1943 елның декабрь аенда Колай авылы егете Әүхәди Галләмов – әле генә 17се киткән егет армиягә алына.
Кыска гына өйрәнүләрдән соң ул 1 Белоруссия фронты сугышчысына әйләнә. Белоруссия шәһәрләре, авыллары канкойгыч сугышлар белән бер-бер артлы азат ителә. Югары Башкомандующий боерыгы белән Орша тимер юл узелен һәм шәһәләрен азат итүдә катнашкан өчен Әүхәдигә Рәхмәт игълан ителә. Тиздән Әүхәди Галләмов тагын да зуррак бүләк – «Дан» орденына лаек була.
Аның хәтерендә – бигрәк тә Неман елгасын кичү. Август иртәсе белән елганы кичү хакында боерык килә. Понтоннар да, көймәләр дә юк. Тиз-тиз генә агач кисеп алып, аларны сал итеп бәйлиләр, шулар өстендә явып торган ут астында аргы як ярга чыгып, шунда урнашырга кирәк була. Батальоннан бары тик 13 кенә сугышчы исән калып, аргы як ярда плацдарм булдырыла, дошманның һөҗүмнәрен кире кагып өстәмә көч килгәнче ярда булалар. Биредәге батырлыклары өчен Әүхәди Галләмов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бөек Җиңүне ул Берлиннан ерак түгел урында каршылый. Кыска ялдан соң аларның дивизиясен Ерак Көнчыгышка ташлыйлар. Биредә япон империалистлары белән алыш башланырга торган. Югары Башкомандующийның 1945 елның 23 августында бирелгән бер Рәхмәтендә: «Япон басып алучылар оборонасын җимерүдә, сусыз монгол далаларын, Зур Хинган тау сыртын үтүдә катнашканнары өчен Рәхмәт игълан ителә», дип язылган.
Галләмов сугышны Харбинда тәмамлый. Өч орден, җиде медаль бизәгән сержантның күкрәген. Югары Башкомандующийның сигез Рәхмәтен алган. «Алма бабабыз» сугыштан соң Урал заводларының берсендә эшли. Биредә формовщиктак башлап бригадирга кадәр күтәрелә.
Без, Галләмовлар, туган илебез өчен батырларча көрәшкән туганыбыздан үрнәк алып, илебезнең патриотлары булып «Алма бабай» белән чынлап та горурланып, аның фотосын бәйрәмнәрдә горур күтәреп чыгабыз.