале вафат була.
Җиңү солдаты Зайдуллин Камал Зайдулла улы турында миңа аның оныгы, әнием Ильфира сөйләде. Без картәтием белән горурланабыз һәм аның исеме онытылмаячак.
Мин Бөек Җиңү солдаты оныгы булуым белән горурмын һәм безгә тынычлык, иминлек бүләк иткән картәтиемне ишетеп кенә белсәм дә бик яратам.